13 мартта Татар дәүләт «Әкият» курчак театры урыс телендә «Самоварлар» («Самовары») премьерасын тәкъдим итте. Әлеге спектакль Җиңүнең 75 еллыгына багышланып куелу сәбәпле, сугыш драмасы жанрында иде. Эчтәлеге дә гаять мәгънәле һәм кызганыч.
Курчак театры дигәч, күзалдына әкият геройлары, чуарлы костюмнар һәм җыр-биюле күренеш килеп баса. Әмма «Самоварлар» спектакленә бөтенләй дә бу сыйфатлар хас түгел. Исеме дә юкка гына сайланмаган: «самоварлар» дип сугыштан исән калган, әмма бик нык яраланган авыруларны атыйла. Шуңа күрә бу спектакль дә аяксыз-кулсыз солдатларның хис-кичерешләрен тоярга мәҗбүр итте, сугыш вакытында кешеләрдә сакланып калган кешелеклелек сыйфаты турында уйландырды.
Эчтәлегенә килгәндә, спектакль бер ирнең гадәти көнкүрешеннән башлана. Без, тамашачы буларак, аның тыныч илдә исән-сау яшәвен күзәтәбез. Шул арада балаларына бишек җырын көйләгән аналарны күрәбез.
Өч ана сабыйларына бәхетле киләчәк теләп, аларны йоклаткан арада вакыйгалар кискен үзгәреш ала – сугыш башлана. Ул арада улларын сугышка озаткан теге хатыннарның күз яшьләрен, илдә барган дәһшәтле сугышның аянычын шомлы тавышлар һәм ачыргаланып кычкырган солдатлар аша аңлыйбыз. Сугыш һәркемне тигезли: әле генә сәхнәдә биеп үзенә караткан егет тә аяксыз кала, шул арада сугыш турында уйлап та карамаган егетләр дә гарипләнә. Кыскасы, «самоварлар» пәйда була башлый.
Спектакльнең төп үзенчәлеге – вак детальләр. Мәсәлән, мендәр берничә рольне үти: беренче күренештә аналар кулында сабый булып кулланылса, соңгы чиктә каберлекләргә әйләнә. Шуннан чыгып кешенең гомере – аклыктан кәфенлеккә кадәр икәнен аңлыйсың. Аннары соң сау-сәламәт ир-егетнең «самовар»га әйләнгән мизгелен дә ак материал белән генә күрсәттеләр.
Шул рәвешле без төп геройның да ике аяксыз калганын күрә алдык. Ул авыруга әйләнеп, тормыш ямен тәмам югалтканда гына, Җиңү язы да озак көттермәде. Шәһәр халкы шау-гөр килеп Җиңү бәйрәмен уздырганда, ул гына булмаган аякларын кочып елады. Шул вакыт аның сабый чакта бергә үскән ике иптәше дә күренде. Кызганыч, алар да гарип килеш героебызның янына килеп утырдылар. Әлеге мизгелдә өч ирнең сугыш салган ярага чыдый алмыйча, елауларын, ә соңыннан бер-бер артлы «мендәргә» әйләнүләрен тамашачы күз яшьләре аша кичерде. Фонда куелган көйләр дә (композитор – Юрий Чаплин) темага туры килеп тора торган, сугышның үзе кебек куркыныч иде.
Әлеге спектакль барышында күп кенә тамашачы үзен курчак театрында икәнен оныткандыр. Артистлар тарафыннан геройлар белән идарә итү югары дәрәҗәдә башкарылды. Курчакларны биеткәндә, сөйләштергәндә, хәтта елаганнарын күрсәткәндә дә чын кешеләр кебек күрсәтә алдылар.
Режиссер һәм сәхнәгә куючы – Рафаэль Таһировның зур уңышы бу спектакль! Ул чорда кайбер кешеләрдә генә сакланып калынган кешелексезлек сыйфатлары, сугыш елларында туган авырлык– барысы да сау-сәламәт ир-егетләрне «самовар» хәленә җиткергән. Җиңү таңы бәхет китерсә дә, сәламәт булуга ни җитә икән? Хәер, сүз рухи сәламәтлек турында да бара бит...
Рәфидә Галимҗанова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар