Әсхәт абыйларда ел да бер гадәт: 8 мартта помидор чәчәләр, 10 июньдә беренче кыярын өзеп ашыйлар
“Сеңлем, юлы уңга, сулга бормалы инде. Безнең бакча үзәк урамда. Өй алдында матур итеп мальвалар үсеп утыра, шуннан танырсың. Рәшидә апаң әнә, сандугач кебек куак башында, облепиха җыя”, – диде Әсхәт абый әрсезләнеп кунакка килүемне белгәч.
“Теләгәнем шушы булды”
Якын итеп сөйләшкәч, капкасына сугылуы да рәхәт. Мин килеп җиткәндә самавыр үрләтергә йөри иде. Кемне дә якын туганыдай каршылаган кунакчыллыгына рәхмәт! Әти-әнисеннән килгән гадәт – нигезләре кунаксыз тормый, ә кунаклар дигәндә өстәл түрендә самавыр чыжлый!
– Бу самавырга 100 ел гына бардыр, авылдан алып килдек. Кирәк булыр, дип әни биреп җибәргән иде. Бакча йортындагы газ плитәсе, кисәү таягына кадәр аныкы. Газ кергәч, үзләренә кирәкмәде. Без менә шулай гади итеп кенә яшибез, мактанырлык байлыгыбыз да, тәгәрәргә келәм итеп җәйгән яшел чирәмлегебез дә юк, һәр җирдә яшелчәсе, җиләк җимеше, чәчәге дигәндәй. Үзебезгә җитәрлек кенә, – ди Әсхәт абый.
Чынлыкта, чабата сыярлык та буш урын юк бакчаларында. Ә бакчалары шундый матур җиргә урнашкан. Югары Ослан районының Суык Су авылында Идел яры буенча сузылган беренче рәт урамында. Тәрәзәдән карасаң да, бакчасының кайсы почмагына бассаң да офык хозурына Идел җәелгән. Киңлеге!
– 1989 елны театрдан артистларга җир бирелгән иде. Без артистлар күбәү килдек, хәзер әзәйдек... Кишәрлек бүлеп, казыклар кагып йөргәндә үк тә бу җирне ошаткан идем, җирәбә белән ул бездә хисапчы булып эшләгән Һава апага эләкте. Идел ярына таба авыш булгач, урыны тигез түгел дип, ул аны ошатмады. Ә минеке тигезлектә. Әйдә, мин әйтәм, алмаштырабыз! “Тилеме соң, син Әсхәт? Мондый җиргә килергә”, – ди. Тилеме юкмы, теләгәнем бит! Алыштырдык. Рәшидә апаңнар авылында бер иске генә йорт сатып алдык та, аны сүтеп, монда алып килеп торгыздык. Әле Идел аша күпер дә салынып бетмәгән иде. Чиләндек инде, авырлыксыз гына тормыш бармый, сеңлем. Хәзер шөкер, ике катлы әнә, эчке ягын да матурладык, тышкы ягын да тышлаттык, – ди Әсхәт абый.
Җаны белән сәхнәгә, ә күңеле җиргә берекмәсә Әсхәт абый бакчасы турында бу кадәр тәмләп сөйләмәс тә иде. Чәчәкләрне үзе үстерә икән. Розалары хәсиятләнгән, бархатцылары, флокслары чәчәктә, гладиолуслары быел чак кына соңарып тишелгән. Салкыннар галәмәте мәрхүм артист Наил Дунаев истәлеге булып үскән виноградларын да каһәрләгән.
–1990 елны Николай Иванович Дунаев белән икәү бергә утырткан идек, салкыннардан яфраклары саргайды. Җимешләре күренгәли үзе. 33 еллык бит, искерде дә, яңартасы бар, кул бармый – саклыйсы килә. “Изабелла” сорты, – ди Әсхәт абый.
Кишер-суган – рәт-рәт. Кыяр-помидор да гөрләп уңыш бирә. Бәрәңгесе бер сотый җирдә үсә.
– Мин бәрәңгене әти шикелле сабагын чапмыйча гына алам. Сабакларын ахырдан җыеп барып яндырам. Сарымсак уңышы да бик әйбәт, бәйләп кипетерергә куйдым, – ди Әсхәт абый.
Алмагачлары 7 төрле алма бирә
Алмагачлары – үзе кушкан исемдә. “Әсхәт алмасы” дигәнен әллә ничә җиргә утырткан. Үсмичә тилмергәч, казып караса төптә алагаем зур таш икән. Кабат күчергән, барыбер мантып китмәгән. “Илсөяр” исемле алмагачын кызы белән утырткан. “Булат” сортлы алмагачының да исеме кызык кына. Беренче ел уңыш биргәндә бер генә алма күрсәткән.
– Өлгерсен әле дип өзмәдек. Тәмен беләсе килә иде. Кунаклар килгәч, Булат түзмәде: “Алма ашыйсызмы?” – дип теге алманы өзеп, китереп тә бирде. Шуннан Булат алмасы булып йөри ул. Зәйнәп апа аламагачы – 5, ике алмагачым – 4, ә бер алмагачым җиде сортлы алма бирә иде, быел ялгаган бер ботагы корыды. Инде алты сортлы гына булып калды. Театрда йөртүче булып эшләгән Шәүкәт абый алмагач ялгау серен күрсәтте дә, кызып китеп, ел саен бер чыбыкча ялгадым: “Спортан”, “Белый Налив”, “Чугунка”, “Антоновка”, калганнарын оныттым да. Грушаны Марсель Сәлимҗанов бакчасыннан алып чыгып ялгадым. Өлгереп үк җитми, Рәшидә апагыз аны турап, бик тәмле вареньесын кайната, – ди әңгәмәдәшем.
Марсель аганың тагын бер ядкәре саклана – аның вафатыннан соң хатыны талчыбыктан үрелгән тәхетен атам дигәч, бакча өенә сорап алган. Ярты өйне алып торса да тансык ул биредә.
Зәйнәп исемле туган апасы да 20 еллап җәйләрен биредә яшәгән. 90 яшенә җитеп килүче туганы кулында Рәшидә апага килен хезмәте үтәргә туры килгәндер кебек...
– Ярты сүздән килешеп яшәдек. Яше генә олыгайды, туксанына якынлаша. Әле кичә килеп бер көн кунып киттеләр. “Үзебез эшлик, син апа ял ит”, – дисәк авыруга сабыша иде. “Кайтам алайса, кирәгем дә юк”, – дисә Әсхәт белән сүзне җыеп: “Эшли генә күр, без риза, сиңа авырга килә дип кенә куркабыз”, – дия идек. Аның белән 200 төп помидор утырта идек. 40 банка кыяр тозлыйбыз. Әлеге дә баягы шул бер самавыр белән! – дип сүзебезгә кушыла Рәшидә апа.
– Су сиптерә торган шланга элек берәү генә иде. Зәйнәп апа ничекләр тартып йөргәндер, хәзер шаккатам. Бу якларда агулы еланнар күп. Без юкта берсе Зәйнәп апаны чаккан да. Тавыклар асрый идек, шуларны куып ябам дигәндә, өстенә китереп баскан. Тегесе кояшка чыгып, бөгәрләнеп яткандыр инде, апа күрмәгән. Ярый әле, күрше өйдә булган, хастаханәгә 5 минутка гына соңарып барсалар да Зәйнәп апа китеп барасы икән... Шешенеп, озак тернәкләнде. Бу бакчада аның көче күп керде, әйдә монысын, әйдә тегесен эшлик ди дә, беренче үзе барып ябыша иде. Ул эшләгәндә ничек тик торасың? – ди Әсхәт абый.
Теплицасы университет тулай торагы тәрәзәләреннән ясалган. Бертуган сеңлесе комендант булып эшләгән елларда 20 тәрәзә рамыны баета.
– Рүзия сеңлем: “Абый, тулай торак тәрәзәләрен алмаштыралар, искеләрен ташламакчылар, кирәкмимме?” – дигәч, “Киа Рио” машинасында йөри идем, утырдым да киттем. Өч кенә рам сыйды. Болай булмый дип, йөк машинасы белештем дә, төяп кайттым. Мәрхүм энем белән балта да тотып карамаган егетләр, кычкырыша, әрләшә, дигәндәй, икәү төзеп тә куйдык. Ишелми әле, тора, энем истәлеге, – ди Әсхәт абый.
Бакчасының аскы ягында күршесе – Юныс Сафиуллин. Аның да җир кишәрлеге башка җирдә булып, Иделгә карап әсәрләр язарга хыяллануы, күрше биләмәгә алып килгән.
– Юныс абыйның үз сүзе: “Иделдә пароходлар күреп, кызым, улым: “Әти, пароход йөзә!” – дип кычкырырлар иде”, – дигән иде. Иделдә көймә генә күрсәм дә, күршемне шаяртып: “Әти! Пароход килә!” – дип кычкырам. Ул биргән алмагачны да мин Юныс алмасы дип атадым. Элек бит сеңлем авылларда алмагачлар утыртмыйлар да иде. Без үскәндә өй каршындагы бакчабыз да тотылмады. Авылда дүрт кенә кешедә Кытай алмасы бар иде, таксык булганга да төнлә алма баскан инде без. Хәзер Кытай алмасына сәлам дә бирмибез. Быел чиясез калдык. Язда шау-чәчккә күмелгән иде дә, “Сөбханаллаһ!” дип кенә карап йөрдек тә, салкын тидеме, белмим дә. Балан ел саен җимешенә кинәндерә. Рәшидә апагыз бәлешен дә пешерә, вареньесын да кайната, – ди Әсхәт абый.
...Авыр җиренә дә тоз салдым. Балалар бүген бакча кишәрлегендә ямь күрми, шашлык кыздырып, мунча керергә килсәләр рәхмәт. Илсөяр кызы – Мәскәүдә, Гүзәлия белән Гөлшатның кызларының үз бакчасы, Булатның да бакчага сәфәре ешаер әле, өйләнсен генә!
– Элек бакчага метеор белән йөрдек. 50 яшьлегемә “Ока” биргәннәр иде, озак йөрдек без ул машинабызда. Байлык була, исәнлек кирәк. Табигать тә үзгәрә, быел әнә Иделдә су кимеде. Безнең гомергә булганы җитәр дә, Идел саекмасын, җирнең гүзәллеге кимемәсен иде. Якты дөнья киңлеге тараймасын, иркенлектә яшик! – ди Әсхәт абый.
Редакциядән. Чәйләр эчкәч, авыл буйлап кузгалдык. Бирегә килеп бакча йорты корган артистларның да хәлен белештек. Ә болар хакында киләсе саныбызда укырсыз.
Автор фотолары
Комментарийлар