Әле кайчан гына бер сукмактан атлый башлаган Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның гаилә корып яши башлауларына чирек гасыр гомер үтеп киткән. Тормышта да, сәхнәдә дә кулга-кул тотынып атлаган бу парлар бүген күпләргә үрнәк. Иҗатлары белән дә сөендереп торганга күрә, тамашачы аларны хөрмәт итә. Бүгенге сөйләшүебез аларның үткәннәре һәм бүгенгесе хакында.
«Тагын бер бала табасы калган»
- Зәйнәб, Зөфәр, сезгә карап «пар былбыллар» дигән сүзләрне ишетәбез. Тормыш тәҗрибәгез дә шактый. Әйтегез әле, үткәннәрдә үкенечле мизгелләрегез булдымы икән?
Зәйнәб: - Без һәрвакыт эш дип чаптык. Тагын берәр бала табасы калган дип үкенәм.
Зөфәр: - Ә мин Зәйнәбне рәнҗеткән чакларым булмадымы икән дип уйлап куям. Әмма үкенерлек хаталар ясамадык шикелле.
- Сезнең өчен тормышта иң авыр сынау нәрсә булды?
Зәйнәб: - Минем өчен иң зур сынау башта балалар тугач, аннары аларны балалар бакчасына, мәктәпкә укырга биргәч булды. Ул чакта үземне башка җәмгыятьтә итеп хис итә башладым. Мәктәп тормышына ияләшү кыен булды. Иҗат кешесе өчен ул зур сынау.
Зөфәр: - Узган гасырның 90 нчы елларында без айга йөзәр концерт бирә торган идек. Шул елларда популярлашып киттек, әмма «сәхнә чире» белән авырмадык.
- Һәр гаилә үзе бер дәүләт дибез. Сезнең гаиләнең үз кагыйдәләре, традицияләре бармы?
Зәйнәб: - Мин үскәндә туган көн бәйрәмнәре үткәргәнне күргән кеше түгел. Гаилә корып җибәргәч тә, туган көннәрдә бергәләп әти-әниләр янына кайта торган идек. Аннары гаиләдә балаларның туган көннәрен билгеләп үтә башладык. Җәйләрен бергәләп табигатькә чыгарга яратабыз.
Зөфәр: - Әти- әниләрнең хәлен белешергә чиратлап кайтуны без өйләнешүгә гадәткә әйләндердек. Аннары элек китаплар укымыйча яшәгән юк иде. Инде соңгы тапкыр Джек Лондонның «Северные рассказы» дигән китабын укыганга да ун еллап вакыт узган. Хәзер вакытлы матбугат белән генә танышып барырга туры килә. Кызганыч, бүген китап уку онытылып бара.
- Сез беренче урынга балаларның укуын куйдыгызмы, әллә аларның тәртипле булып үсүенме?
Зөфәр: - Әлбәттә, һәр ата-ана баласының яхшы укуын тели. Сыйныф җитәкчесе Булатны бик кешелекле, ди торган иде. Бүгенгә, Аллага шөкер, малайларның икесе дә тыңлаучан. Минем өчен аларның мәрхәмәтле булып үсүе мөһим.
Зәйнәб: - Бүген балаларны репетиторларга йөртәләр. Әмма гаиләдә ата- ана гына өйрәтергә тиеш, дип уйлыйм мин. Иң мөһиме - кеше булсыннар.
- Улларыгыз бигрәк тә кемнән киңәш сорарга ярата?
Зөфәр: - Әти кеше ир бала белән бигрәк тә дус булырга тиеш. Безнең Булат белән Фоат икебезгә серләрен дә сөйли, киңәш тә сорыйлар. Ахырда без биргән киңәшләр барыбер дөрес булып чыга.
- Зәйнәб, синең аш-суга осталыгыңны күпләр белмидер әле. Ул ризыкларны пешерү серләренә рецептлар китабыннан өйрәнгән, диярсең.
- Минем әни пешекче иде бит. Гомер буе мәктәп ашханәсендә эшләде. Электән үк ят ризыклар пешерә иде. Үзбәкстанда яшәгәндә аларның милли ризыкларын пешерергә дә өйрәнеп кайткан. Балачактан әни янында кайнашып, үзем дә өйрәнеп үстем. Әмма хәзер камыр ризыклары пешермим мин.
Көчле рухлылар җиңә
- Сезгә багышлап тамашачыларның, шагыйрьләрнең язган шигырьләре дә бар. Быел Балтач районының Куныр авылы мәктәбендәге Зәйнәб Фәрхетдинова исемен йөрткән отрядны үз күзләрем белән күреп кайтырга туры килде. Әлегә җырчы исемен йөрткән отряд турында ишеткән юк иде. Моңа үзеңнең мөнәсәбәтең ничек, Зәйнәб?
- Мин башта уңайсызланып калган идем, чөнки үзебез герой-пионерлар үрнәгендә тәрбияләнеп үстек бит. Шулай зурлаганнар икән, аларга рәхмәттән башка сүзем юк. Димәк, җырларым белән аларга үрнәк булганмын. Бу тәвәккәл укытучы Гөлнур Хәбибуллинаның тырышлыгы. Ул исемне йөртү яшәү көче, иҗат дәрте бирә. Без аларның ике чыгарылышларына кайттык. Киләсе майларга тагын кайтасы бар, дип планлаштырып куйдык.
- Зәйнәб, син моннан ел ярым элек авырып китеп туганнарыңны, балаларыңны һәм тамашачыларыңны да борчуга салдың бит әле.
- Әйе, Аллага шөкер, шундый авырлыкларны җиңеп чыгарга туры килде. Ашказаныма катлаулы операция ясадылар, ул өч сәгать дәвам иткән. Шактый гына реанимациядә хушсыз ятканмын. Аңыма килгәч тә башыма иң элек, терелеп аякка баса алырмынмы икән, дигән уй килде. Мин алдан төш күргән идем. Аяк астымдагы идән ярылып китте дә бер урында туктады. Шуннан соң ниндидер хәвеф буласын сизенеп, куркып йөрдем. Ерак гастрольләргә чыгып киткән җирдән, машинабыз ватылып, кире кайтырга туры килде. Салкын тидереп кайткач, өйдә генә дәваланмакчы булдым. Ике көннән авыр хәлдә шәһәрнең 2 нче хастаханәсенә китерделәр. Бу дөньяда кеше гомере өчен көрәшкән табибларга Ходай гомер бирсен. Заманында үзем дә табиб булырга хыялланып йөргән идем бит. Мин үземә операция ясаган хиругия бүлеге мөдире Рафаэль Минабетдиновка, коллективтагы бөтен медицина хезмәткәрләренә рәхмәтлемен. Әле дә ярый медицина ярдәм итә. Реанимациядән чыккач, Зөфәр бер минут та янымнан китмәде.
Зөфәр: - Мин Зәйнәбнең яшәү белән үлем арасында тартышканын белсәм дә, аның исән калачагына ышандым, чөнки ул көчле рухлы. Әле ярый, бәхетенә күрә, автобус ватылып, гастрольләрдән кайтырга туры килгән. Ул чакта мин гастрольләргә бармаган идем.
Зәйнәб: - Мин хатын-кызларга, ябыгам, дип, теләсә-нинди әйбер эчмәскә киңәш итәр идем. Үземдә эррозия килеп чыгуга да шул сәбәпче булды.
- Зәйнәб, сез моннан ике ел элек абыегыз Сирин белән хастаханәдә әтиегез Фазлытдин абыйны яныннан китмичә, карап, тәрбияләп соңгы юлга озаткан идегез. Әниегез Мәрҗәнә апа да моннан биш ел элек гүр иясе булды. Хәзерге вакытта туган якларыгызга сукмак өзелмәдеме соң?
- Мин әни үлгәннән соң әлегәчә үземне битәрлим. Ул җан биргәндә без Төркиядә идек. Без кайтканчы аны моргка алып киткәннәр иде. Ул гомер буе пычак астына керүдән куркып яшәде. Үзем янында булсам, моргка җибәртмәгән булыр идек, дип, уйлыйм. Аны әле дә булса жәллим.
Хәзер авылда алардан башка бик ямансу. Шулай да кайткалап йөрибез. Йортыбызны Гайнетдин абый белән киленебез Рузилә җиңги районнан кайтып карап торалар. Күршебез Фердинанд та күз-колак булып тора.
- Сез Зөфәрнең әнисе Фатыйма апаның хәлләрен белешергә Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына да еш кайтып йөрисез...
Зөфәр: - Быел әнигә 86 яшь тулды. Ул авылда Рафаэль абый белән Налия апа тәрбиясендә яши. Шуның өчен без аларга рәхмәтле.
Оптимистлар
- Соңгы вакытта берәр конкурска барып җырлап кайталар да, тиз арада гына мактаулы исем алалар. Шулай ук читтә яшәүчеләр арасында «Татарстанның атказанган артисты» исемен йөртүчеләр бар. Ә сезгә ун ел эшләгәннән соң мактаулы исемнәрне халык үзе күптән биргән иде инде. «Татарстанның халык артисты» исемен дә иҗатыгызга егерме ел дигәндә бирделәр. Шулар белән чагыштырып караганда, бу гаделсезлек дип санамыйсызмы?
Зәйнәб: - Без ун елга якын җырлаганнан соң беренче тапкыр исем алдык. Шуңа күрә ул исемнәр безгә кадерле. Хәзер яшьләр тизрәк исем алырга тырыша. Бер көн җырласалар, икенче көнне интернет аша бөтен дөньяга яңгыратырга була. Зур конкурста җиңү яулаган җырчы атказанган артист белән бертигездер инде, күрәсең. Минем өчен халык мәхәббәте аша алынган исем кадерлерәк.
Зөфәр: - Гомумән, гаделлек бармы соң ул?
- Үзегезне оптимист дип саныйсызмы, әллә пессимистмы?
Зөфәр: - Без икебез дә оптимистлар. Төшенкелеккә бирелеп утырырга яратмыйбыз.
- Тормышта сезнең өчен иң мөһиме нәрсә?
Зәйнәб: - Саулык - иң зур байлык.
Зөфәр: - Сәламәтлек булса, бар да була.
- Хыялланып та алыйк әле. Әгәр сезгә әкияттәге серле таяк бүләк итсәләр, иң элек нәрсә теләр идегез?
Зәйнәб: - Мин кешеләрне сау-сәламәт итәр идем. Аларның гомерен озайтып, тормыш мәшәкатьләрен киметер идем.
Зөфәр: - Ә мин борынгы бабайларны терелтеп, шулар белән сөйләшеп утырыр идем. Дөньяның ничек яралуын да күрәсем килә.
- Сез башкалар кебек чит илләргә бик йөрергә яратмыйсыз. Шулай да, Зәйнәб, син быел җәй көне Фоат белән Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә бардың. Аннан ниндирәк тәэсирләр белән кайттың?
- Анда мине төзелешләрнең күп булуы гаҗәпләндерде. Биналарны затлы итеп төзиләр. Табигый байлыкларын дөрес кулланалар. Эчү-тарту булмавы бик әйбәт. Су буйларында спиртлы эчемлек кулланучыларны күрмәссең. Тик берүзенә дүрт- биш хатын иярткән ирләрне генә аңламадым.
- Тамашачы сезнең концертларны октябрь башларында күреп гадәтләнгән. Быел да ул 4,5,6 октябрь көннәрендә уза. Әлеге программагыз хакында да тамашачыга җиткерик әле.
- Быелгы 23 нче сезон программабыз «Яратырга вакыт» дип атала. Бер-береңне генә түгел, кешеләрне яратырга, һәрвакыт мәхәббәт белән яшәргә кирәк. Без беренче тапкыр Габдулла Тукай исемендәге филармония бинасында концерт куячакбыз. Программа элекке җырлар белән үрелеп барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар