2017 елда чыккан спиннерларны хәтерлисезме? Ә менә хәзер аларга алмашка яңа уенчыклар уйлап таптылар. Кулда әйләндергәләп, баскалап уйныйсың да, тынычланып, рәхәтләнеп китәсең, янәсе.
Социаль челтәр аша килгән уенчык
Җиде һәм биш яшьләрендә булган ике кызым да бу көннәрдә әтиләрен шул симпл-димпл, сквиш алырга үгетли. Урамда очраган дуслары белән дә: “Синдә нинди симпл-димпл? Ә сквиш алдыңмы әле!” – кебек сораулар бирешәләр... Якынча бер ай элек “Тик-ток”та антистресс дип аталган уенчыклар турында бик күп роликлар барлыкка килде. Берсендә үсмерләр поп-ит һәм симпл-димпллардан торган үз коллекцияләрен күрсәтә, икенчеләрендә – өлкәннәр балаларның яңа уенчыкларын аңларга тырышулары турында шаяртып фикер алыша.
Нәрсә ул симпл-димпл һәм поп-ит?
Болар барысы да кулда әйләндерергә кирәк булган антистресс-уенчыклар. Әлеге уенчыкларны уйлап табучылар фикеренчә, алар тынычланырга һәм игътибарны тупларга мөмкинлек бирә. Уенчык эчендәге кечкенә куыкларга баскалыйсың да, ул икенче якка килеп чыга, әйләндерәсең дә, янәдән шулай кабатлыйсың... Сквиш дигәне исә кулда кыскач, үз халәтенә кире кайтучы, поролоннан ясалган бик йомшак уенчык. Алар теләсә нинди формада - аю, туңдырма һәм башка төрле булырга мөмкин.
Бүген аларны теләсә кайда күрергә мөмкин – кибетләрдән алып, юл асты кичүләренә чаклы.
Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова “Шәһри Казан”га популяр уенчыкларның файдасы һәм зарары турында сөйләде.
– Гөлүсә Маликовна, ни өчен бездә еш кына берәр нәрсәне кулда әйләндерү теләге туа?
– Хәрәкәт итү аша киеренкелекне бетерү җиңелрәк. Нәкъ менә шуңа күрә кешеләр спорт белән шөгыльләнә, иҗатка чума яки бик күп сөйләшә башлый. Икенчеләре кул астындагы яки махсус уенчыклар, предметлар ярдәмендә тынычсызлануны җиңә. Ләкин шуны аңларга кирәк, даими рәвештә үз кулларыңда нидер әйләндерү, аны буш тотмау теләге – якынлашып килүче невроз турында сөйли.
– Ә симпл-димпл, поп-ит ише уенчыкларның уңай тәэсире бармы?
– Уенчык-антистресс – стресстан котылуның гади һәм арзанлы ысулы. Алар бик аз вакытка гына киеренкелекне юк итә ала. Стресс бит аңлашмаучанлыктан, катлаулы бер хәл, тирә-юньдәгеләр белән аңыша алмаудан барлыкка килә. Әгәр дә шундый уенчыкларга бәйлелек барлыкка килсә стресска каршы көрәшүнең башка ысуллары турында уйларга кирәк: дөрес туклану, туйганчы йоклау, даими рәвештә физик эш, күнегүләр белән шөгыльләнү.
– Борчуны җиңү өчен гадәти булмаган ысулларның кайсысы яхшырак эшли? Яки психолог кына ярдәм итә алачакмы?
– Ата-аналар төп сәбәпчене гаилә эченнән түгел, ә читтән эзли, мастер-классларга, психологка йөри. Бүгенге киеренке халәтне ата-ана белән бала арасындагы җылы, дустанә мөнәсәбәт кенә җиңә ала.
Ата-аналарның аралашу өчен вакыты юк, шуңа күрә алар бала каручы яллый, яки өйләренә өстәмә педагог чакырта. Балалар ни беләндер мәшгуль булсын һәм аларны борчымасын өчен эшләнелә бу. Шуңа күрә бүген ата-аналарның сабыйлары белән җылы, дустанә аралашулары ниндидер бер проблемалы хәлне җиңү өчен иң стандарт һәм стандарт булмаган юлларның берсе. Психолог нинди генә көчле, нәтиҗәле булмасын, ул сезнең балагызны белми, аны үстермәгән.
– Ә стрессны, гомумән, юк итәргә кирәкме?
– Стрессны вакытында юк итмәсәң, депрессия барлыкка килә, ә ул паник һөҗүмгә китерә. Кайбер очраклар баланың сәламәтлеге белән дә бәйле. Биредә югары квалификацияле табиб (невролог) ның комплекслы ярдәме кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар