16+

Тамашачы тиздән Филүснең башка һөнәрен дә күрәчәк

Бу көннәрдә Филүс республика районнарында «Минем дүрт мәхәббәтем» дигән программа белән чыгыш ясап йөри. Җырчының үзе белән күрешеп, аның иҗаты турында сөйләшеп алдык.

Тамашачы тиздән Филүснең башка һөнәрен дә күрәчәк

Бу көннәрдә Филүс республика районнарында «Минем дүрт мәхәббәтем» дигән программа белән чыгыш ясап йөри. Җырчының үзе белән күрешеп, аның иҗаты турында сөйләшеп алдык.

- Филүс, синең опера сәхнәсенә китәрлек тә мөмкинлегең бар. Операда эшләүне белгечләр җырчы өчен зур дәрәҗәгә саныйлар.
- Мөмкинлек бар барын, тик мин операга китсәм, халык җырларын кем башкарыр икән дип уйладым. Минем эстрадада калып, ата-бабаларыбыздан килгән моңлы җырларыбызны киләчәк буыннарга җиткерәсем килә.

- Әгәр үзеңне татар театрларының берсенә музыкаль спектакльдә катнашырга чакырсалар?
- Җырлары ошаса, барыр идем. Минем сәхнәләштерелгән чаралардан беркайчан да баш тартканым юк.

- Син аспирантурада да белем аласың. Үзеңне Казандагы музыка уку йортларына укытырга чакырганнары юкмы әле?
- Андый тәкъдимнәр булды. Консерваториядән дә шалтыратканнары бар. Әмма аның өчен аерым вакыт кирәк. Беренчедән, укытучы булып туарга кирәк. Җырчы да, укытучы булган кеше бик сирәк. Минем әлегә вакытым бик тыгыз. Башта бер-ике генә студент белән эшләп кара, дигәннәре дә бар. Педагог булу зур җаваплылык сорый. Студент та сиңа өметләр баглый. Бәлки, вакыты җиткәч, укытырмын, дип уйлыйм.

- Гаиләдә әтиең Фәһим белән әниең Флюра нинди тәрбия бирде?
- Безнең өйдә өстәл һәрвакыт мул булды. Өебездән кеше өзелмәде. Әти-әнидән без кунакчыллыкка, юмартлыкка өйрәндек. Алар безне кешелекле итеп, күбрәк «ярамый» сүзе белән тәрбияләделәр. Тормышта ул тәрбия белән яшәү авыррак булса да, мин аларга бик рәхмәтле.

- Музыкага мәхәббәт әтиеңнән күчкәнен беләбез. Уен коралларында уйнарга ничек өйрәнәсе иттең?
- Әтинең мине адвокат итеп күрәсе килә иде. Ул үзе дә оста җырлый. Әни сәнгать юлыннан китүемне хуплады. Октябрьски шәһәрендә музыка училищесында укыганда фортепьяно, баян, курай кебек уен коралларында уйнарга өйрәндем. Шунда ук бию серләренә дә төшендем.

- Концертыңда да тамашачыга ул һөнәреңне күрсәтергә уйламыйсыңмы?
- Бу юлы концертның сценарий авторы һәм алып баручысы Замирә Гәрәева миңа шуны тәкъдим итте, аңа каршы килә алмадым. Бию минем җырны баета икән, нигә аны халыкка күрсәтмәскә?

- Филүс, син күп кенә конкурсларның лауреаты. Чыгышыңны чит илләрдәге милләттәшләребез дә яратып калды. Концертларыңда итальян, француз телләрендә дә җырладың. Берәр чит илдә конкурста катнашып, татар халык җырын яңгыратыр идеңме?
- Андый конкурсларда катнашырга үземнең дә теләк бар. Аның өчен зур әзерлек кирәк. Конкурс шартларында халык җырын башкарырга дигән таләп булса, мин, әлбәттә, җырлар идем.

- Иҗат кешесенең башка шөгыльләре дә булмый калмый.
- Буш вакытларымда бассейнга йөрергә, бильярд уйнарга яратам. Сирәк кенә булса да, ит белән төрле ризыклар әзерләү ошый миңа.

- Син бит әле соңгы елларда гына гаилә корып җибәрдең. Эльмира белән ничек таныштыгыз? Аның кайсы сыйфатлары җәлеп итте?
- Без Эльмира белән музыка училищесында бергә укыдык. Тугыз ел буе аралашып яшәдек. Ул хезмәт сөючән. Эльмира Казанга килгәч, мәдәният һәм сәнгать университетының дирижерлык бүлеген, кооперация институтының икътисад факультетын тәмамлады. Бүген безнең коллективта администратор. Аның һөнәре бу эшендә ярдәм итә.

- Тиздән Казанда узачак концертың турында тамашачыга җиткерик әле.
- Концерт «УНИКС» концертлар залында 28 ноябрь көнне була. Иҗатыма битараф булмаган тамашачы белән шунда очрашырмын, дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading