16+

Ачык һавада төнге укулар: актуаль, кызыклы, мавыктыргыч, популяр

Ачык һавада төнге укулар уздырыр өчен сайланган темаларның төп критерийлары менә шундый.

Ачык һавада төнге укулар: актуаль, кызыклы, мавыктыргыч, популяр

Ачык һавада төнге укулар уздырыр өчен сайланган темаларның төп критерийлары менә шундый.

Узган атнада башкалада КФУның филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты каршында махсус корылган чатырларда әнә шундый гадәти булмаган «Җәйге төндә фән» дип аталган укыту циклының беренче чарасы ачылды.

Студентлар, абитуриентлар һәм гап-гади казанлылар өчен оештырылган әлеге чарага килгән һәр кеше дүрт теманы үз эченә алган чатырларга кереп, 25 минут дәвамында лекция тыңлау мөмкинлегенә ия булды. «Филология һәм мәдәният», «Татарлык», «Тарих һәм шәрык фәне» һәм «Психология» дип аталган һәр юнәлеш буенча алтышар лекцияне университетның иң абруйлы педагоглары, фән докторлары укыды. Шунысы кызыклы, кунак­ларның күпчелеге психология турындагы лекцияләрне тыңларга җыелды.



Беренче цикл гуманитар фәннәргә багышланган булса, тагын бер атнадан соң булачагы төгәл фәннәрне үз эченә алачак.
- Лекцияләрнең гуманитар блогы өч институтка багышланган: филология һәм мәдәниара коммуникацияләр, халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык фәннәре, педагогика һәм психология. Циклларның барысы да җәмгыятьне борчыган проблемаларга һәм мәсьәләләргә туктала. Беренче коймак төерле булмас, дип өметләнеп калабыз, - диде Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

Әлеге чараның абитуриентлар өчен дә файдалы, кызыклы булуында шик юк. Чөнки бирегә килгән һәр кеше лабораторияләрне, аудиторияләрне үз күзләре белән күрә һәм галимнәр, аспирантлар белән аралаша ала.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Дамир Фәттахов исә шундый форматтагы чараларны шәһәр паркларында да үткәрергә мөмкинлеген белдерде.



«Төнге студентлар» кызыклы лекцияләр тыңлап, белемнәрен арттырып кына калмады, ә милли киемнәр күрсәтүне һәм урта гасыр сугышлары күренешен карады, җанлы музыка тыңлады. Болардан тыш, кунаклар өчен интеллектуаль квест, иҗат һәм тәҗрибә мәйданчыклары, төрле мастер-класслар, студентларның кул эшләнмәләреннән торган күргәзмәләр оештырылган иде.

Фото: intertat.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading