16+

Сәер, әмма талантлы язучы, яки Марсель Галиевны ничек котладылар

Бүгенге әдәбиятта Марсель Галиев биеклегенә җитә алучы юк. Ул һәр сүзнең тәмен, көчен, аһәңен һәм тылсымын тоеп яза, сокланырлык һәм тетрәндерерлек тарихыбызны, барлык күзәнәкләре белән тоеп, әсәрләренә сала. Ул – телебезнең бай мирасын түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыручы. Тик аны кабул итеп ала белүчеләр булырмы? Шушы сорау күңелгә тынычлык бирми...

Сәер, әмма талантлы язучы, яки Марсель Галиевны ничек котладылар

Бүгенге әдәбиятта Марсель Галиев биеклегенә җитә алучы юк. Ул һәр сүзнең тәмен, көчен, аһәңен һәм тылсымын тоеп яза, сокланырлык һәм тетрәндерерлек тарихыбызны, барлык күзәнәкләре белән тоеп, әсәрләренә сала. Ул – телебезнең бай мирасын түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыручы. Тик аны кабул итеп ала белүчеләр булырмы? Шушы сорау күңелгә тынычлык бирми...

ТР халык язучысы Марсель Галиевка быел 75 яшь тулды. Шул уңайдан, “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә юбилей кичәсе узды. Кичә котлаулар, язучының әсәрләреннән өзекләр, шигырьләр, сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды. Республикабызның әдәби-сәнгать тормышына өлеш керткән өчен, Марсель Галиев “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде. Аны президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тапшырды.
- Ул бик үҗәт, шундый аз сүзле, һәрвакыт нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек тоелган искиткеч катлаулы шәхес, - дип, Марат Әхмәтов язучы турында фикерен җиткерде. - Әдәбият әһелләренә иң дөрес бәяне каләмдәшләре бирәдер. Шуңа күрә күренекле әдипләребезнең фикерләрен әзерләп алып килдем, - диде ул.

“Марсель Галиев башкалардан бик нык аерылып торучы язучы. Ул берәүне дә кабатламый, берәүгә дә иярми. Аның һәр нәрсәгә үз карашы, үз мөнәсәбәте бар”. Әмирхан Еники.
“Мәгънә дисәң – мәгънә, образ дисәң – образ, ә теле, әйтерсең, яңа Фатих Хөсниебез бугай ул”. Равил Фәйзуллин.

Марат Әхмәтов шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың да Марсель Галиев турында әйткән сүзләрен искә алды. Аннары ул үзе дә сәхнәгә менеп, юбилярны котлады һәм аңа карата мөнәсәбәтен җиткерде.
- Марсель абый шундый сәер дә, үзенчәлекле дә кеше инде. Ләкин ул киң күңелле, кешелекле, күңеле тулса, күзеннән яшь чыга торган чын татар шагыйре. Һәрвакыт халкының гаме белән яшәде һәм халкы өчен борчылды. Тел язмышы аңа үз язмышы кебек. Марсель Галиев бездән нәрсәсе белән аерылып тора? Таланты белән! – диде Ркаил Зәйдулла.

Юбилярны котларга якташлары – азнакайлылар да килгән иде. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Марсель Галиевка Азнакай районының мактаулы гражданины исеме бирелүе белән котлады һәм районның 90 еллык медален тапшырды. Язучыга агачтан бизәкләп ясалган сандык, чигүле мендәрләр, чапан белән түбәтәй һәм күчтәнәчләр дә бүләк ителде.

Кичәдә Марсель Галиев сүзләренә язылган җырларны Резидә Шәрәфиева, Филүс Каһиров, Артур Минһаҗев, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Насыйбуллин башкарды. Язучының шигырьләрен һәм әсәрләреннән өзекләрне Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Фәннур Мөхәммәтҗанов һәм Фәнис Җиһанша сөйләде. Шулай ук шагыйрьләрдән Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Фәнил Гыйләҗев, Лилия Гыйбадуллина һәм Эльмира Җәлилова катнашуы да кичәгә ямь өстәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур, эчтәлекле язгансыз. Яратып укыдым. Рәхмәт.

    Мөһим

    loading