16+

Азинодагы мәктәп быел «өлгерәме»?

2нче Азино микрорайонында яңа мәктәп төзелеп килә. Бу мәктәпкә эләгү өчен, документларны кая тапшырырга була? Аны кайчан ачарга ниятлиләр? Гөлнур Гыйниятуллина, Казан. - Совет районы мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, мәктәпне 2017 елның 1 сентябрендә ачарга ниятлиләр. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән булачак. Әлегә нинди юнәлештә эшләячәге билгеле түгел. Бу ата-аналарның...

2нче Азино микрорайонында яңа мәктәп төзелеп килә. Бу мәктәпкә эләгү өчен, документларны кая тапшырырга була? Аны кайчан ачарга ниятлиләр?

Гөлнур Гыйниятуллина, Казан.

- Совет районы мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, мәктәпне 2017 елның 1 сентябрендә ачарга ниятлиләр. Мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән булачак. Әлегә нинди юнәлештә эшләячәге билгеле түгел. Бу ата-аналарның тәкъдимен истә тотып хәл ителәчәк. Мәгариф учреждениесе төзелеп бетеп, юридик яктан теркәлмичә, документлар тапшыру мөмкин түгел. Мәктәп белән бәйле документлар хәл ителгәч, гаризаларны да шул мәктәптә кабул итәчәкләр. Ата-аналар өчен аңлату чарасы уздырылачак.

«Россиядә мәгариф турында»гы 273нче федераль закон нигезендә, баланы мәктәпкә кабул итү кагыйдәләре билгеләнгән. Аның буенча, һәр баланың яшәү территориясенә кергән белем бирү йортында укырга хокукы бар. Билгеле бер мәктәпнең кайсы территориягә кергәнлеге шәһәр мәгариф идарәсе тарафыннан раслана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading