16+

Шәүкәт Биктимеровның кызы Гүзәл: «Әлмәндәрне күргәч елый идем»

СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның безнең арадан киткәненә - дүрт ел. Без аның кызы Гүзәл Гыймранова белән Шәүкәт ага турында хатирәләрне барладык.

Шәүкәт Биктимеровның кызы Гүзәл: «Әлмәндәрне күргәч елый идем»

СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның безнең арадан киткәненә - дүрт ел. Без аның кызы Гүзәл Гыймранова белән Шәүкәт ага турында хатирәләрне барладык.

- Гүзәл ханым, кайбер артистларның балалары театрда үсә. Сезнең театр белән бәйләнешләр ничегрәк булды?
- Әни белән әти театр училищесында бер группада укыганнар. Әни ике генә ел артист булып эшләгән, аннары Мәскәү мәдәният институтын тәмамлап, китапханәдә эшләде. Кечкенә чакта әти-әни энем Искәндәр белән мине театрдан аерды. Үз юлларыннан китмәсеннәр, дип тырыштылар. Әмма без барыбер әти уйнаган спектакльләрне карап бардык.

- Сез элекке Ленинград дәү­ләт университетында белем алгансыз. «Казанда гына укы» дип, әтиегез каршы килмәдеме соң?
- Киресенчә, минем әти юлыннан китәсең, дип хуп­лады әле. Аның әтисе Кызыл Байрак орденына ия булган укытучы бит. Мин университетта көнчыгыш телләре факультетында га­рәп, амхар (Эфиопиядәге дәүләт теле), инглиз телләре өйрәндем. Өч ел аспирантурада укыдым.

- Казанга кайткач, хез­мәт юлыгыз кайда баш­ланды?
- Башта эш таба алмадым. Аннары «Вакууммаш» фәнни-тикшеренү институтында тәрҗемәче булып эшләдем. Шунда эшләгәндә инженер-конструктор булып эшләүче Ренат исемле егеткә кияүгә чыктым. Соңгы 19 елда төзелеш архитектура институтында инглиз теле укытам.

- Балаларыгыз кайсы юл­ны сайлады?
- Олы улыбыз Айдар КХТИ тәмамлады, хәзер милиция капитаны. Улы Данилга өч яшь. Искәндәр төзелеш-архитектура институтын тәмамлап, хәзерге вакытта шунда укыта.

- Энегез Искәндәр отставкадагы подполковник. Аның балалары нинди һөнәр ияләре?
- Олы кызы Ксения пединститутның инглиз теле һәм психология бүлеген тәмамлады. Хәзер Польшада яши, әлегә бала белән өйдә утыра. Икенчесе Диана мә­дәният һәм сәнгать институтында белем алды. Казандагы банкларның берсендә эшли.

- Үткәннәрне хәтердә яңарт­сак, беренче мәртәбә әтиегез уйнаган спектакльне караганыгыз хәтерегез­дәме?
- Миңа ул чакта ике яшь кенә булган. Мин аны хәтерләмим. Әни сөйләве буенча, сәхнәдә әтигә мылтыктан ату күренешендә «Минем әтигә атмагыз!» дип кычкырып җибәргәнмен.

- Әтиегез гаиләдә нинди иде?
- Бик йомшак кеше иде. Ул безгә беркайчан кисәтү ясамады, ачуланмады, кул күтәрмәде. Безнең янда утырырга вакыты да булмады. Аның өчен беренче урында эш иде. Безгә дә һәрвакыт эшләргә кирәклеген искәртеп торды. Әни белән икесе дә бертуктаусыз эшләсәләр дә, гаиләдә акча җитмәгән чаклар еш булды. Әти белән әни бер-берсен яратышып яшәделәр.

- Гүзәл, татарчагыз матур. Шәүкәт абый таләбеме?
- Юк, без өйдә гел русча гына сөйләшеп үстек. Җитмәсә, 18 нче мәктәптә укыдык. Шәһәрдәге иң яхшы белем йорты булып санала иде ул. Әти безгә өйдә «татарча гына сөйләшергә» дигән таләп куймады.

- Аның нинди шөгыль­ләре бар иде?
- Ул өйдә булганда пешерергә, өй җыештырырга яратты. Тәмле итеп пылау, борщ пешерде. Гөмбә җыю, балык тоту яраткан шөгыле иде. Яз көне яшелчә үсентеләрен һәрвакыт үзе ­утыр­т­­ты.

- Сезне туган көннәр белән ничегрәк котлый иде?
- Ул безгә открытка язып бирә дә, бүләкне әнигә алыр­га куша торган иде. Әле менә дивардагы календарьның бер бите сакланган. 12 август көнендә (ул әнинең туган көне) мондый юлларны язып куйган. «Кадерле әниебез! Сине 40 яшь тулу уңае белән котлап, озын гомер, саулык, сәламәтлек, тыныч тормыш, безнең игелегебезне күреп, 100 яшькә җитүеңне теләп әтиебез Шәүкәт, улың Искәндәр, кызың Гүзәл». Әнигә ислемай, алтын әйберләр бүләк итәргә яратты әти.

- Әтиегезнең тормышта үкен­гән мизгелләре булдымы икән?
- Әни безнең арадан китеп баргач, ул бик ямансулады. Театрдан да китәргә мәҗбүр булды. Эштән китүне бик авыр кичерде. Сәхнәдә роленең сүзләре онытылудан курыкты. «Их, мин җүләр булганмын, гаиләгә, балаларга күбрәк игътибар бирәсе калган», - дип үкенгән чакларын хәтерлим әле.

- Театрда якын дуслары кемнәр булды?
- Әти бөтен артистлар бе­лән яхшы мөгамәләдә иде. Ирек Баһманов, Әнвәр Гобәйдуллин белән дус булды. Әсхәт Хисмәтов әти эшләми башлагач та, янына еш кереп хәлен белешеп торды. Театрда да, республика җитәкчеләре дә аның кадерен белделәр.

- Шәүкәт Биктимеровны бик күпләр «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр итеп күз алдына китерә. Бүген театрда Әлмәндәр ролендә кайсы артистны күрәсез?
- Мин ул спектакльне караганда ни өчендер һәрчак елап утыра идем. Бәлки Әҗәл Әлмәндәрне алып китәргә килгәнгәдер... Әтинең уйнавы да тормышчан иде бит. Мин кечкенә чакта һәрвакыт: «Минем әти иң матур артист», - дип йөри идем. Нәрсә генә әйтсәләр дә, әтидән соң бер кешене дә ул рольдә күз алдына китерә алмыйм.

- Ул ничек итеп тамашачыны яраттыра алган, дип уйлыйсыз?
- Аның энергиясе бик көчле иде. Хәтта кулындагы сәгате, ул тоткан техника җиһазлары һәрвакыт ватыла торган иде.

- Шәүкәт абый үзен бәхетле кешегә санап яшәдеме?
- Әйе, әни дә һәрвакыт: «Әтиегез бәхетле йолдыз ас­тында туган», - ди иде. Аның сәхнә юлы да, тормышы да бәхетле узды.

- Ул СССРның халык артисты, СССР Югары Совет депутаты булган кеше. Дәрәҗәләреннән файдаландымы?
- Ул исемне алган көн безнең өчен дә зур бәйрәм булды. Брежнев кул куйган таныклыкларын карап утыра иде. Депутат буларак, әти күп кешеләргә ярдәм итте. Үзе өчен сорарга кыймый иде.

- Шәүкәт Биктимеров исемен шәһәребездәге берәр урамга бирелүен теләр идегезме?
- Бик теләр идем. Әтине моңа лаек, дип саныйм.

- Аның туган авылы Саба районы Миңгәр авы­лына кайт­калыйсызмы?
- Без анда әтинең иске йорты булган урында йорт төзи башладык. Өебез төзелеп беткәч, шунда кайтып яшәргә телибез.



Шәүкәт Биктимеров белән әңгәмәдән өзек

- Шәүкәт абый, Сез Әлмән­дәрне уйный башлаганда 48 яшьтә генә булгансыз. Ул роль­не үзегезгә бирерләр дип уйла­ган идегезме?
- Миңа Марсель Сәлимҗанов башта пьесаны укып чыгарга бирде. Бер утыруда көлө-көлө укып чыкканнан соң, «Туфан шәп әсәр язган. Моны куярга кирәк», дип уйладым. Ә инде Әлмәндәрне үземә бирерләр дип һич башыма китермәдем. Рольне биргәч тә югалып калмадым, чөнки аңа хәтле дә картлар ролен башкарыр­га туры килгән иде инде. Бабай ролендә уйнау таяк тотып, сакал үстереп йөрү генә түгел, аның өчен энергия, яшьлек кирәк. 91 яшькә җитеп тә адәм баласын яшәргә өметләндерә торган образ ул.

- «Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткереп тук­тадым», - ди Әлмәндәр карт. Ә Сез?..
- Үкенә торган эшләр кыл­мадым кебек. Тормышта да хаты­ным Рәмзиягә тугрылыклы бул­дым. Тату яшәдек. Аның өчен Хо­дай биргән язмышыма рәхмәтлемен.

- «Эх, егерме, утыз, кы­рык... җитмеш яшькә яшьрәк булсам»... Үзегез бүген ничә яшькә яшәрергә теләр һәм язмышыгыз­ны башкачарак үзгәр­тер идегезме?
- Тормышның бер мизгелен генә алып булмый. Әгәр дә кире яшьлеккә кайтып яшисе булса, ка­бат шулай ук яшәр идем, бәлки тагын да акыллырак булыр идем. Аллага шөкер, мин инде үз буры­чымны үтәдем. 80гө җиткәндә нәфесне тыю кирәк.

- Шәүкәт абый, бәлки ре­жиссер Сезнең Әлмәндәр белән (мәрхәмәтлелек, кешеләргә ка­рата рәхим-шәфкатьле булуы­гызны) уртак сыйфатларыгыз барлыгын күздә тоткандыр...
- Сәхнәдәге һәр рольне ар­тист идеаллаштырып күрсәтә. Ав­тор милләтебезгә хас асыл сый­фатларны бер образга туплаган. Башка милләтләр аны, ничек кенә тырышсалар да, яхшы итеп куя ал­маячак.

- Әлмәндәрне үзегездән башка тагын кайсы артист уй­навында күз алдына китерәсез?
- Әгәр Әҗәл ролен башкар­маган булса, Равил Шәрәфиев әйбәт уйнар иде аны.

- Әлмәндәрне уйнау туйдырмадымы үзегезне?
-Юк, үзем дә туймадым, та­ма­шачы да туймагандыр, дип уйлыйм. Мин аны уйнаган саен башка төрле итеп уйный идем. Шулай булмаса, ул спектакль 32 ел яши алмас иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading