16+

«Акыл олимпиадасы спортныкыннан аерылмый»

Ял көннәрендә «Беренче канал»да һәрвакыт «Умники и умницы» тапшыруы бара. Сез ничектер, ләкин мин кечкенә вакытта «Дисней» мультфильмнары көткән арада гел шуны карадым. Андагы сорауларның авырлыгына, балаларның акылына карап сокланып утыра идем, ә хәзер телевизион олимпиада үзе Казанда.

«Акыл олимпиадасы спортныкыннан аерылмый»

Ял көннәрендә «Беренче канал»да һәрвакыт «Умники и умницы» тапшыруы бара. Сез ничектер, ләкин мин кечкенә вакытта «Дисней» мультфильмнары көткән арада гел шуны карадым. Андагы сорауларның авырлыгына, балаларның акылына карап сокланып утыра идем, ә хәзер телевизион олимпиада үзе Казанда.


26 май көнне, «Тарихи хәтер» проекты кысаларында, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы IV республика «Умники и умницы» уенын оештырды. Биредә рус теле һәм рус әдәбияты, чит тел, җәмгыять белеме, дөнья сәнгате мәдәнияте, икътисад, тарих кебек фәннәрдән район, республика, халыкара олимпиадалар, бәйгеләрдә җиңү яулаган унынчы сыйныф укучылары катнашты. Финал ярышларында 32 акыллыбашның «Зөя белән Болгар тарихы» буенча белемнәрен сынадылар. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова сүзләренчә, бу теманы республика үзе күтәреп чыккан.



- 20 елдан артык барган, олыларга да, кечеләргә дә бер дәрәҗәдә кызыклы булган тапшыруга нишләп әле үз темабызны тәкъдим итмәскә дип уйладык. Менә шундый тарих, мәдәният аша бай мирасыбызны иң беренче чиратта балаларга күрсәтергә тиешбез. Сүз уңаеннан, быел Болгар шәһәре яр буенда балалар өчен лабиринт ясадык. Мәктәп укучылары хәзер тарихны тотып карап өйрәнә ала, - диде Татьяна Ларионова.

Телевизион олимпиаданың алыштыргысыз алып баручысы, авторы Юрий Вяземский уен барышын карарга үзе килгән иде. Катнашучыларга бу аеруча зур җаваплылык өстәде. Аларның белемнәрен профессор, тарих фәннәре кандидаты үзе сыный бит. Чыгарылыш имтиханнарыннан да ким булмады бу уен.
- Мин сездә инде дүртенче тапкыр. Гомумән, Татарстан балаларына бик зур өмет баглыйм. Алдагы елларда да алар сынатмады, актив иде, - ди Юрий Вяземский. - Бүгенге тема минем үземә аеруча да кызыклы, чөнки тарихи роман язам. Анда вакыйгаларның бер өлеше IX гасыр Болгарында бара. Бу уен минем өчен дә дәрес булачак. Акыл олимпиадасы спортныкыннан бер дә аерылмый. Тырышырга, әзерләнергә, җиңәргә кирәк. Әлбәттә, бәхет факторы да бар. Ләкин аның белән генә дә ерак китеп булмый, - ди профессор.
Яшьләр интернет белеменә таяна диләр, әмма телевизион олимпиадада җиңеп чыгу өчен ул гына җитми. Әнә Казанның IT-лицей укучысы Әмир Миңнебаев та Лобачевский китапханәсендәге барлык китапларны актарып чыккан.
- Безнең ораторлык осталыгын, рус теле, тарих буенча белемнәрне сынадылар. Сораулар авыр иде. Иң кыены - сөйләм өлеше. Әзерләнү өчен китапларны укытучым бөтен Казан буенча ташыды. Абдулла Алиш үзәгеннән дә, Лобачевский китапханәсеннән дә китаплар алып укыдым. Без бит интернатта яшибез, үзебезгә урамга чыгарга ярамый, - ди агонист, ягъни уенда катнашучы Әмир Миңнебаев.

Беренче агонда (турда) ике көндәш егетне җиңеп, Казанның 4нче гимназия-интернаты укучысы Мәрьям Ибраһимова җиңү яулады. Хәзер ул киләсе сынауларны Мәскәүдә уза инде.
- Уенга дип махсус әзерләнмәдем. Россия тарихын яхшылап үзләштердем. Биредә җиңү өчен төпле белем базасы булырга тиеш. Мәскәүгә мин тәҗрибә тупларга барам, - ди кыз.
Җиңүче кыз, шатлыгыннан, күз яшьләрен дә тыеп кала алмады.

Белешмә
«Умники и умницы» - бөтенроссия гуманитар телевизион олимпиадасы. «Беренче канал»да ул 1992 елның 29 ноябреннән бирле бара. 25 ел дәвамында әлеге тапшыру ярдәмендә өч меңнән артык бала Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты - МГИМОда бушлай уку хокукына ия була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading