16+

ШЛЯТТЕР АВЫРУЫ

Кызыбыз Айсылуның өченче сыйныфта укыган чагы. Беркөнне мәктәптән аксаклап, елар чиккә җитеп кайтып керде бу. Сул аягының тез башын угалап утыра, авырта, ди. Кызыбыз тирәсендә кайнашып, аның белән бергә ух-вах килеп, ниһаять, иге-чиге булмаган төнне уздыргач, атылып-бәрелеп дигәндәй, табибка чаптык. Чаптык дип... Чабарсың, бар. Кызны күтәреп, мин титаклыйм, нишләргә белмичә,...

ШЛЯТТЕР АВЫРУЫ

Кызыбыз Айсылуның өченче сыйныфта укыган чагы. Беркөнне мәктәптән аксаклап, елар чиккә җитеп кайтып керде бу. Сул аягының тез башын угалап утыра, авырта, ди. Кызыбыз тирәсендә кайнашып, аның белән бергә ух-вах килеп, ниһаять, иге-чиге булмаган төнне уздыргач, атылып-бәрелеп дигәндәй, табибка чаптык. Чаптык дип... Чабарсың, бар. Кызны күтәреп, мин титаклыйм, нишләргә белмичә,...

Кызыбыз Айсылуның өченче сыйныфта укыган чагы. Беркөнне мәктәптән аксаклап, елар чиккә җитеп кайтып керде бу. Сул аягының тез башын угалап утыра, авырта, ди. Кызыбыз тирәсендә кайнашып, аның белән бергә ух-вах килеп, ниһаять, иге-чиге булмаган төнне уздыргач, атылып-бәрелеп дигәндәй, табибка чаптык. Чаптык дип... Чабарсың, бар. Кызны күтәреп, мин титаклыйм, нишләргә белмичә, өтәләнеп, янымнан хатын теркелди...
Озак чират торганнан соң, табибка күренә алдык. Ул, балабызның тез турысын тоткалап алды да:
- Шляттер авыруына охшаган, хирурга барыгыз, - диде.
Регистратура аша хирургка язылдык. Әлеге табибка ике көннән соң гына эләгү насыйп булды. Бу юлы кызыбыз үз аягы белән барды - титаклап.
- Рентгенга төшәргә кирәк, шунсыз анык кына берни дә әйтә алмыйм! - диде хирург.
Рентгенны ике көн көтәргә кирәк булды. Анда да чират икән.
Хирург биргән юлламаны тотып, киттек рентгенга төшәргә. Шактый ерактагы бер хастаханәдә урнашкан булып чыкты ул. Бу юлы кызыбыз үзе генә кереп китте...
Өч көннән сурәт әзер булды. Шуны тотып, кабат хирургка килдек. Чират үткән юлысы кебек үк түгел иде - ишек төбендәге унбиш-егерме сырхаудан соң безгә дә бәхет елмайды.
Хирург рентген сурәтенә бик озак карап торды да:
- Кызыгызның сул аягы авырта иде бит, монда уң аяк төшерелгән! - диде.
Кызыбыз Айсылуга карыйбыз.
- Уң аягым авыртмый, дип әйтергә курыктым... Табиб үзе беләдер, дип уйладым, - ди.
Бернишләр хәл юк, кабат киттек рентгенга. Киттек, дип... Китәргә туры килмәде. Кызыбыз әйтә:
- Аягым авыртмый бит инде. Барып тормыйк! -ди.
Бәрәч, дибез, табибтан табибка йөргән арада кызыбызның аягы төзәлгән бит, рәхмәт төшкере! Сөенештек, әлбәттә. Тик менә Шляттер авыруының ни икәнен генә белә алмый калдык... Хәер, белергә дә язмасын. Бер дә җүнле авыруга охшамаган. Күпме йөгертте бит безне... Нәгъләт…

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading