16+

“Тәртип” радиосы тыңлаучыларны яшьлегенә кайтара

08 апреля 2025, 17:02
340
0
1
Уку өчен 3 минут

“Тәртип” радиосы үзенең 11 еллыгын 11 театр белән бергә үткәрәчәк. Бәйрәм чарасы 15 апрельгә билгеләнгән.

“Тәртип” радиосы тыңлаучыларны яшьлегенә кайтара

“Тәртип” радиосы үзенең 11 еллыгын 11 театр белән бергә үткәрәчәк. Бәйрәм чарасы 15 апрельгә билгеләнгән.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай:”Театр яктылыкка, нурга илтә”, – дип язып калдырган.
– Без радио дулкыннарына тәүге мәртәбә 2014 елның 16 апрелендә чыккан идек. Дәүләт радио фондыннан куллану мөмкинлеге бирелгәне өчен Хөкүмәткә рәхмәт. Җыр-музыка архивын туплауны дәвам итәбез. Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан да кешеләр редакциябезгә иске пластинкалар җибәрде, моның өчен зур рәхмәт! Татарча пластинкалар булса, чыгарып ташламагыз, рәхмәт әйтеп кабул итәрбез. Театрлар белән хезмәттәшлектә торабыз. Театр ул – олы мәктәп. “Тәртип” радиосы да милләтебезгә хезмәт итә, тәртипле булырга өнди. Бәйрәмебезгә ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә чакырулы, – диде “Тәртип” радиосының баш редакторы Ризәлә Исмәгыйлова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Әлеге радио аша 27 исемдәге сәхифә тыңлаучыларга җиткерелә.
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр белән таныштырабыз, истәлекләр белән уртаклашабыз, сугыш турындагы әсәрләрдән өзекләр укыйбыз. Ватанпәрвәрлек тәрбиялибез. Штаттан тыш авторлар радиосәхифәләрне бушлай алып бара, чөнки редакциянең түләү мөмкинлеге юк. Авторларга түләү мөмкинлеге тудырылса, яхшы булыр иде, әлбәттә, – диде радиопрограммалар редакторы Ләйлә Гыймадиева.

Татарстанның халык артисты, “Тәртип” радиосында “Галиҗанәп театр” сәхифәсен алып баручы Луара Шакирҗанова да ватанпәрвәрлекнең гаять мөһимлеген ассызыклады.
– Бөек Ватан сугышы елларында 40 тан артык артист фронтка киткән. Кайбер илләр сәясәтчеләре немец-фашистларын җиңүдә СССРның ролен киметеп күрсәтергә, юкка чыгарырга омтыла. Радиотапшыруларда совет сугышчыларының һәм халкының батырлыгы турында сөйлибез. Татар мәктәпләре ябылган елларда театр татар телен саклады, “Тәртип” радиосы да тел сагында торучыларның берсе, – диде Луара Шакирҗанова. 

Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов республиканың Чаллы, Буа шәһәрләрендә һәм Казанда зиннәтле театр биналары төзеп тапшырылганы өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. 
– Бала чакларда газета укыдык, радиодан спектакльләр тыңладык. “Тәртип” радиосы кешеләрне яшьлегенә кайтара, рухи яктан сафландыра. Бәйрәм чарасында 11 театр спектакльләрдән өзекләр күрсәтә, җыр һәм биюләр була, – диде Илфак Хафизов.

Татарстанның атказанган артисты Илнур Байназаровның гитарада уйнап, спектакльдән җыр башкаруы матбугат конференциясенә үзенчәлекле бизәк өстәде.

Бәйрәм кичәсен тәртиплеләр 15 апрельдә Казандагы Габдулла Кариев театрында үткәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading