16+

Җырың белән бәхетле син, Нәфкать!

«Моңлы бала бәхетсез була, диләр. Ә син җырың белән бәхетле бул, балам!» Заманында Хатирә апаның улы Нәфкатькә әйткән бу теләкләре кабул булган. Нәфкать Нигъмәтуллинның чыннан да халыкның яраткан җырчысы икәненә инану өчен, шушы көннәрдә аның филармониядә барган концертларына агылган халыкны күрү дә җитә. Нәфкатьнең программасы елдан-ел байый бара. Бу юлы...

«Моңлы бала бәхетсез була, диләр. Ә син җырың белән бәхетле бул, балам!» Заманында Хатирә апаның улы Нәфкатькә әйткән бу теләкләре кабул булган. Нәфкать Нигъмәтуллинның чыннан да халыкның яраткан җырчысы икәненә инану өчен, шушы көннәрдә аның филармониядә барган концертларына агылган халыкны күрү дә җитә. Нәфкатьнең программасы елдан-ел байый бара. Бу юлы да ул мәгънәле җырлардан тупланган. Якты дөньядан үзе артыннан биш баласын да алып киткән әнисе Хатирә апаны да, быел гына вафат булган әтисе Тимергали абыйны да, туганнарын да искә алды җырчы. Ә инде халыкның Нәфкатьне яратуы аларның алкышларыннан күренеп тора. Залда күзләре яшькә төренгән ак яулыклы әбиләрнең: «Бигрәк моңлы булган шул!» - дигән сүзләре ишетелгән икән, бу тамашачының җырчыга үз бәһасе.
Нәфкать коллективына да берсеннән-берсе талантлырак яшьләрне туплаган. Театр училищесында Инсаф Абдулла укыткан укучылар да концертны үзләренең юморлары белән баетты.
Быелгы концерт Нәфкать өчен аеруча истәлекле булды. Аңа, Президент Указы нигезендә, «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. «Татнефть» ААҖ җырчыга автобус тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading