16+

600ләп казанлы татар телен өйрәнергә тели

Казан федераль университетында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез курслар кабаттан эшли башлый. Укулар узган ел пандемиягә бәйле оештырылмаган була. Февральдән башлап май азагына кадәр барачак дәресләргә йөрү өчен 900 ләп гариза кабул ителгән инде.

600ләп казанлы татар телен өйрәнергә тели

Казан федераль университетында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез курслар кабаттан эшли башлый. Укулар узган ел пандемиягә бәйле оештырылмаган була. Февральдән башлап май азагына кадәр барачак дәресләргә йөрү өчен 900 ләп гариза кабул ителгән инде.

– 900ләп гариза килде, шуларның 600е  – Казаннан, калганнары Чаллы, Алабуга якларыннан. Шуңа да ул төбәкләрдән теркәлүчеләр әлеге шәһәрләрдәге КФУ филиалларында белем алачак. Курсларга теркәлү дәвам итә, моның өчен КФУ сайтына кереп, язылырга кирәк. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында беренче очрашу 25 февраль 18.00дә узачак, – дип белдерә  институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр күп. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына бәйле дә быел курслар ике тапкыр уздырылачак. Берсе, әйтеп үткәнебезчә, февраль-май, икенчесе октябрь-декабрь айларында оештырылачак. Курслар быел Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырылган. 

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, татар теле курсларына килүчеләрне башта тикшереп караячаклар. Бу – укучыларны телнең ни дәрәҗәдә белүен ачыклау өчен кирәк. “Дәресләр өч дәрәҗәгә бүлеп укытылачак: бер дә белмәүчеләр өчен башлангыч белем, беркадәр телне белүчеләр өчен урта һәм өченчесе – тел өлкәсендә белемнәрен яхшырак өйрәнүчеләр өчен булачак. Курсларның вакыты укучыларның йөрү мөмкинлеген исәпкә алып билгеләнәчәк. Кемгәдер иртәнге як, кемгәдер эштән соң кичке як уңайлы булырга мөмкин булачак”, – диде ул.

Татар теле курсларының җитәкчесе, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова укулар атнага ике тапкыр уздырылачагын әйтә. Бу курслар 72 сәгатькә исәпләнгән, уку азагында укучыларга сертификатлар да тапшырылачак.

Институт алып барган  киң даирәдә телне өйрәнү моның белән чикләнми. Әлфия Йосыпова әйтүенчә, “Ана теле – онлайн мәктәбе” курслары дәвам итә. Аларда 26 мең кеше телне өйрәнә. Быел шулай ук Татарстанның югары даирә җитәкчеләре, министрлар өчен татар теле курслары оештырылган. Алга таба  бу юнәлеш тә дәвам итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading