16+

393 балл җыйган Гүзәл сәясәтче булырга хыяллана

Гүзәл Идиятуллина - Казан шәһәре Яңа Савин районы "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 89нчы урта гомуми белем мәктәбе"н тәмамлаган.

393 балл җыйган Гүзәл сәясәтче булырга хыяллана

Гүзәл Идиятуллина - Казан шәһәре Яңа Савин районы "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 89нчы урта гомуми белем мәктәбе"н тәмамлаган.

Рус теле, тарихны 100 баллга тапшырса, җәмгыять фәне белән инглиз теле буенча 99-94 баллар алган. 
- Әлбәттә, 100 балл булырлык итеп язармын дип уйламаган идем, - ди Гүзәл, - Дөрес, күрсәткечләр яхшы булачагына өмет бар иде. Әмма рус теле буенча беренче нәтиҗә - 100 балл алгач, миңа шок булды. 
Кыз әйтүенчә, 80% уңыш беренче чиратта аны әзерләгән педагогларның өлеше. Алар ярдәме белән шундый күрсәткечкә ирештем, ди Гүзәл.

Калган 20%ын - ул әти-әнисенең булышлыгы һәм әлеге фәннәрне өйрәнүдә булган үҗәтлеге дип саный. 
- Имтиханнарга әзерлек чорында нәкь шул фәннәр буенча онлайн түләүле дәресләр алдым. Аена 10-11 мең тора иде алар, - дип искә ала Гүззл. -Мин үземнең киләчәгемне сәясәт, дипломатия белән бәйләргә телим. Социаль челтәрләр аша дөньяда булган һәр вакыйганы җентекләп күзәтеп барам. Дөнья сәясәте буенча күптөрле хезмәтләр укыдым. Киләчәктә һичшиксез кирәге чыга дип уйлыйм. 

Тырыш кыз документларын онлайн рәвештә Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының дөнья сәясәте факультетына җибәргән. Гүзәлгә сәясәтче булу хыялын тормышка ашыруда уңышлар телик. Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading