16+

«Тавышсыз җырчы гына микрофонга өрә»

Татар моңы милләтне саклап калуда бик зур роль уйный. Яңа әйбер ул – күптән онытылган иске нәрсә. «Микрофонсыз концерт» проекты да онытылган традицияне торгызуга бер адым булачак.

«Тавышсыз җырчы гына микрофонга өрә»

Татар моңы милләтне саклап калуда бик зур роль уйный. Яңа әйбер ул – күптән онытылган иске нәрсә. «Микрофонсыз концерт» проекты да онытылган традицияне торгызуга бер адым булачак.

Бөек җырчыбыз Рәшит Ваһапов беркайчан да микрофонга җырламаган. Хәтта Мәскәүнең Чайковский исемендәге залында узган концертында да сәхнәгә микрофонсыз чыккан.

Нишләп микрофонсыз җырлыйсың дигән сорауга:  «Тавышсыз җырчы гына микрофонга өрә», – дип әйтә торган булган.

Җырчы исемен йөрткән фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов журналистларга яңа проект турында сөйләгәндә, җырчылар арасында бүген дә микрофонсыз җырларга җөрьәт итүчеләр бар икән һәм аз түгел, дип белдерде. Тыңлауларга 30 җырчы килгән булган, әле хәзер дә, шалтыратып, катнашу теләге барлыгын әйтәләр ди. 11 апрельдә үтәчәк концертта якташыбыз Альбина Шаһиморатова да катнашачак.

Ваһапов фонды тагын бер зур проектка алынган. 17 мартта Татарстан Фәннәр академиясендә «Ваһапов фестивале һәм татар җыр сәнгате» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрәчәкләр. Бу да тәүге тапкыр оештырыла.

– Әлеге эшкә алынуның сәбәбе дә бар. Соңгы елларда татар эстрадасы турында күп сөйлибез, күп бәхәсләшәбез, әмма төптән уйласаң, безнең җыр сәнгатенең тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән һәм язылмаган да икән. Татар әдәбияты тарихының җиде томы чыкты. Ә татар җырының юк, югыйсә ул милләтне саклап калуда бик зур роль уйный. Шушы проблеманы истә тотып, фәнни конференция үткәрергә булдык. Аңа ихтыяҗ барлыгы да ачыкланды –  29 кеше чыгыш ясарга теләк белдерде. Араларында татар эстрадасы тарихын өйрәнүчеләр дә бар булып чыкты. Фәкать аларны тупларга һәм бу эшне системага салырга гына кирәк икән. Конференция нәтиҗәләре буенча, андагы чыгышларны туплаган махсус җыентык чыгарырга уйлыйбыз, – диде Рифат Фәттахов.

Ул үзе дә конференциядә чыгыш ясарга уйлый. Башта продюсерлык  темасына сөйләргә җыенган булган, әмма бер-ике көн элек башка теманы сайлаган. «Салават һәм Элвин Грей конфликты: фәнни-фәлсәфи караш» дигән темага сөйләргә җыенуын әйтте.


– Монда юридик, әхлакый проблемалар гына түгел, тирән фәлсәфи мәсьәлә дә ята, – диде Рифат Фәттахов.

Хәтерләсәгез: узган ел ахырында Ваһапов фонды «Яңа татар җыры» конкурсы игълан итте. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән үткәрелә. Баштарак конкурс ике номинациядә үтәр дип планлаштырылган иде. Аларга тагын бер номинация өстәлгән булып чыкты. «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры» белән «Иң яхшы аранжировкалаучы»ны ачыклаячаклар. Балалар җыры бик аз килә, бу проблеманың кискенлеген күрсәтә, дип борчылуын белдерде спикер. Соңгы номинацияне исә җырны танытуда аранжировканың роле зур булуын истә тотып өстәгәннәр.

Конкурс шулай ук татар эстрадасын сыйфатлы яңа милли җырлар белән бае­ту максатыннан уза.

– Бик күп авторлар җырларны трафарет буенча гына «суга». Аларны берсеннән берсен аерып та булмый. Шуңа да яңа милли татар җырына ихтыяҗ бар. 30га якын җыр килде. Мин моны аз дип әйтмәс идем, җырларны әле дә кабул итәбез. Озакламый сезгә тәкъдим дә итәчәкбез. Конкурс тәмамланганчы ук бу җырларны җырчыларга биреп, аранжировкалар ясатып яздырырга һәм радио-телевидение аша халыкка танытырга җыенабыз. Әлбәттә, йөзләгән яңа гениаль җыр вәгъдә итмибез, хит булып тарихка кереп калыр­лык затлы 7-8 җыр тудыра алсак, бик зур уңыш булыр иде, – диде фонд директоры.   
Конкурсның йомгаклау концерты ноябрь азагына билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading