16+

«Спектакльләрдә өченче буын артист уйный»

Бу көннәрдә төрле төбәкләрдә эшләп килүче театрлар башкала тамашачысына кызыклы спектакльләр тәкъдим итте.

«Спектакльләрдә өченче буын артист уйный»

Бу көннәрдә төрле төбәкләрдә эшләп килүче театрлар башкала тамашачысына кызыклы спектакльләр тәкъдим итте.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына  Түбән Камалылар кунакка килгән иде. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры тамашачыларга Туфан Миңнуллинның легендар әсәре буенча “Гөргөри кызын бирә” музыкаль комедиясен күрсәтте. Билгеле булганча, Туфан Миңнуллин 1990-1991 елларда  Түбән Кама театры өчен бу спектакльне махсус иҗат итә. 

– Казан гастрольләре бара. Ике спектакль алып килдек. Башкала мәктәпләрендә  балалар өчен спектакльләрне куябыз. Казаннан Кайбычка китәбез. Аннары Батыр районы – Шыгырданга күчәбез. Ә Казанда гастрольләребез февраль аенда башлана. 12 сеннән Галиәскәр Камал театрына киләбез, – дип сөйли театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев. 

 “Гөргөри кызын бирә” әсәре ун ел дәвамында  сәхнәдән төшми. Туфан Миңнуллинның легендар әсәрен, әлбәттә, Түбән Камалылар үзләренчә уйный. Заманча репликалар, үзенчәлекле сөйләм, республика театрларына хас халыкчанлык та саклана.

– Күңелле әсәр. Безнең репертуарда 50дән артык спектакль бар.  “Гөргөри кызын бирә”ны 10 еллар элек чыгардык. Бик озак еллардан бирле уйныйбыз. Әсәрне бозарга ирек куелмый, тик кайбер урыннарда үзгәрешләр булды. Актерлар да алмашына. Гөргөрине уйный торган Рәис абый Галиев авырый. Аның урынында башка актер. Бәчкене уйный торган Наил Сәйфетдинов вафат булды.  Состав та үзгәрә. Театрны беренче тапкыр Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектакле белән ачкан идем. Аңарда инде өченче буын артист уйный. Әле һаман да бара. “Яшьлек белән очрашу” да шулай. Шундый үлемсез спектальләр алар. Туфан  Миңнуллинның халык ярата торган әсәрләре ул, аларда ничә буын артист алышынды. Һаман да тамашачылар яратып карый, спектакльләр дә еллар дәвамында уйнала. Театр яшәсә, шулай яши ул! Тамашачылар “Нәзер”не дә сорыйлар. Бәлкем Казанга аны да алып килербез. Шулай ук Ркаил Зәйдулланың “Паспортлы Шүрәле” комедиясен дә алып килергә уйлыйбыз, – диде Рөстәм Галиев.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading