— Мине күрәсе килгән кешеләр минем кайда икәнлегемне беләләр. Мин гел театрда, бу минем традициям. 2-3 сәгатькә генә булса да телефонсыз торып, артистлар белән бергә яшәп, икенче дөньяда булып кайтам. Мин театрсыз яши алмыйм. Кайбер спектакльләрне 100әр тапкыр караган бар. Театр чире белән чирләү – бәхет ул. Безнең бөтен милләтебез шушы чир белән чирләсен иде.
Башка театрлар турында
— Дүшәмбене бик авыр кичерәм, чөнки ул көнне театр эшләми. Барыр җир юк. Аптырап бетәм. Тинчуринга, Филармониягә барып киләм. Башка театрлага йөрмим дә. Менә мин Камалга өйрәнгән, яхшыга өйрәнгән, моннан түбәнрәк тамаша кылырга исәбем юк.
Театрда сүгенү һәм провокацияләр турында
— Һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш. Бик шәп спектакль караган идем (Айдар Җәббаров – «Тормышмы бу?»), барысы да бик көчле: сценарие дә, декорацияләре дә. Бер ягын гына ошатмадым. Бүтән бармадым. Спектакль вакытында сәхнәгә бер герой штансыз чыга. Шәрәфи әйтмешли: «Күте бар, сүзе юк». Шушы 10 секундлык өлеше бөтен спектакльне бозды. Ә бит югыйсә ул болай да бик көчле спектакль. Әлбәттә, бөтенләй үк киенмичә чыкса, халык тагы да күбрәк көлер иде. Тик эш бит анда түгел. Камал театры – тәрбия үзәге. Шушы театр яшәсә, татар милләте яшәр. Гомумән, тормыш начарайган саен, театрга кеше күбрәк килә башлый.
Хәзерге татар эстрадасы турында
— Без кемгә охшарга тырышуыбызны, кем артыннан кууыбызны үзебез дә аңламыйбыз. Кешегә хәзер моң кызык түгел. Көнчыгышка тартылабыз, аның музыкасы кул чаптыра торган бит. Сүз турында сүз дә юк. Нигә хәзер сүзләрне тыңламыйлармы? Хәзер бит «автор-башкаручы» күренеше чыкты. Ул нәрсә тели, шуны яза, көе дә, сүзләре дә аңардан; иҗат итә дә җырын үзе тыңлый. Үз милләтеңә каршы язсаң,тагы да ныграк кул чабачаклар әле. Башка ни беренче килә, шуны язып була бит хәзер! Ә сәхнәдә - 100 % фонограмма.
Нурминский һәм улы турында
— Аллага шөкер, ул җырчыны ишеткәнем юк! Рөстәм нәрсә тыңлый дигәндә, бу аерым бер проблема. Үзара татарча сөйләшәбез, тик аңарда акцент бар. Кеше эчтән татар булып калсын иде әле. Анысы да зур эш. Иң начар кеше маңкорт бит инде ул.
Түләүле белем турында
— Доярканың, трактористның баласы каян ел саен 250 мең табып укысын инде? Сүз ярылып яткан, татарның киләчәге булырдай шәхесләр турында түгел. Артистлыкка керергә теләүче авыл балаларының кайберсендә ни моң юк, ни төс юк. Бу акча әрәм итү генә бит. Бюджет урыннар булырга тиеш, әлбәттә. Чөнки хөкүмәт тарафыннан чын талантларга юл ачылырга тиеш.
Комментарийлар