16+

"Юлында очраган киртәләр җимереп барды. Беркайчан үзенең мәсләгенә хыянәт итмәде..."

Күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Тукай бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәт тирәсендәге бәхәсләр, сүз көрәштерүләрне азагы булырмы? Язучының исемен каралтырга теләүчеләр һәр гасырда да табылып тора.  Күп төрле сорауларга җавап максатыннан “Җыен” фонды тарафыннан  Нәкый Исәнбәткә  багышланган китап нәшер ителгән. Бүген Кәрим Тинчурин театрының фойесында әлеге китапны тәкъдим итү чарасы узды.

"Юлында очраган киртәләр җимереп барды. Беркайчан үзенең мәсләгенә хыянәт итмәде..."

Күренекле татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Тукай бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәт тирәсендәге бәхәсләр, сүз көрәштерүләрне азагы булырмы? Язучының исемен каралтырга теләүчеләр һәр гасырда да табылып тора.  Күп төрле сорауларга җавап максатыннан “Җыен” фонды тарафыннан  Нәкый Исәнбәткә  багышланган китап нәшер ителгән. Бүген Кәрим Тинчурин театрының фойесында әлеге китапны тәкъдим итү чарасы узды.

Син сазыңны уйнадың
Нәкый Исәнбәт исеме күпләребезгә бик яхшы таныш. Ул  җир йөзендә 93 ел  гомер кичереп, халкыбызга биниһая зур мирас калдырып, әдәбиятка-фәнгә Исәнбәт мәктәбен калдырган шәхес. Нәкый Исәнбәт сүзләренә иҗат ителгән җырлар да күңелләргә тия торган. Аның шәхесенә чордашлары да, каләмдәшләре дә үз вакытында зур бәя биргән. Татарның халык язучысы Аяз Гыйләҗев Исәнбәт хакында: “Юлында очраган киртәләр җимереп барды. Беркайчан үзенең мәсләгенә хыянәт итмәде. Ул үзе утырткан эш агачына гел су сибеп торды.  Аның эш агачы төрледән-төрле җимеш бирде. Нәкый ага безнең буынны тәрбияләде. Тиңдәшсез кыюлыгы, милләтне яратуы белән алдагы буыннарны да тәрбияләде”, – дип яза ул. Исәнбәт иҗатының башында ук халыкка хезмәт итү максатын куя. 

40 меңгә якын берәмлекне үз эченә алган 3 томлы татар халык мәкальләре, 50 мең берәмлекне ике томлык татар теленең фразеологик сүзлеге, һәркайсы 500-600 битле татар халык табышмаклары, балалар фольклор китаплары. “Идегәй” дастанының халыктан язып алып бастырлган вариантлары тулы бер институт эшчәнлеге кебек. Исәнбәт хезмәтләре – татар халык өчен генә түгел, бөтен төрки халкы өчен зур байлык.
– Үземне Нәкый аганы беләм дип йөри идем. Бу китапны әзерләгән вакытта Миләүшә Хәбетдинова китергән документларны караганнан соң Нәкый Исәнбәт мәсьәләсендә үземнең шактый надан икәнемне аңладым. Мин аның тормыш юлын өр-яңадан ачтым. Шуның кадәр халык иртәнге сәгать унда ук Нәкый Исәнбәт иҗатына багышланган чарага килә икән, бу да аның кем булуы турында ачык сөйли. Аны хуплаучылар да, хурлаучылар булды. Әмма дә ләкин  Нәкый Исәнбәткә халыкның үз бәясе бар! Без барыбыз да Нәкый Исәнбәт мәктәбен узган кешеләр.  Аның иҗаты, фәнни әсәрләре рухында тәрбияләнгән кешеләр. 1960 елны Казан дәүләт университетында укыган вакытта аның белән очрашу булды, Исәнбәтне беренче тапкыр шунда күрдем. “Нәкый ага, татар халкы  бик авыр чорлар кичергән, ул ничек сакланып калды икән?” дип сорадым. Ул шунда: “Татар  халкын ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды”, – диде.  Илһам Шакиров  бу сүзләргә татар моңы дигәнне дә өстәде. Үземнән: “Татар халкын ислам дине, мәгърифәт, татар моңы һәм татар шәхесләре саклап калды”, дип  өстим. Нәкый Исәнбәт кебек  бик күп бөек шәхесләребез татар халкын саклап калды”, – дип сөйли халык шагыйре, китапның җаваплы мөхәррире Разил Вәлиев. Ул шулай ук “Җыен” фонды алып барган зур эшләргә дә тукталды. Татарның бөек шәхесләре сериясеннән әле китаплар чыгуын дәвам итәчәк, инде 90 якын шундый китаплар әзерләнгән. 

Кара тарихларга нокта куелырмы?
Хәтерләсәгез,  «Казан утлары» журналында Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая» әсәре чыкканнан соң,  төрле сүзләр йөрде. Андагы төп герой – репрессия чорында коллегалары өстеннән әләк язган Нәкис. Романда аның чын исеме әйтелми. Әмма Нәкый Исәнбәттән шикләнү калды. Шул хәлләрдән соң, әдипнең иҗатына битараф булмаганнар кулларына каләм ала, архивларда актарына башлый. Нәкый Исәнбәтнең тормышы, иҗаты, аның хатлары һәм архив  документларына нигезләнгән  әлеге җыентыкта моңарчы билгеле булмаган фактлар, тарихи материаллар да зур урын алган. Бу китап буенча шулай ук галимнәрдән Әлфәт Закирҗанов, Марсель Бакиров да үз фикерләрен җиткерделәр. Профессор Марсель Бакиров та Нәкый Исәнбәтне нык хөрмәт итеп килүен әйтеп үтте.  “Нәкый аганы якыннан белә идем. Ул минем шигырь үсеше буенча язган кандидатлык диссертациямнең яклавында катнашып, үз фикерен белдерде. Заманында үзем дә аның китабына рецензия яза алдым. Ул минем фольклор буенча остазым да иде. Аның турында китап чыгаручыларга да хөрмәтем зур. Миләүшә ханым ике-өч ел буена Нәкый Исәнбәтнең шәхси архивын өйрәнгән. Архив булган, ләкин беркемгә кагылырга рөхсәт ителмәгән булган. Хезмәтнең әһәмияте дә шунда: моңарчы аз  билгеле булган, яки бөтенләй билгеле булмаган архив материалларын кулланышка кертүдә. Китапның эчтәлеге шактый бай”, – дип билгеләп үтте ул.  

Китапны чыгаруда зур көч куйган, Йолдыз Исәнбәт белән бергәләп архив барлаган фидакарь галимә Миләүшә Хәбетдинова исә башкарылган зур  хезмәтне бер җөмлә белән билгеләп үтте. “Тарих бөтен нәрсәне үз урынына куя! Безнең буын исән чакта, бер әйбер эшлисе килә: бу кара таплардан, кара тарихларга нокта куярга тиеш минем халкым”, – диде ул әлеге чараның эчтәлегенә басым ясап. 

– Хәзинәне, кырык тартманы әзерләп тоттырганнары өчен рәхмәт. Кырык тартма дип юкка гына әйтмим, әле бик күп тартмаларга ачкыч бөтенләй табылмаган. Әле аларны табасы бар, бер тартма үзе кырыкка бүленә. Без Миләүшәнең фидакарьлегенә дә, эшләү тизлегенә дә сокланабыз.  Ачышларыбыз күп булсын. Горурланырлык, телле, җанлы, иманлы бөек әдәбиятле-сәнгатьле милләт вәкиле булып яшәүләр насыйп булсын, – диде китапның редакторы Фәнзилә Җәүһәрова. 

Сүз уңаеннан, язучы Рафис Корбанның бу көннәрдә шулай ук Нәкый Исәнбәткә багышланган әдәби әсәре басылып чыкты. Ул шулай ук Йолдыз Исәнбәтнең архивындагы язмалар белән эшләвен искәртте. Бигрәк тә аны әнисе Гөлсем апаның көндәлекләре  кызыксыну уята. Шул көндәлекләрне нигезендә яңа әсәр туа.

“Идегәй”не карарга килегез
Нәкый Исәнбәт иҗатына гаеп ташлаучылар арасында бер сәбәп ачык чагыла. Ул да булса “Идегәй” дастаны тирәсендәге бәхәсләр. Тарихи шәхеснең үзе кебек үк дастан язмышы катлаулы. Нәкый ага беренчеләрдән булып бу әсәрне туплап язып чыккан кеше буларак танылу ала. Билгеле, әлеге әсәрнең төрле вариантлары яшәп килә. Идегәйнең үзенә карата да фикерләр төрле. Нәкый ага “Идегәй” дастанын халыктан җыеп эшкәртү эшен 1930 елда башлап җибәрә, әлеге әсәрне 1940 елда  китап итеп  бастырып чыгара. Бу дастан белән ул мактала да, хурлана да. 
– Биредә Идегәй татар дәүләтен җимерүче түгел, киресенчә, Алтын Урда дәүләтенең гомерен озайтучы булган, бөтен материаллар шул хакта сөйли. Идегәй Чынгыз нәселеннән чыкмаган, шуңа күрә аның Алтын Урда тәхетенә хан булып утырырга хакы булмаган. Тәхеткә  ул Туктамыш Аксак Тимер ярдәмендә килә. Беренче походыннан соң, ул үз дәүләтемә каршы барам, дип баш тарта. Соңыннан ул 3 хан каршында вәзир,  чынлыкта идарәче була. Аксак Тимернең җимергән дәүләтен төзекләндерә, кол сатуны тыя, дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра. Кыскасы киресенчә, ул Алтын Уртаның гомерен озайтучы. Аны һич кенә җимерүче дип әйтергә ярамый, – ди Марсель Бакиров “Идегәй” дастаны буенча та үз фикерләрен белдереп.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, иң мөһиме әсәр халыкка кайта. 26-27 гыйнвар көнне Кәрим Тинчурин театрында Нәкый Исәнбәтнең “Идегәй” татар халык дастаны буенча премьера узачак. Тинчурин театры режиссеры Туфан Иматдинов “Идегәй” дастанын күптән куярга хыялланган булган икән.
–“Идегәй”  – ул халык дастаны.  Халыкныкы халыкка кайта.  Әлеге әсәр хәзерге вакытта татар халкын рухландыра. Нәкый абыйга  бу спектакль – безнең зур рәхмәтебез. Ул шулкадәр зур эш эшләп калдырды. Татар халкы бу әсәр белән яшәсен иде, дип өмет итәбез, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading