16+

Син һаман да безнең янда кебек...

Әгәр исән булса, Тинчурин театры артисты Айгөл Әхмәтовага 31 августта 34 яшь тулган булыр иде. Тугыз ел театрда эшләү дәверендә 30дан артык төп рольләрдә уйнады ул.

Син һаман да безнең янда кебек...

Әгәр исән булса, Тинчурин театры артисты Айгөл Әхмәтовага 31 августта 34 яшь тулган булыр иде. Тугыз ел театрда эшләү дәверендә 30дан артык төп рольләрдә уйнады ул.

Каты авырудан соң безнең арабыздан киткән Айгөл Әхмәтованы хезмәттәшләре онытмый. Туган көнендә тинчуринлылар Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында Айгөлнең каберенә зиярат кылдылар, аның рухына дога укылды. Театр коллективы Айгөлнең әти-әнисе Мәхрүзә белән Җәүдәт Әхмәтовлар белән очрашты. Аларның Олы Шырдандагы нигезләренә барып та, Айгөл турында хәтер яңарттылар.

- Айгөлнең үлгәненә бүген дә ышанмыйбыз әле. Ул торган фатирга барып, гөлләренә сулар сибеп кайтам - кызыбыз һаман да исән кебек тоела, - ди Мәхрүзә ханым. Ул Айгөлнең максатчанлыгын, тырышлыгын, үҗәтлеген, яңалыкка, белемгә омтылышын мактап искә алды. - Кызыбыз эшен дә, укуын да бер үк вакытта алып барды. Университетта сессия вакытларында яңа спектакльләр өстендә эшләргә дә өлгерә иде...

Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин:
- Сөйкемлелеге, рольләрне югары дәрәҗәдә башкаруы белән күпләрне шаккатырган Айгөлнең бакыйлыкка күчүе безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Беребез дә бу баланың гомере шулай яшьли өзелер дип уйламадык. Ходай Тәгалә кылган догаларыбызны Айгөлнең рух шәрифләренә ирештерсә иде, - дигән теләген җиткерде.

- Айгөл арабызга нур булып килеп керде. Сәләте, матурлыгы, илаһи чибәрлеге белән театрыбызны яктылыкка күмде. Әмма, атылган йолдыздай якты эз калдырып, безне сары сагышка күмеп, бик яшьли китеп тә барды. Бакыйлыкка күчсә дә, Айгөлнең рухы йөрәкләребездә мәңге сакланыр, - диде Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading