16+

«Йөрәгем күтәрә алмас»

Кем ничек таныла бит сәхнәдә - кемдер гадәти булмаган тәхәллүс белән колакка керә, кемдер репертуарны төп коралга әверелдерә, кемдер һәркемнең теше үтмәслек үрне буйсындыруы белән күңелләрне яулый белә. Скрипкачы кыз Иркә ГАЙНЕЛМӨХӘММӘТОВАны соңгылары исемлегенә кертергә кирәктер. Ул - сәхнәне тере музыка белән яулаган, аннан инде акрынлап җырчы-композиторлык сәләтен күрсәткән кыз.

«Йөрәгем күтәрә алмас»

Кем ничек таныла бит сәхнәдә - кемдер гадәти булмаган тәхәллүс белән колакка керә, кемдер репертуарны төп коралга әверелдерә, кемдер һәркемнең теше үтмәслек үрне буйсындыруы белән күңелләрне яулый белә. Скрипкачы кыз Иркә ГАЙНЕЛМӨХӘММӘТОВАны соңгылары исемлегенә кертергә кирәктер. Ул - сәхнәне тере музыка белән яулаган, аннан инде акрынлап җырчы-композиторлык сәләтен күрсәткән кыз.


Җырчылар концертларында Иркә скрипкасы белән чыкса, бел дә тор - аны алкышка күмәчәкләр. Аның импровизацияләре дә, гадәти җырларга кушылып уйнавы да, үз-үзен тотышы да үзенчәлекле. Үзенчәлекле, чөнки ул беркемне дә кабатламый.
- Мин 1997 елны Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем, - дип башлады сүзен Иркә. - Шамил Монасыйпов классында скрипка бүлегендә укыдым. Тумышым белән үзем Түбән Кама шәһәреннән, гаиләдә ике бала үстек, абыем миннән биш яшькә олы. Бәләкәйдән концертларда йөрдем. Әнием, һөнәре буенча пешекче булса да, бик матур җырлый, кубызда уйный иде. Әтием баян, гармун, гитара, скрипка кебек уен коралларының барысын да үз итә. «Сандугачлар оясы» дигән гаилә фольклор ансамблебезгә хәтта халык исемен дә бирделәр. Музыкага сәләтем кечкенәдән күренде: сәхнәгә ике яшьтә биергә, өч яшьтә җырларга чыктым.
- Ике-өч яшьлек вакытыңа кадәр исем кушу тарихын сикереп үттек, кем сайлаган сиңа шундый исемне? Кемнәрдер бит аны тәхәллүс дип уйлый.
- Әтием мин карында вакытта да Иркә көткән. Әниемә дә әлеге исем ошаган. Ул минем тәхәллүсем дип уйлаучылар да булгандыр. Кайчан эстрадага кергәнемне әйтә дә алмыйм, мин гел шунда идем бит инде. Әтием гомер буе «Ләззәт» вокаль-инструменталь ансамблендә чыгыш ясады, хәзер әлеге ансамбльнең 35 еллык тарихы бар. Мин үзем күбрәк биюгә тартылган идем, әмма әтием скрипкага юнәлтте. Бәләкәйдән әллә ни күңел тартмаса да, тора-бара ул җан дустыма әйләнде дә куйды.
- Бездә, гадәттә, сәхнәдә баян-гармун белән танылалар. Син урау юл сайлагансың димме...
- Казан консерваториясенең икенче курсында укыганда миңа Вил Усмановның клавишнигы килде. Шундый җырчы белән хезмәттәшлек итәсең киләме, ди. Мин репетициягә киттем. Беренче репетиция вакытында ук аның иҗатын ошаттым - Вилдә кабатланмый торган стиль бар. Шулай итеп хезмәттәшлек тә итә башладык. Хәзер инде бергә эшләвебезгә - 12 ел. Вил җырчы буларак профессионаллыкны хөрмәт итә, кеше буларак та кешелекле шәхес. Ул төрле шартларда да үзен тота белә, мин тыныч күңел белән эшлим. Аның концертларында күреп алып, башка җырчылар да үзләренә чакыра башлады.
- Әмма һәр корабның үз юлы дигәндәй - сиңа да, бәлки, үзеңнең юлың турында уйларга вакыттыр?
- Аерым гына эшләү турында уйлаганым да юк. Сольный концерт булдыру артыннан йөри башласам, йөрәк түзмәстер. Бергәләп эшләү күпкә җиңел.
- Моңа гаиләле хатын-кыз булу да тәэсир итәдер?
- Тормыш иптәшем Марат белән дә спортзалда танышкан идек. Мин бит музыкадан тыш спортка мөкиббән кеше. Марат белән бадминтонда парлап уйнадык. Уеннан соң, сүз иярә сүз чыгып, аралашып киттек. Өй айдан соң никах та укыттык. Ул үзе дә консерватория тәмамлаган кеше, әмма укуны тәмамлауга эшмәкәрлеккә кереп китте. Әлбәттә, музыка тармагындагы кешегә гаиләне саклау кыен. Гаилә дә, музыка да фәкать үзенә генә игътибар булуны ярата.
- Марат үзе дә «ерак төшмәгән алма» булгач, гастрольләргә, төнге чыгышларга сабыр карыйдыр?
- Хәзер безнең улыбыз Булатка өч яшь. Бала белән өйдә утырганда Марат миңа ни дәрәҗәдә сәхнә җитмәгәнен яхшы аңлады. Гастрольләргә дә тыныч карый. Мин аңа ышанган кебек, ул да миңа ышана - арага аңлашылмаучанлыкны кертмәскә тырышабыз. Аннан мәхәббәт хөрмәт булганда гына яши ала.
- Әмма гаилә мәшәкатьләре барыбер хатын-кызга күбрәк төшә бит. Ничек өлгерәсең?
- Авыз тутырып, өлгерәм, дип әйтә алмыйм инде. Үз йортыбыз белән торгач, хуҗалык эшләре шактый. Аннан мин музыкант дип кенә баланы да икенче планга куясы килми - аны да шәхес буларак үстерергә кирәк. Миңа якында гына торучы каенанам булыша.
- Син бүген үзеңне музыкант һәм кеше буларак таптым, дип әйтә аласыңмы?
- Үзем язган 6-7 җыр бар. «Әнкәй» дигән җырым беренчесе. «Хуш, мәктәбем», «Кайт, иркәм» дигәннәрен тамашачыга ирештердем. Скрипка белән танылырмын дигән максат юк иде. Әмма ул үзеннән-үзе минем язмышка үрелеп китте. Үземне таптым дип әйтә алам. Әмма камиллекнең чиге юк.
- Димәк, киләчәк бәхете скрипка белән бәйле?
Башта әйбәт әни булырга, аннан соң гына иҗади мәйданда булачакмын. Балалар бәхетенә кинәнеп, тулы гаиләдә гармониядә яшәргә язсын. Скрипкадан аерылмыйча, музыкант буларак, кешеләрнең күңелләре кайтмаслык итеп эшли алсам ярар иде. Спорттан да ерагаясым килми. Бик тә биергә яратам. Ә болай мин үз алдыма әллә нинди максатлар куеп яшәмим. Булганына канәгатьмен. Ә яшәү - үзе бәхет.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading