16+

«Тантана» бүләге ияләре билгеле булды (ФОТОЛАР)

Халыкара театр көнендә - 27 мартта, алтынчы тапкыр «Тантана» премияләре тапшырылды. Ул - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә торган профессиональ премия, күләме - 50 мең сум.

«Тантана» бүләге ияләре билгеле булды (ФОТОЛАР)

Халыкара театр көнендә - 27 мартта, алтынчы тапкыр «Тантана» премияләре тапшырылды. Ул - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бирелә торган профессиональ премия, күләме - 50 мең сум.

11 номинациядә җиңү өчен, республикада эшләүче барлык театрлар көч сынашты. «Тантана»да катнашырга быел 15 дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган 6 театрдан 130га якын заявка кергән. Жюри әгъзалары арадан иң-иңнәрен сайлап алып, нәтиҗәдә, премия тапшырыласы көнгә 40 номинант калган иде.
«Иҗади эзләнү» номинациясендәге бүләк «Акт» камера театры белән Чаллының «Ключ» яшьләр театры студиясенә бирелде.
«Дебют» номинациясендәге бүләк «Оскар и розовая дама»да уйнаган «Болактагы яшьләр» театры артисты Резидә Һадиуллинага, «Дядя Ваня»дагы Соня ролен тәэсирле башкарган өчен Чаллыдан Чулпан Садыйковага бирелде.
«Иң яхшы курчак театры артисты» номинациясендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрыннан Дилүс Хуҗиәхмәтов «Цагареллиның «Ханума» спектаклендәге кенәз Ваня роле өчен бүләкләнде.
«Икенче пландагы хатын-кыз роле» төрендә Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина Брехтның «Бистә фәрештәсе» спектаклендә Ми Цзю роле өчен, шул ук төрдәге ир-атлар роленә Качалов исемен­дәге театрдан Марат Голубев («Дон Жуан»дагы Сганарель) җиңүче дип табылды.
«Намус һәм тугрылык» төрендәге бүләк Әлмәт драма театрыннан Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова белән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Камил Вәлиевкә бирелде. Аларны «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин бүләкләде.
«Иң яхшы музыкаль театр артисты» булып опера һәм балет театрыннан Гулнора Гатина танылды.
«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрыннан Гүзәл Шәмәрданова («Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен), ә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Галиәсгар Камал исемендәге театрдан Радик Бариев (Дон Жуан роле өчен) җиңү яуладылар.
«Иң яхшы эпизодик роль» башкаручы дип Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында Дж. Родариның «Джельсимино в стране лжецов» спектаклендәге Булочник роле өчен Василий Фалалеев табылды.
«Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә «Мастеровые» рус драма театры җиңү яулады.
Театр сәнгате өлкәсендәге «Ел вакыйгасы» - төп бүләк иясе дип «Безгә тынычлык бир» спектакле өчен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аталды. Аларга премияне мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды. Ул жюри әгъзаларына да рәхмәтен җиткерде.
- Эш бик авыр, күләмле иде, бәхәсле мизгелләр дә аз булмады. Тик бүген яңгыраган алкышлар безнең дөрес сайлаганыбызны исбатлый, - диде ул.
Махсус бүләкләр дә шактый булды. «Тугрылык» өчен Мәдәният министрлыгы призы - Әтнә Татар дәүләт драма театрына, «Хәрби патриотик тәрбия» өчен, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрына тапшырылды. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрыннан «Йолдыз-егет» спектак­лендә Йолдыз-егет ролен башкарган Зәлия Хөсәенова Мәдәният министрлыгы дипломына ия булды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының махсус бүләге, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылган проект өчен, Качалов исемендәге театр коллективына һәм милли үзенчәлекле спектакльләр сәхнәләштергән «Әкият» курчак театрына тапшырылды. «Сәхнә» журналының махсус бүләгенә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резидә Сәлахова лаек булды.





"Иң яхшы курчак театры артисты " номинациясендә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрыннан Дилүс Хуҗиәхмәтов" Цагареллиның "Ханума" спектаклендәге князь Ваня роле өчен бүләкләнде. "Икенче пландагы хатын кыз роле" төрендә Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина Брехтның "Бистә фәрештәсе" спектаклендә Ми Цзю роле өчен, шул ук төрдәге ир - атлар роленә Качалов исемендәге театрдан Марат Голубев ("Дон Жуан" дагы Сганарель) дип табылды.



Шамил Абдюшев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading