16+

Азнакайда уйлый да, эшли дә беләләр

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикада яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән мәгариф юнәлешендә проект эшләренең нәтиҗәләре билгеле. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары җиңүчеләре арасында Азнакай районы да бар.

Азнакайда уйлый да, эшли дә беләләр

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында республикада яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән мәгариф юнәлешендә проект эшләренең нәтиҗәләре билгеле. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары җиңүчеләре арасында Азнакай районы да бар.

Азнакайның 3 мәктәбе һәм 3 балалар бакчасы грант акчалары отып, үзләренең матди һәм техник мөмкинлекләрен яхшырттылар. Проектлары да берсеннән-берсе кызыклы һәм мавыктыргыч. Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова әйтүенчә, проект аларга төрле яктан үсеш мөмкинлеге биргән. Бердән, мәгариф оешмалары шушы проект өчен кирәкле техник база белән ныгытылган. Җирлектә яшәүче халыкларның йөзен күрсәтүче милли костюмнары яңартылып, мәктәпләр яңа коллекцияләр белән баетылган. Бер үк вакытта педагоглар шушы юнәлештә белем ала алган.
– Һәрбер мәгариф оешмасы үз проектын тәкъдим итте. Районда җиңүче проектларны республикага әзерләп җибәрдек. Шулар арасыннан 6сы җиңеп, грант акчаларына лаек булды. Бу көннәрдә әлеге ярдәмне тулысынча алып, кирәкле җиһазлар кайтартып бетерү белән шөгыльләнәбез, – дип сөйли белгеч Нәфисә Шәфыйкова.

Районның 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы “Гаилә учагы” дип аталган проект эше тәкъдим иткән. Туган телне, милли мәдәниятне үстерү гаиләдән башлана. Гореф-гадәтләргә тугрылык, мәдәниятне саклау буенча гаилә проекты эчендә кызыклы тагын берничә проектны тәкъдим итә алар. “Төенчек”, “Уенчык”, “Милли музей” проектлары шундыйлардан. Шунысы кызык: грант акчасына алар келәм туку станогының өр яңасын кайтартканнар. Әлеге балалар бакчасы үз эшләренә башка оешмаларны да тарта алган. Районның хатын-кызлар, “Ак калфак” оешмалары белән берлектә зур планнар корып яшиләр. Шулай ук район үзәгендә урнашкан “Алтынчәч” балалар бакчасы “Без яшибез дуслык илендә”, 18 нче балалар бакчасы исә “Безнең илдән ямьлерәк ил юк дөньяда” дигән кызыклы проект эшләре тәкъдим иткән.

Мәктәпләргә килгәндә, алар да үз йөзләрен ача торган, туган телебезне үстерү сагында торучы проектларга өстенлек биргәннәр. Районның 2 нче мәктәбендә татар телендә сөйләүче радио эшли. Алар татар телендә тапшырулар әзерләп чыгара башлаган. 7 нче мәктәптә исә театр юнәлешендә нәтиҗәле эшләр бар. Моңарчы әлеге урта белем йортында эшләп килүче түгәрәкнең яңа этабы булачак бу. Азнакай районында яшәүче барлык төр халыкларның костюмнарын яңарту, музыкаль җиһазлар алу, декорацияләр ясау өчен дә грант акчаларының ярдәм иткән. Моннан тыш актлар залының акустикасын яхшырту өчен дә җиһазлар алынган.

Районның гимназиясе бу проектта “Бердәмлектә көч” төбәкара фестивален уздырачак. Аңа бүген зур әзерлек эшләре алып барыла. Татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнәләр. Татарстаннан тыш, чиктәш республикаларны да үзләренең проект эшләрендә катнашырга чакырачаклар.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева әйтүенчә, Азнакайда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында зур эшләр алып барыла. “Мондый мөмкинлек бирүчеләргә, әлеге эшне гамәлгә куючыларга зур рәхмәт, бу – безгә зур ярдәм”, – дип сөйли ул. Сүз дә юк, проект эшләренең грантта җиңүе матди мөмкинлекләрне арттырган. Грант акчалары хисабына яңа проектлар өчен ноутбук, интерактив такталар алынган. Аннан мәктәпләрне, балалар бакчаларын бу уртак эш-гамәлләр бергә туплый алган.

Ни генә әйтсәк тә, сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүнең нигезендә уңайлы шартлар, мөмкинлекләр тора. Шунысы бигрәк сөендерә: бу яңа күрсәткечләр белән укучылар, әти-әниләр алдында да мактанып була. Туган тел һәм бердәмлек хакына барысын да эшләргә була – Азнакайдагы кебек уйларга һәм тырышырга гына кирәк.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading