16+

“Яңа татар җыры” яңа Яхиннарны, Сәйдәшевләрне таба алдымы?

Казанның “Пирамида” концертлар залында "Яңа татар җыры” конкурсының гала-концерты узды. Конкурс 2019 елның октябрендә башланган иде. Ел ярым дигәндә, 347 җыр арасыннан иң-иңнәре сайлап алынып, премиягә лаек дип табылды.

“Яңа татар җыры” яңа Яхиннарны, Сәйдәшевләрне таба алдымы?

Казанның “Пирамида” концертлар залында "Яңа татар җыры” конкурсының гала-концерты узды. Конкурс 2019 елның октябрендә башланган иде. Ел ярым дигәндә, 347 җыр арасыннан иң-иңнәре сайлап алынып, премиягә лаек дип табылды.

Конкурс артистлар арасында түгел, ә эстрада репертуарын яңа һәм сыйфатлы әсәрләр белән баету максатыннан җыр авторлары арасында оештырылды. Ягъни биредә авторлар гына бүләкләнде. Ә җырларны башкаручыларга дипломнар тапшырылды. 

Тамаша “Яңа татар җыры”ның гимны белән башланып китте. Аны халык шагыйре Разил Вәлиев белән данлыклы композитор Резидә Ахиярова язган. Гимнны Алинә Шәрипҗанова белән Иркен Мостафин башкарды.

Сәхнәдә пәйда булган алып баручылар Резидә Сәлахова белән Ришат Әхмәдуллин тамашачыларны конкурсның жюри әгъзалары белән таныштырды.  Алар арасында Разил Вәлиев, Идрис Газиев, Винера Ганиева, Резидә Ахиярова, Рәсим Ильясов, Рәмис Аймәт, Зөһрә Шәрифуллина, Рифат Фәттахов һәм башка танылган шәхесләр бар иде.

Билгеле булганча, әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды. Конкурсның гомуми фонды – 2 миллион 300 мең сум. Рөстәм Миңнеханов концертка үзе килмәсә дә, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов аша теләкләрен юллаган. “Бу конкурс кирәкле вакытта кирәкле урында пәйда булды. “Яңа татар җыры” конкурсы үзен уңышлы, җитди, әһәмиятле, социаль-иҗтимагый һәм милли-мәдәни проект итеп танытты. Бу күркәм иҗади башлангычны хуплыйм, аның дәвамлы булуына ышанам. Яңа җырлар киләчәктә дә туып торсын, ә җырлы халыкның киләчәге бар аның, бар”, - диелә Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.

Иң элек махсус премия лауреатлары бүләкләнде:

1. «Аллага шөкер» җырының авторлары - Гүзәлия Павлова һәм Рауза Хафизова. Башкаручысы – Рәнис Габбасов.
2. “Мәхәббәт сере” җыры авторлары - Илнур Гайниев, Альбина Бәширова. Башкаручысы – Асылъяр.
3. «Ләйлә» җыры авторлары - Базарбай Бикчәнтәев, Зөлфия Нигманова. Башкаручысы – Базарбай Бикчәнтәев һәм “Алпар” төркеме.
4. «Торналар авазы» җыры авторлары - Инсаф Хабибуллин, Фәнәвис Давлетбаев. Башкаручысы - Азат Нургалиев.
5. “Сиңа юллыйм” җыры авторлары - Гаяз Исмәгыйлев, Фәндидә Хәррасова. Башкаручысы - “Караш” төркеме.

Бөтендөнья татар конгрессының махсус премиясе лауреатлары:

1. “Гөнаһлардан беркем азат түгел” җырының авторлары - Рафис Хөснетдинов (Италия) һәм Дилә Булгакова (Башкортстан). Башкаручысы – Рафис Хөснетдинов.
2. “Күгәрчен белән сандугач” җырының авторлары - Флёра Шарипова (Башкортстан) һәм Кыям Курмакаев (Чехия). Башкаручысы – Алсу Әбелханова.
3. “Әткәй гармуны” җырының авторлары
Гөлүзә Зиатдин (Швеция) һәм Сания Ахмәтҗанова (Татарстан). Башкаручысы – Марсель Вәгыйзов.

"Иң яхшы аранжировка” номинациясе. 

Өченче урын (30 мең сум премия): «Гомер буе сине көтәм» җырының аранжировка авторы Ильмир Әзһәмов. Башкаручысы – Азат Абитов.

Өченче урын (30 мең сум премия): «Син минем өчен» җырының аранжировка авторы Альберт Зиятдинов. Башкаручылары – Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина.

Икенче урын (50 мең сум премия): “Таң җилләре» җырының аранжировка авторы Нияз Вәлиев. Башкаручысы – Илгиз Мөхетдининов.

Беренче урын (75 мең сум премия): “Без түгел ул» җырының аранжировка авторы Рәсим Фасыйхов. Башкаручысы – Рәсим Фасыйхов.

“Иң яхшы балалар җыры” номинациясе.

Өченче урын (75 мең сум премия): “Замана балалары» җырының авторлары Раиф Мөхамедрәхимов һәм Ильмира Гыймаева. Башкаручысы – Венера Фасыйхова.

Икенче урын (100 мең сум премия): «Ата каз» җырының авторлары Альбина Имаева һәм Эльмира Шарифуллина. 

Беренче урын (150 мең сум премия): «Җәй кызы» җырының авторлары Роза Якупова һәм Дилә Булгакова (Башкортостан) бүләкләнә. Башкаручысы – Әминә Габидуллина.

"Иң яхшы татар җыры” номинациясе. Өченче урын (100 мең сум премия):

1. «Яле, Казан!» - авторлары Алмаз Хәмзин һәм Марсель Галиев. Башкаручысы – Рөстәм Насыйбуллин.
2. “Яз, яз” җыры, авторы Алмаз Юнысов. Башкаручылары – Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Аурика Палий.
3. “Яңа айның туган чагы” - авторлары Мурат Гайсин һәм Гөлфия Шакирова. Башкаручысы – Артур Шөгаепов.
4. “Сердәшем” җыры, авторлары Азат Хәлимов, Ринат Мөслимов. Башкаручысы - “Премьер” төркеме.
5. “Яратып йөрим сине” - авторлары Фәрит Хатипов, Дамир Гарифуллин. Башкаручылары – Алинә һәм Азат Кәримовлар.         

“Иң яхшы татар җыры” номинациясе. Икенче урын (150 мең сум премия):

1. «Сүз әйтмәгез ялгызларга” җырның авторы Зифа Нагаева. Башкаручысы – Рәнис Габбасов.
2. “Көзләрдән юату эзләмә» җырның авторлары Тамчы Камаева, Равилә Шайдуллина. Башкаручысы – Тамчыгөл.
3. “Әнкәй, мин еламыйм” - авторлары Гүзәлия Павлова, Венер Фәттахов. Башкаручысы – Гөлсирин Абдуллина.
4. «Имән» җыры, авторлары Зөлфия Тахаутдинова, Айдар Хәлим. Башкаручысы – Максут Юлдашев.
5. «Ышанам» җыры авторлары Азат Кәримов, Гөлфия Шакирова. Башкаручылары – Алинә һәм Азат Кәримов.

"Иң яхшы татар җыры” номинациясе. Беренче урын (200 мең сум премия):

1. “Татар, Алга!” җырының авторлары - Артур Исламов, Булат Ибраһимов. Башкаручылары – Артур Исламов һәм Руслан Сафин. 
2. «И, йөрәгем!» Гөлназ Закирова көе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин сүзләре. Башкаручысы – Илһам Вәлиев.

Беренче урынга лаек булган җырларның берсе классик стильдә, икенчесе рок һәм альтернатив музыка элементларын үз эченә алган. Гөлназ Закирова “И, йөрәгем!” җырын Роберт Миңнуллин вафатыннан соң язган. “Шигырьне Инстаграмда күреп алдым. Башта еладым, аннары музыкасы туды”, - ди Гөлназ. Премия Роберт абыйның тормыш иптәше Клара ханымга тапшырылды. Концертта яңгыраган “И, йөрәгем” җыры Роберт абыйның рухына дога булып ирешсен иде.

Сүз уңаеннан, беренче урынга лаек булган ике автор да үзара туган булып чыкты. Сүз Гөлназ Закирова (танылган композитор Илгиз Закиров кызы) белән Артур Исламов турында бара. Бу оештыручылар өчен дә көтелмәгән яңалык булган.

Концерт ахырында сәхнәгә Р.Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов чыкты. “Мин сөенечле һәм дулкынландыргыч хисләр кичерәм. Мөхтәрәм президентыбыз Рөстәм Миңнеханов “Яңа татар җыры”н даими итү турында карар кабул иткән. Бик зур рәхмәт аңа. Проектның дәвамлы булуы безне сөендерә. Үз эшеңә югары бәя бирү безнең өчен бик зур дәрәҗә, бәя һәм шул ук вакытта бик зур җаваплылык. Димәк, алда безне яңа конкурс, яңа җырлар көтә! Татар җыры дәвам итә!” - диде ул.

Концертта алып баручылар яңа Яхиннар, яңа Сәйдәшевләр табу максаты турында әйткән иде. Барысы да булмаса да, араларында лаеклы һәм көчле авторлар булды. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading