16+

“Уен коралларының 80 проценты тузган иде”

2024 елда республикада «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Апас һәм Әлки районнарында мәдәният йортлары барлыкка киләчәк.

“Уен коралларының 80 проценты тузган иде”

2024 елда республикада «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Апас һәм Әлки районнарында мәдәният йортлары барлыкка киләчәк.

Баулы музеен, Яшел Үзән театрын һәм Сарманның балалар сәнгать мәктәбен төзекләндерү көтә. Тәтеш төбәге тарихы музее, Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музее, Алабуганың дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы техник җиһазландырылачак. Алабуга, Чүпрәле һәм Кукмара районнарында исә яңа модель китапханәләр төзеләчәк. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы планнары белән уртаклашты. 

Татарстанда Төрекмәнстан, Кыргызстан, Мексика мәдәният көннәре узачак. Әзәрбәйҗан, Иран, Мисыр һәм Пермь краенда Татарстан мәдәнияте көннәре, шулай ук халыкара һәм төбәкара характердагы башка зур чаралар планлаштырылган.

– Традицион рәвештә безне Сабантуйлар көтә. Быел Көньяк сабантуй, Каспий сабантуе, төрки сабантуй, Бөтенроссия авыл сабантуе, Халыкара шахтерлар сабантуе, федераль сабантуй, Балтыйк буе сабантуе, халыкара Иртыш сабантуе узачак, – дип хәбәр итте Ирада Әюпова 2024 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм федераль мәдәни вакыйгалар уздыруга багышланган брифингта.

Узган ел оештырылган республика районнарының Мәдәният көннәрен быел да үткәрергә ниятлиләр. 

– Безнең көчебез Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлегендә. Гадәттәгечә республикада яшәүче халыкларның бәйрәмнәре югары дәрәҗәдә оештырыла. Аларга һәр халыкның гореф-гадәтләрен тапшыру механизмнары салынган. Былтыр ел үзенчәлекләренең берсе «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсын уздыру иде, аның кысаларында ел дәвамында республика муниципаль берәмлекләренең Мәдәният көннәре узды. Быел да, темасын бераз киңәйтеп, бу күркәм традицияне дәвам итәчәкбез. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җылы хупланды, – диде спикер.

Татарстан Республикасының Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина Казанда федераль дәрәҗәдәге тагын бер проект көтелүен хәбәр итте.  

– 24 апрельдән 27 апрельгә кадәр Казанда "Музей маршрутлары" оештырылачак. Гади тел белән әйткәндә, башкалага ил музейчылары җыела. 2021 елдан бирле эшләп килгән бу тәҗрибә уртаклашу чарасы ниһаять бездә булачак, – диде ул.   

Быел "Мәдәният" илкүләм проектын гамәлгә ашыруның биш еллык циклы тәмамлана. Шушы чорның иң нәтиҗә юнәлеше дип Ирада Әюпова сәнгать мәктәпләренә капиталь ремонт ясауны һәм матди-техник базаларын ныгытуны атады.   

– Күп кенә сәнгать мәктәпләре 5-7 миллион сумлык музыка инструментлары алдылар. Проектка старт бирелгәндә бу төп проблема иде. Ул чорда музыка инструментларының 80 проценты тузган иде. Алар арзан тормый. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә әти-әниләрнең уен коралларын алырга мөмкинлеге юк. Шуңа да алар мәктәптә җитәрлек булырга тиеш, – диде ул. 

Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова исә 19-24 майда Казанда Бөтенроссия китаханәләр конгрессы узачагын әйтеп узды.

26 апрельдә узачак “Мин татарча сөйләшәм” акциясе быел, массакүләм чаралар уздыру кагыйдәләрен исәпкә алып, цирк янында узар дип көтелә.  

Быел «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында «Иҗади кешеләр» проекты ярдәмендә өзлексез белем бирү үзәкләре базасында 1218 белгеч квалификациясен күтәрә алачак. Программада катнашучылар өчен укыту илнең мәдәният өлкәсендә әйдәп баручы югары уку йортларында, шул исәптән Казан дәүләт мәдәният институтында уза. «Цифрлы мәдәният» проекты буенча китап һәйкәлләрен цифрлаштыру дәвам итәчәк. Шулай ук 2024 елда элек төзелгән һәм ачылган виртуаль концерт залларын актив файдалану дәвам итәчәк.

Кайда нинди сабан туе узачак?
Сочида – Көньяк сабан туе, Әстерханда – Каспий сабан туе, Горно-Алтайск шәһәрендә – Төрки сабан туе, Пермь крае, Барда районында – XIV Бөтенроссия авыл сабан туе, Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә – IV халыкара Шахтерлар сабан туе, Йошкар-Олада – федераль сабан туе, Калининградта – Балтыйк сабан туе һәм Омскида – II халыкара Иртыш сабан туе.

Фото: http://kpfu.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading