16+

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев: “Көтүче булмаса, көтү тарала да бетә”

Җырчыларның иҗтимагый тормышта үз урыны бар. Казан шәһәре филармониясе артистлары белән узган очрашуда җырчы Рөстәм Асаев журналистларга шундый фикерен җиткерде.

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев: “Көтүче булмаса, көтү тарала да бетә”

Җырчыларның иҗтимагый тормышта үз урыны бар. Казан шәһәре филармониясе артистлары белән узган очрашуда җырчы Рөстәм Асаев журналистларга шундый фикерен җиткерде.

Без йөзек кашы кебек, безне меңләгән, миллионлаган кеше тыңлый. Эшебез җырлау гына дигән сүз ул дөрес түгел, - диде Татарстанның атказанган артисты.

Җырчы җырлап кына йөрергә тиешме, әллә инде иҗтимагый тормышта да активлык күрсәтергәме? Филармония артистлары Рөстәм Асаев, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров һәм Резеда Шәрәфиева бу уңайдан фикерләрен җиткерде.

Р.Асаев: Бездә бик акыллы булганнарны да яратып бетермиләр. Әмма үзеңдә башкаларны яхшылыкка өндәү булырга тиеш. Тәрбияле булып, сәхнәдән акыллы сүзләр сөйләү начар әйбер түгел. Эстрадага килгәндә, кайвакыт анда хаус булып китә. Кем җырлый, кем бии, белгән юк. Безгә тәртип кертергә берәр орган булырга тиеш. Кайсы гына өлкәне алсаң да, аның хуҗасы, тәртибе бар. Ул (оешманың җитәкчесе – авт.) җырчыларны эчке яктан аңлый торган, яклый торган кеше булырга тиеш. Мәдәният министрлыгы бар, әмма алар бит мәдәниятнең төрле тармаклары буенча эшли. Артистлар да моны яхшы аңлый. Шуның өчен дә җырчылар белән генә шөгыльләнә торган аерым оешма булуын тели алар. Әлеге орган җырчыларны яклап, җырчыларга дөрес юл биреп, энем яисә сеңлем, син менә бу җырны җарламаска тырышыгыз, мондыйрак җырлар җырлагыз дип киңәш бирергә тиеш. Язучылар берлеге, композиторлар берлеге бар. Җырчылар өчен дә шундый бер орган һәм дә тәртип булырга тиеш. Көтүче булмаса, көтү тарала да бетә”.

Шул ук вакытта ул орган җырчыларны бөтенләй кысмаска, әмма тәртип урнаштырырга дип күзаллый артист. Рөстәм Закиров исә артистлар татар телен пропагандалауда һәм үстерү юнәлешендә эшләргә тиеш, дигән фикердә.

Р.Закиров: “Үзем халык җырчысы буларак, халык җырларын пропагандаларга тиешбез дип саныйм. Гаиләдә дә, татар кешеләре белән аралашканда да гел татарча гына сөйләшәм. Күбесенә минем белән татарча гына сөйләшергә кирәк дип күндерәм".

Р.Шәрәфиева:Без халыкка хезмәт итәбез һәм телебезне саклауда үзебезнең зур өлешебезне кертәбез. Үз җырларыбыз белән тамашачыбызны, халыкны тәрбиялибез. Иҗтимагый тормышка килгәндә, артистлар аңарда катнашырга тиеш. Гаиләдә дә без татарча сөйләшәбез. Татар телен тагын да камилләштереп, онытмас өчен татарча аралашабыз. Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә милләттәшләребез белән күрешеп, аралашып торабыз”.

“Иҗат пропагандаланырга тиеш”

Җырчылар иҗаты радио һәм телевидение аша пропагандаланырга тиеш, дип саный Рөстәм Закиров.

Р.Закиров: “Радиолар җырларга теләгән җырчыларның ротация өчен дип акчасын гына көтеп ятарга тиеш түгел. Спорт чараларында командаларга хөкүмәт иганәче була ала, шул ук уенчыларга акча түли икән, радиолар белән дә 50гә 50 булса да эшләргә кирәк. Бөек җырчыбыз Илһам абый Шакировны туган көне белән үлгән көнендә генә искә алмаска. Таһир Якуповның җырлары иртәнге 11дән кичке 5кә кадәр бер тапкыр гына җырланырга тиеш түгел. Алар эфир вакытының 50 процентын алырга тиеш, дип саныйм. Татар теленә һәм өлкән җырчыларга хөрмәт шуннан башлана инде”.

Хөрмәт дигәннән, Рөстәм Асаев әле моннан 10-20 ел элек һәм хәзерге җырчылар арасында аерма хакында да әйтеп узды.

Р.Асаев: “Үземне хәзер яшьләр буынына кертмим. Урта буынга җитеп киләбез. Моннан 10 еллар элек өлкән җырчылар гримеркага керсә, аларга урын бирү, хөрмәт белән карау, ихтирам көчле иде. Бүгенге яшьләр өстәрәк, йолдызлар тирәсендә йөргәч, олы буынга бик игътибар да итми. Алар тиз генә йөгереп керә дә, тиз генә йөгереп чыгып та китә. Элекке заманда кеше ничектер сабыррак иде. Яшь җырчылар филармониягә эшкә килгәндә бар да “тәти” түгел. Алар һәрберсе амбицияләр белән килә. Мин филармониягә эшкә килдем, дип йөриләр. Аннан, олы буын артистлары белән аралашканнан соң гына үзгәрәләр. Бу – зур тәрбия. Коллективта эшләү кешене бер калыпка сала".

P.S. Очрашуда булган җырчылар барысы да гаиләдә фәкать татарча гына сөйләшүләрен, чын татар балалары тәрбияләүләрен искәртте. Моңа бик тә ышанасы килә. Әти-әнисе татарча җырлап, шуның белән көн күреп, баласы ана телен белмәсә, бер дә матур булмас. Кызганыч, араларында андыйлар да җитәрлек...

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading