16+

«Йөрәк телгәләнгәндә дә артистка елмаерга кирәк»

Гөлшаһидә Сәлахова Б.Сәлаховның «Яр» спектаклендә Хатын ролендә. Театр училищесын тәмамлау белән яшьләрнең күбесе Казанда калу турында хыяллана. Ә Гөлшаһидә Сәлахова Тинчурин исемендәге театрга билгеләнүенә карамастан, үз теләге белән Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә китеп бара. Бүген без Татарстанның атказанган артисты белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырабыз. - Гөлшаһидә, сезнең артист булып...

«Йөрәк телгәләнгәндә дә артистка елмаерга кирәк»

Гөлшаһидә Сәлахова Б.Сәлаховның «Яр» спектаклендә Хатын ролендә. Театр училищесын тәмамлау белән яшьләрнең күбесе Казанда калу турында хыяллана. Ә Гөлшаһидә Сәлахова Тинчурин исемендәге театрга билгеләнүенә карамастан, үз теләге белән Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә китеп бара. Бүген без Татарстанның атказанган артисты белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырабыз. - Гөлшаһидә, сезнең артист булып...

Гөлшаһидә Сәлахова Б.Сәлаховның «Яр» спектаклендә Хатын ролендә.

Театр училищесын тәмамлау белән яшьләрнең күбесе Казанда калу турында хыяллана. Ә Гөлшаһидә Сәлахова Тинчурин исемендәге театрга билгеләнүенә карамастан, үз теләге белән Минзәлә татар дәүләт драма театрына эшкә китеп бара. Бүген без Татарстанның атказанган артисты белән укучыларыбызны якыннанрак таныштырабыз.

- Гөлшаһидә, сезнең артист булып китүегездә кемнең йогынтысы булды?
- Мин авылда, гади колхозчылар гаиләсендә үстем. Әнием бик матур җырлый иде. Мин кечкенә чакта безнең өйдә телевизор да юк иде. 3-4 яшьләр булгандыр, тимер кровать башына менеп утырып, өчәр сәгать радиодан барган спектакльләрне, концертларны тыңлап утырганымны хәтерлим. Мәктәптә укыганда мин инде «бәләкәй әртист» булдым. Укытучыбыз Асия апа, миндә, татар теле һәм әдәбиятка гына түгел, сәнгатькә дә мәхәббәт уяткандыр, мөгаен. Искиткеч көчле укытучы иде ул. Төрле кичәләрдә, язучыларның әсәрләрен, шигырьләрен сөйләгәндә, Асия апаның мине: «Чын артистлар кебек сөйләдең», - дип мактап җибәрүләре артист булу ниятемне тагын да көчәйткәндер. 9‑10 нчы сыйныфларда мин инде спектакльләрдә катнаша башладым. Безнең Актанышта сәнгатькә караш бик яхшы бит. Анда ел саен һәр авылда спектакльләр куеп, районда чыгыш ясыйлар. Менә шунда миңа игътибар иттеләр дә инде. Театр училищесына барырга тәкъдим иттеләр. Мин анда беренче елны конкурстан үтә алмадым. Актаныш районының сәнгать бүлеге мөдире Минзәлә театрына барырга тәкъдим ясады. Минзәләдә ике ел эшләгәннән соң тагын театр училищесына укырга киттем.

- Беренче ролегез ничегрәк истә калган?
- Театр училищесында укытучыларым Рабит Батулла һәм Шамил Бариев булды. Шамил абый безнең белән Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасын куйды. Мин анда Галиябануның әнисен Галимәбануны уйнадым. 1989 елның декабрь аенда без бу спектакль белән Горький шәһәренә бөтен ил театр училищеларының фестиваленә бардык. Ун көн буе ул фестивальдә бөтен СССРдан җыелган театр студентларының спектакльләре барды.

- Уйнаган рольләрегезнең холкы үзегездә дә калмыймы? Үзегез уйнаган кайсы хатын‑кыз роле сезне сокландыра?
- Мин, үземә роль биргәннән соң, бу образ турында көн‑төн уйлана башлыйм. Спектакль эшләү дәверендә дөнья мәшәкатенә, кирәкмәгән ыгы-зыгыларына игътибар итмәс булам. Кешеләр белән аралашудан, сөйләшүдән тыелам, бөтенләе белән диярлек шул образда калам. Артистның бит аның эш сәгате юк. Образ аның башында һәм ул тәүлекнең 24 сәгатендә дә эшләп тора. Менә шулай булгач, спектакль чыкканга кадәр син, әлбәттә, образыңның холкы белән яши башлыйсың. Миңа һәрчак уңай рольләр уйнарга туры килә. Аларның һәрберсенең ниндидер күләмдә сокландыра торган яклары бар. Мәсәлән, мин Ризван Хәмиднең «Хан кызы»нда дала кызы Язгөле һәм шул ук вакытта Сөембикәне уйнадым. Язгөле образына ничек сокланмыйсың, илен яклар өчен үлемгә бара бит ул.

- Үзегезнең мөмкинлекләрегезне режиссер ачып бетерә алды дип уйлыйсызмы?
- Артистның мөмкинлеге эшләгән саен арта гына бара. Күбрәк уйнаган саен, аның яңа яклары ачыла. Артист, пычкы кебек бит ул, кискән саен үткенләнә, ялтырый, уйнап кына тора, ә кисмичә эшсез ятса, ул күгәрә. Ә минем үземнең көчле шәхесләрне, тарихи әсәрләрдән, классикадан рольләр, көчле драматургларның әсәрләрендә уйныйсым килә. Шундый әсәрләрдә генә артист үзен күрсәтә, ача ала.

- Артист кешегә күңелсез хәлләрдән соң да тамашачы каршына чыгарга туры килә. Шундый мизгелләр булдымы?
- Ничек булмасын. Мин үзем әле яңарак кына туган баламны әбисенә калдырып, 33 көнгә гастрольгә чыгып киттем. Күкрәктән дә аерылмаган иде әле кызым. Күземдә яшь, ә миңа комедиядә уйнарга кирәк. Әнием вафат булгач, берничә көннән Төмән өлкәсенә гастрольгә киттек. Әниемнең җидесендә дә була алмадым. Гастрольдән соң өйгә кайтып кергәндә, туганнарым елашып утыра. Әтиемне параличлаган икән. 13 ел «телсез булып», бер ягы параличланган хәлдә яшәде. Энемне, абыемны югалттым. Болар барысы да ике‑өч ел эчендә булды.

Без бит айның 24 көнендә дә юлда була идек. Ул вакыта телефон юк, хәбәрләшеп булмый. Өйдә калган балаң ни хәлдә, бер ни белми йөрисең. Йөрәк телгәләнгәндә дә сиңа халык каршында елмаерга, җырларга, шатланырга кирәк.

- Үзегезне тетрәндергән берәр монологны искә алыгыз әле.
- Данил Салиховның «Өзелгән йөзем»ендә Мәрьям ролен бик яраттым. Аны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин килеп куйган иде. Шундый тиз, җиңел эшләнде ул һәм бик уңышлы барды. Спектакль азагында Мәрьямнең озын монологы бар, ул үзенең сугышка кадәр гомерен сөйли. Гомумән, монолог ул бик авыр нәрсә, син берүзең, халыкны үзеңә җәлеп итәргә тиеш. Мин тыныч кына сөйлим, ә халык җылый иде.

- «Тилмереп дога көткәннәр» спектаклендә сез уйнаган Ананың монологы да тетрәндерми калмый.
- Миңа анда Ана кичерешләрен уйнау бик авыр булды. Аны ничек уйнарга белми аптырадым. Үз әнием белән улымны күз алдына
китердем. Мин бик яратып уйныйм аны.

- Әлеге спектакльнең авторы белән килешмәүчеләр дә бардыр. Сугышта бер аягын югалтып кайткан ир-егетнең эшләмичә ятуы кайберәүләрне ышандырмый.
- Әйе, кайберәүләргә бәлки ошамагандыр. Ә гади тамашачылар безнең спектакльне тын да алмый карап утыра. Залда чебен очканы да ишетелә. Мәктәп балаларына да ошый ул спектакль. Хәзерге яшьләр, кызганычка, спектакльләргә бик йөрмиләр бит. Ә бу әсәрне караганнары килеп рәхмәт әйтәләр. Безгә декорацияләрне төшерергә булышалар. Тагын килегез, дип кабат чакырып калалар.

Бу әсәрдә безнең чын тормыш тасвирлана. Автор алдашмый, матурламый бөтен дөреслекне әйтеп салган. Хәзерге тамашачы бу гыйбрәтле хәлләрне әби-бабаларыннан, әти-әниләреннән, олы яшьтәгеләр үз башларыннан кичереп беләләр бит.

- Бүгенге тормышта сезне иң сөендергәне нәрсә?
- Мин хәзер әби инде: оныкчыгым Сафиям бар. Ул тугач, беркайчан да кичермәгән хис кичердем, канат үскәндәй булды. Үземне гел очып йөргән кебек хис иттем. Бөтен борчуларны, арыганнарны бетерә ул бала. Аның һәр хәрәкәтен, һәр кыланышын сокланып күзәтәбез. Һәр әйткән яңа сүзләренә сөенәбез. Хәзер элекке кебек айлар буе гастрольләрдә йөрмибез бит. Кызыма да: «Синең үскәнеңне күрә дә алмадым, оныгымны карап үстерү минем бурычым», - дим.
Театрдан соң бөтен гомерем шул бала белән үтә, Аллага шөкер!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading