16+

Балагыз мәктәпкә әзерме?

1 сентябрьгә бер айдан артык вакыт калып бара. Кайберәүләр быел тәүге тапкыр парта артына утырачак.  Балагызның 1 сыйныфка укырга барырга әзерме-юкмы икәнен ачыклау өчен тест тәкъдим итәбез.

Балагыз мәктәпкә әзерме?

1 сентябрьгә бер айдан артык вакыт калып бара. Кайберәүләр быел тәүге тапкыр парта артына утырачак.  Балагызның 1 сыйныфка укырга барырга әзерме-юкмы икәнен ачыклау өчен тест тәкъдим итәбез.

Моның өчен балага берничә сорау бирергә кирәк. Ул сорауларга җавап уңаймы яисә юкмы икәнен билгеләп барыгыз. 

1. Мәктәпкә баргач минем яңа дусларым күбәячәк. 
2. Мәктәптә нинди дәресләр укытулары миңа кызыклы. 
3. Туган көнемә мин барлык сыйныфташларымны да чакырачакмын. 

4. Дәресләр, тәнәфесләргә караганда, озаграк булсын иде. 
5. Мәктәпкә баргач мин яхшы укыячакмын. 
6. Кызык, мәктәптә иртәнге ашка нәрсә бирәләр икән? 

7. Мәктәптә иң яхшы әйбер – ул каникуллар. 
8. Миңа калса, мәктәптә, балалар бакчасына караганда, кызыграк. 
9. Минем бик тә мәктәпкә укырга барасым килә, чөнки минем дусларым да анда бара. 

10. Әгәр яраса, мин мәктәпкә узган елны ук барган булыр идем. 

Нәтиҗәдә бала 8 сорауга уңай җавап биргән икән, ул мәктәпкә барырга әзер дигән сүз һәм бик кызыксынып укыячак. 
Әгәр дә 4-7 балл җыйса, бала мәктәпкә барасы килә, әмма уку йорты аны әлегә белем алу белән җәеп итми дигәнне аңлата. 

Әгәр дә беренче 5 сорауга уңай җавап алсагыз, бала яңа дуслар һәм яңа уеннар турында хыяллана дигән сүз. 
6-10 нчы сорауларга тискәре җавап бирмәү баланың мәктәпнең нәрсә икәнен аңлавына һәм аңа уңай каравына ишарәли. 
Әгәр бала өч яисә аннан да азрак сорауларга “әйе” дип җавап кайтарса, ул мәктәпнең нәрсә икәнен аңламый һәм әле укырга барырга теләге юк дигән сүз.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading