16+

“Җыр базары Самосырово чүплеген хәтерләтә...”

“Яңа татар җыры” бәйгесенең өченче сезоны старт алган. “Конкурса хезмәтләрне кабул итү башланды, ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак. Ә Гала-концерт 18 март көнне “Пирамида”да узачак. Әйбәт җырлар тиз тумый, ләкин соңгы вакытта чыккан җырларыбыз халык арасына кереп бара. Шунысына сөендем: апрель аенда Тукайга багышланган чарада биш яңа җыр яңгырады, шуларның өчесе безнеке иде”, - ди Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

“Җыр базары Самосырово чүплеген хәтерләтә...”

“Яңа татар җыры” бәйгесенең өченче сезоны старт алган. “Конкурса хезмәтләрне кабул итү башланды, ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак. Ә Гала-концерт 18 март көнне “Пирамида”да узачак. Әйбәт җырлар тиз тумый, ләкин соңгы вакытта чыккан җырларыбыз халык арасына кереп бара. Шунысына сөендем: апрель аенда Тукайга багышланган чарада биш яңа җыр яңгырады, шуларның өчесе безнеке иде”, - ди Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Р.Ваһапов фонды яңа сезонга бер кочак яңалык әзерләгән. Бүген бу хакта Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов журналистларга сөйләде. Аралашу, һәрвакыттагыча, Казан шәһәрендәге затлы биналарның берсендә узды.

“Әйбәт җырлар тиз тумый”
Беренчедән, “Яңа татар җыры” бәйгесенең өченче сезоны старт алган. Бу – иң бәхәсле, халыкта каршылыклы фикерләр уяткан проектларның берсе. Рифат Фәттахов сүзләренчә, Татарстан Президенты бәйгене дәвам итү идеясен хуплаган һәм тиешле чаралар кабул итүне йөкләгән. 

“Конкурса хезмәтләрне кабул итү башланды, ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак. Ә Гала-концерт 18 март көнне “Пирамида”да узачак. Әйбәт җырлар тиз тумый, ләкин соңгы вакытта чыккан җырларыбыз халык арасына кереп бара. Шунысына сөендем: апрель аенда Тукайга багышланган чарада биш яңа җыр яңгырады, шуларның өчесе безнеке иде”, - диде Рифат Фәттахов. Бәйгенең максаты – җиңгән җырларны халыкка таныту, популярлаштыру.

“Яңа татар җыры” бәйгесенең жюри рәисе – Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. “Җыр шикелле кеше күңеленә үтеп керә торган башка жанр юк. Җырны машинада да, аш бүлмәсендә дә тыңлыйлар. Хәтта татарча белмәгәннәр дә аны тыңлый. Җыр базары бүгенге көндә Самосырово чүплеген хәтерләтә, нәрсә генә юк анда! Радио һәм телевидениегә мәгънәсез сүзле җырларны кабул итәләр. Мин – ТНВ каналы җитәкчесенең киңәшчесе буларак, җыр сайлау буенча киңәш бирәм, ләкин колак салучы гына юк. Үзешчән җырчыларның артуы сөендерә. Бервакыт Салават Фәтхетдинов турында “халык мәхәббәтен яулаган бик әйбәт үзешчән җырчы” дидем. Шушы сүземә үпкәләүчеләр булган. Үзешчән җырчы начар сүз түгел бит ул. Салават үзе дә “мин – профессиональ җырчы түгел, мин – җырлаучы” ди. Рифат Фәттаховның фантазиясенә шаккатам, ул күп төрле проектлар уйлап чыгара һәм һәркайсын уңышлы гына алып бара. Рәшит Ваһаповка һәйкәл куюны гына алыйк. Бу – Ваһаповка гына түгел, татар җыр сәнгатенә һәйкәл кую”, - диде Разил Вәлиев.

Беренче тапкыр үткәрелгән бәйгедә танылган автор-башкаручы Тәслимә Низаминың җырларына уңышлы бәя бирелмәсә, узган ел берьюлы ике җыры җиңүгә лаек булган. “Башта Рифат Фәттаховка бик ачуланган идем. Гомумән, Ваһапов фондына чиләк-чиләк пычрак түктеләр. Ә мин, шуңа да карамастан, ике җырымны бирдем. Һәм бу җырларга хокукларымны калдыруымны сорадым. Авторлар һәм җырны башкаручы җырга хокукларын югалтмый. Җырны җырларга рөхсәт, бары тик сатырга гына ярамый. Мин бу бәйгене ришвәт бирми торган иң гадел бәйге дип саныйм. Безнең пенсия белән ришвәт бирү мөмкин түгел”, - ди Тәслимә Низами.

Узган ел җиңгән “Бер җылы сүз” җырын Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов башкарды. Рифат Фәттахов бу җырны ишетүгә үк аның Раязга туры киләчәген тойган. “Һәр җырчының матур җыр башкарасы килә. Миңа шушы проект аша матур җыр башкарырга насыйп булды. Рифат Әхмәтович тәҗрибәле продюсер булгач, аның тәкъдимен бик теләп кабул иттем. Бу проектта балалар номинациясендә кызым да катнашты. Әлеге проект балаларга татар телен өйрәтүдә дә үз өлешен кертә”, - ди Раяз.

Бәйгенең премиаль фонды үзгәрешсез калган – 2 млн. 400 мең сум. Беренче урынга – 200, икенче урынга – 150, өченче урынга – 100 мең сум акча каралган. Рифат Фәттахов авторларга мөрәҗәгать итеп, җырларны соңгы көнгә калдырмаска, вакытында юлларга киңәш итте. Шуны да әйтергә кирәк, бәйгедә җиңү яулаган җырларга киләчәктә клиплар төшерү дә планлаштырыла. 

“Рәшит Ваһапов ярдәм итте”
Ваһапов фонды зурдан кубып “Казанда Шәрык базары” Халыкара төрки эстрада фестиваленә әзерләнә. Аның Гала-концерты 27 октябрьдә “Пирамида”да узачак. Фестивальдә Россиянең 20 төбәгеннән килгән башкаручылар чыгыш ясаячак. Махсус кунаклар – Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Эльбрус Джанмирзоев һәм “Ялла” төркеме.

“Ялла” төркеме җырчысы Фарух Закировны тоту бик кыен, ул дәрәҗәле кеше, вакыты бик тыгыз. Аның белән сөйләшү өчен махсус Ташкентка бардым. Һәм шунда да миңа Рәшит Ваһапов, аның истәлеге ярдәм итте. Анда безнең якташыбыз Алиәскәр Фәтхуллин яши. “Фарух минем якын дустым”, - дигән сүзе истә калган. Аңа шалтыраттым да, Фарух белән очрашу оештыруын сорадым. Фарух безне бик җылы каршы алды, чын күңелдән кунак итте. Ул - акыллы, тәрбияле кеше, аның белән сөйләшү җайлы булды”, - ди Рифат Фәттахов.

Фестивальнең максаты – Россия халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россиянең халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү.

Ике елга бер!..
Ваһапов фестивале быел 19нчы сезонга аяк баса. Аның үзенчәлеге шунда – быел “Ваһаповфест” яшь башкаручылар бәйгесе булачак. Билгеле булганча, әлеге бәйге ике елга бер тапкыр оештырыла. Ул “Академ вокал”, “Халыкчан башкару”, “Эстрада җыры”, “Вокаль ансамбль”, “Инструменталь башкару” номинацияләрендә үткәрелә. Гаризаларны кабул итү ноябрьдә башлана. Гала-концерт 15 майда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узар дип көтелә.

“Ничә елдан соң да таныдылар”
Ваһапов фондының зур шау-шу уяткан тагын бер проекты – “Халык җәүһәрләре”. Билгеле булганча, башта ул Казанда үткәрелде, аннары проект тирә-як шәһәрләрдә тәкъдим ителде. “Әлегә ул Ваһапов фестивале проекты булып бара, ә киләчәктә аны милли-мәдәни фестиваль итеп чыгарырга телибез”, - ди Рифат Фәттахов.

“Халык җәүһәрләре” геройларының туган якларында концертлар кую планлаштыра. Әйтик, 24 сентябрьдә – Шамил Мостафинның туган ягы Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда, 26 сентябрьдә – Рисәнә Мостафинаның туган ягы Сабада, 27 сентябрьдә – Ильмира Заһидуллинаның туган ягы Арчада, 29 сентябрьдә – Резидә Хөсәенованың туган ягы Буада, 1 октябрьдә – Гөлнәзирә Талипованың туган ягы Мамадышта, 2 октябрьдә – Азат Нургалиев һәм Инсаф Хәбибуллинның туган ягы Актанышта, 3 октябрьдә – Миргаяз Шәрәфиевның туган ягы Азнакайда “Халык җәүһәрләре” концерты узачак. 7 октябрьдә исә Казанда өстәмә концерт булыр дип көтелә.

“Без гомер буе халык алдында җырладык. Микрофонны белмәдек. Җырлаган өчен бер тиен дә алмадык. Мәдәният өлкәсендә эшләгән бик күп талантлар акчасыз калды, чөнки алар кирәк өчен халык алдында чыгыш ясады. Ә Рифат Әхмәтович безне, чынлап та, зурлады. Яшь вакытта мондый ярдәм булмады. Без “Халык җәүһәрләре” концертында тамашачыга милли моңны җиткерергә тырыштык. Барыбызны да җылы кабул иттеләр. Концертны оештыручылар да безгә карата игътибарлы булды, акчасын да түләделәр. Шунысы сөендерә: ничә елдан соң да безне таныдылар”, - ди Рисәнә Мостафина.

“Җәүһәр – нинди генә асылташ булса да, аны ялтыратып тормасаң, ул үз кыйммәтен югалта. Бу проектны халык бик нык күтәреп алды. Яз көнендә чәчәк аткан проект хәзер җимешләрен җыярга районнарга чыга. Җимешләре ачы яки татлы булырмы – анысын команда үзе генә белә. Эш шунда: халык проектны үзенеке итеп кабул итте, ләкин аны тотып тора алырмы? Һәр җәүһәр чыккан төбәктә концертлар булачак. Гомерен районга багышлаган үзешчәннәрне күтәреп алырлармы, ярдәм кулын сузарлармы?” – ди проектның сценарий авторы һәм алып баручысы Динә Латыйпова.

Аның сүзләренчә, проектта районнар арасында үзенә күрә бер ярыш та бара. “Мин үзем дә туган ягым Буа ничек каршы алыр икән дип дулкынланам. Башкалар да борчыладыр дип уйлыйм. Былтыр башланган чараның дәвамлы булуын, җәүһәрнең җәүһәр булып калуын теләр идем”, - диде Динә ханым. Аңа җавап итеп Рифат Фәттахов: “Хәзерге вакытта ТР Мәдәният министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла. Киләсе ел башыннан һәр төбәктә конкурслар үткәрә башларга исәп. Чынлап та, безгә башка талантлы үзешчәннәрне тәкъдим итүчеләр шактый. Халык җәүһәрләре милли мәдәниятне саклап калуда бик зур роль уйный”, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading