16+

1 сентябрьдә мәктәпкә нинди чәчәкләр алып барырга?

Иртәгә – Белем бәйрәме. Мәктәпкә бөтен кирәк-ярак алынган. Чәчәк кенә аласы бар. 

1 сентябрьдә мәктәпкә нинди чәчәкләр алып барырга?

Иртәгә – Белем бәйрәме. Мәктәпкә бөтен кирәк-ярак алынган. Чәчәк кенә аласы бар. 

«Эвотор» компания китергән мәгълүматларга караганда, быел чәчәк бәйләмнәре 20 процентка күтәрелгән. Аның уртача бәясе – 1314 сум. Иң кыйммәт чәчәк бәйләме – Приморьеда (2085 сум). Икенче баскычта – Мәскәү (1940 сум). Иң арзан чәчәкләр – Псков өлкәсендә булып чыккан. Анда бер бәйләм чәчәкне 1114 сумга алырга була.  

Аналитиклар нинди чәчәкне исәпкә алгандыр, Казанның Мәскәү базарында 800-1000 сумга да алырга була. Сатучы Надежда әйтүенчә, соңгы партия чәчәкләрнең бәясе 30 процентка арткан.

– Әмма без балаларда акча эшләмибез. Элекке бәядән сатабыз, – дип, шунда ук чәчәк бәйләмнәре бәяләре белән таныштыра башлады. 
Хризантемалар – 200әр сум. Аңардан бер букет 300 сумга төшә. Розаларның бер данәсе 150 сумнан башланып 400 сумга кадәр. Уртача алганда, бер чәчәк бәйләме – 800-1000 сум тора. Кесәң калын булса, 1500-2500 сумга да алырга була.

– Сыйныфка бер бәйләм алганда, 5 мең сумлыкларын сайлыйлар. Ә бала үзе генә алып барса, 800 сумга да әзерләп бирәбез. Яңарак кына бер әни кеше килеп, һәр укучы өчен берәр роза алачакларын әйтте. Бу да – вариант. Укытучыга чәчәк бүләк итәргә кирәк инде. 31 августта килсәгез, сайлау иреге булачак. 1 сентябрьгә калдырырга киңәш итмим. Ә бәяләрендә үзгәреш булмаячак, – дип озатып калды Надежда.   
Кибетләрдәге чәчәк бәйләмнәре 650 сумнан башлана. Дөрес, китереп биргән өчен 300 сум түлисе була. 40 сантиметрлы 15 розадан торган бәйләм – 1100 сум. Калганнары 1500дән башлана.  

Чәчәк сайлаганда, бәясенә һәм матурлыгына гына түгел, аның зурлыгына да карарга кирәк. Бигрәк тә 1 сыйныфка баручы балага. Чәчәк бәйләме авыр булмасын. Диаметры 25 см булса яхшы.

Чәчәк урынына баллы букетлар бүләк итү гадәте дә кереп китте. Аларның бәясе белән дә кызыксындыкБаллы букетлар әзерләүче Наталья Одинцова фикеренчә, укытучыга бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре барысы да бертөсле булачак. Ә кәнфит һәм чикләвектән торган бәйләм үзенчәлеклерәк.  Бәяләре дә 1450 сумнан башлана. Карандашлар тезеп ясалган кашпо эчендәге кипкән җиләк-җимешләрдән торганы 3500 сумга төшәчәк. 

1 сентябрьгә иң популяр чәчәкләр – роза, хризантема, канәфер, гербер, лилия һәм гортензия.

Фото: http://kaibicy.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading