Ул кичне залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы үзләренең элекке директоры булган Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закировны искә алды.
Иң элек мәрхүмнең энесе Ринат Зиннур улы абыйсын юксынып яшәвен белдерде һәм хатирәләрен яңартты. Аның хатыны, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина да үзенең истәлекләре белән уртаклашты: «Мин Шамилнең бакчада эшләвенә соклана идем. Ул чәчәкләр яратты. Сабый бала сыман аларны сыйпап торулары кызык иде. Бервакыт бакчасында каен агачы утыртып йөргәнен күргәч, әллә нишләп киттем. «Бездә татар халкы каен агачы утыртмый бит, Шамил», - дигәнемә каршы ул: «Минем иң яраткан агачым ул», - дип җавап кайтарган иде».
Театр училищесында бергә укыган сабакташлары да Шамил Закировны сагынып искә төшерде. Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов аның 1968 елда, «Татар халык җырлары» программасы төзеп, шул концерт белән төрле төбәкләргә йөрүен сөйләп узды. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанованың әйтүенчә, әнә шул программа өчен Илһам Шакировка республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырылган. «Шамил белән үткән ара иң матур ара булган икән»,- диде ул.
Җитәкченең изгелекләре күренекле артистлар Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов һ.б.ның хәтер түрендә. Театр режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең Бәрәскәдәге йорты бакчасына Шамил Зиннур улының пихта агачлары алып кайтып утыртуын сөйләде. «Шуларга карап, мин Шамил абый белән аралашам», - диде ул.
Кичәдә Шамил Закиров яраткан моңлы көйләрне Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова һәм театрның ир-егетләре яңгыратты.
Ул кичне Шамил Зиннур улы әйтерсең тамашачы арасында иде, чөнки экраннарда булса да, халык аның белән кабат очрашкандай булды.
Комментарийлар