- Әтиегезнең нинди киңәшләре исегездә калган, Юлия?
- Әти мәрхәмәтле, намуслы, ачык йөзле кеше иде. Буш вакыты чыкса, һәрвакыт минем белән булырга тырышты. Ул бакыйлыкка күчкәндә, миңа 15 кенә яшь иде. Ул үзе үлем турында уйлап та карамагандыр шикелле. Әллә ни киңәшләр бирергә дә өлгермәде. Бары тик артист һөнәрен сайламаска кушуы гына исемдә.
- Ни өчен сайламаска кушкан, дип уйлыйсыз?
- «Күпме хезмәт куясың, кайвакыт шул юкка чыга. Безнең җәмгыятьтә иҗат кешесенә яшәү җиңел түгел», - ди торган иде ул. Ә мин барыбер музыка мәктәбендә фортепиано классында укыдым. Нинди концертка барса да, әти мине үзеннән калдырмады. Нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен күрсәтәсе килде аның. Концертларга гына түгел, репетицияләренә дә алып йөрде. Аларны тыңлап, күзәтеп утыру миңа бик ошый иде. Соңгы елларында ул эстрададан классикага күчте. Алар өч тенор (әти, Георгий Ибушев, Владислав Голиков) бергә чыгыш ясый башладылар. Бу татар сәхнәсе өчен яңалык булды, дип уйлыйм. Әти Италия җырчыларын тыңларга яратты, ләкин аларны кабатламады. Ул беркемне дә кабатламавы белән үзенчәлекле.
- Әтиегезнең башка шөгыльләре дә булгандыр.
- Спорт белән шөгыльләнде, үзен һәрвакыт формада тотты. Хоккей, футбол карарга йөрде, китап укырга яратты. Кая барса да, китап алып кайтты. Җәен без бергәләп бакчага бара торган идек. Самавыр чәе эчәргә ярата иде.
Комментарийлар