16+

“Язучылар укымый, яза гына” ("Казан утлары"на - 100 яшь)

Быел “Казан утлары” чыга башлауга 100 ел тулды. “Казан утлары” – әдәбиятыбызның бүгенге торышын билгели, милләтебезнең киләчәгенә юл яра торган журнал. Аның 100 еллык юбилеее уңаеннан, журналның баш мөхәррире урынбасары, язучы Вакыйф абый Нуриев белән әңгәмә кордык.

“Язучылар укымый, яза гына” ("Казан утлары"на - 100 яшь)

Быел “Казан утлары” чыга башлауга 100 ел тулды. “Казан утлары” – әдәбиятыбызның бүгенге торышын билгели, милләтебезнең киләчәгенә юл яра торган журнал. Аның 100 еллык юбилеее уңаеннан, журналның баш мөхәррире урынбасары, язучы Вакыйф абый Нуриев белән әңгәмә кордык.

– Вакыйф абый, “Казан утлары” журналы бүген нинди ул?
– Нәкъ уставтагыча, тышлыктан соң килә торган битендә язылганча, “Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал”.

– 100 ел эчендә журнал үзгәрдеме, ничек уйлыйсыз?
– 100 ел шактый зур чор бит инде! Тулы бер гасыр! Ул вакыт аралыгында дөнья да, кешеләр дә, әдәбият та үзгәрде. Журнал гына үзгәрмичә кала алмый. Үзгәрде, әлбәттә!

– Бүген журналның төп укучысы кем? Язучылар үзләре түгелме?
– Язучылар үзләре укымый. Бер-берсенең әсәрләре белән кызыксынмыйлар. Бүген язучы яза гына белә. Хәзерге көндә безнең укучыларыбыз – авылдагы урта һәм өлкән буын. Нигездә шулар укый.

– Язучылар белән эшләү авырмы? Көйсезләнгән чаклары күп буламы?
– Бик авыр! Язучылар төрле алар. Кемнәрдер һәр сүзе өчен көрәшә. Монысы бик әйбәт! Заманында Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев һәр сүз өчен көрәшкән, редакция хезмәткәрләре фәкать үзләре белән сөйләшеп, әсәрне төзәткән. Шундый язучылар да бар: әсәрне кыскартырга дип кире бирәм, “Юк, юк! Үзең кыскарт”, – диләр. Аннары баш ватып утырасың кайсы җирен кыскартыйм икән, бу җирен төшереп калдырсам, сүзе булмасмы, дип. “Үзегез кыскартыгыз. Чыксын гына!” – дип әйтүчеләр дә бар. Камил Кәримовның сөйләгәне истә. Бер авторның әсәрен укып чыккач:  “Ахыры юк, тәмамлап бетереп китер инде”, – дип кире бирмәкче булган. “Әй, үзегез тәмамлагыз инде шунда” дип җавап кайтарган теге язучы.

– 100 еллык уңаеннан нинди чаралар әзерләдегез?
– Иң зур чара – 25 апрельдә Камал театрында узачак әдәби-музыкаль кичә.  Журналның юбилей саны чыгып җитәргә тиеш. Көтәбез. Анда 100 ел эчендә чыккан әдәби әсәр үрнәкләренең бер өлешен бирәбез. Моны укучылар бер гасыр эчендә әдәбият нинди үзгәрешләр кичергәнен күзалласын өчен эшләдек. Аннары “Татар китабы йорты”нда “Казан утлары”ның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылачак. Шулай ук Равил Фәйзуллин белән Ландыш Әбүдәрова бик тырышып альбом әзерлиләр. Анда редакция, язучылар тормышыннан фотосурәтләр урын алачак. Татарстан Фәннәр академиясендә заманында “Казан утлары”на фатихасын биргән Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан халыкара конференция дә көтелә. Юбилей бит ул ел дәвамында бара. Шуңа чаралар бетеп тормый. Мәктәпләрдә, районнарда очрашулар булыр дип көтелә.

– Әсәрләргә кытлык юкмы?
– Аллаһка шөкер, юк. Үзгәртеп кору елларыннан соң – 90нчы еллар азагында берара бушлык булып торган. Язучылар әле яңа системага кереп, ә искесеннән чыгып җитмәгән. Ә хәзер кытлык юк – портфелебез мул. Сәбәбе – бик дәрәҗәле конкурслар узды. Татарстан Президенты каршындагы туган телне  саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән бергә Язучылар берлеге үткәргән бәйге – шуларның иң зурысы. “Казан утлары”ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да шул комиссиянең әгъзасы. Ул бәйге күпмедер дәрәҗәдә безнең базада да үтте. Дәрәҗәле бәйге, премияләре дә яхшы иде. Ул бәйге безгә шактый гына әсәрләр бирде.
Үзебез дә ел саен конкурслар үткәреп торабыз. Соңгы елларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына – “Илең турында уйла”, “Аһ, туган каумем газиз!”, Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә “Шифалы куллар” бәйгеләре узды. Хәзер Республикабызның “Татарча көрәш” федерациясе белән бергә “Мәйдан – батырлар өчен!” дип аталган конкурс үткәрәбез. Менә болар безгә бик нык ярдәм итә, әсәрләр ташкын булып килә. Алар журналыбызны сугарып тора торган чишмәләр.

– Сыйфаты ягыннан андый әсәрләр ничек соң? Бәйге өчен бармактан суырып язылган дигән тойгы калмыймы? Әллә конкурс өчен булгач, сыйфатлырак итеп язалармы?
– Төрлесе бар. Кайберләре йөри-йөри дә конкурсның соңгы көнендә генә китереп бирә. Күренеп тора – ашыгып язылган, алдан ук кайгыртмаган. Җиңү, премия алу теләге белән янып язылган камил әсәрләр дә бар. Андый әсәрләр журналның да дәрәҗәсен күтәрә.
Әдәбиятның киләчәген кайгыртып, ул конкурсларны мәктәп балалары арасында да үткәрәбез. Аларга да премияләр тапшырабыз.

– Бер ел элек кесәгә сыярлык кечкенә китаплар да чыгара башладыгыз. Аларга әсәрләрне ничек сайлап аласыз?
– Моның берничә критерие бар. Иң беренче чиратта, әсәр укыла торган, әйбәт булырга тиеш. Икенчесе – моңа кадәр әле китаплары басылмаган, Язучылар берлегенә дә кермәгән сәләтле каләм ияләренә булышу. Күбрәк шундыйларга игътибар итәбез. Китаплар чыгару – “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте идеясе. Аның булышлыгы белән эшләнә. Шул сериядән инде 11 китап дөнья күрде. Укучылар кесә китапларын бик җылы кабул итте. Менә хәзер дә бер китапны әзерләп бетердек. Бүген-иртәгә типографиягә төшәргә тора.

– Башка авторларның әсәрләрен тикшереп, үзегезгә язарга вакыт каламы соң?
– Калмый дип әйтсәм, оят булыр. Бу язучыны аклый торган сүз түгел. Миңа, киресенчә, әдәби мохиттә эшләү иҗат итәргә этәргеч бирә. Язу – өстәл артына утырып, сүзләрне кәгазьгә тезү генә түгел бит. Минем өчен иҗат – күпкырлы процесс: күзәтү, уйлану, туплау, эшкәртү, өстәлүләр – болар барысы да каләмгә үрелгәнче баш мие тарафыннан башкарыла.
________________________________________________
Аның турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дип язган:
“Барыбызга да мәгълүм, “Казан утлары”ның төп максат-миссиясе – озын-озак еллар буе имгәтелеп, бөтен дөньяга сибелеп-чәчелеп килгән әдәби-мәдәни һәм рухи мирасыбызны бергә җыю, аларны бөртекләп туплау. Җитди, тирән һәм мәгънәви эчтәлекле яңа әдәби әсәрләр тууына булышлык итү дә, яшь талантларны барлау, тәрбияләп үстерү кебек үтә мөһим эшләр дә – бердәнбер әдәби журналыбызның изге бурычыдыр. Иң олы уртак максатыбыз – бу гаять четерекле чорда халкыбызны, аның телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү”.
Апрель, 2012 ел. (“Казан утлары” журналының 90 еллык юбилее белән котлау текстыннан).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading