16+

Балалар ялы өчен кайсы кулай: мәктәп яны, урман аланы, ә бәлки Кырым?!

Татарстан балаларының җәйге ялын оештыруга тел-теш тидереп булмый. Татарстанның мәктәп яны һәм җәйге ял лагерьларында иртә гимн башкарудан һәм дәүләт әләмнәрен күтәрүдән башланачак.

Балалар ялы өчен кайсы кулай: мәктәп яны, урман аланы, ә бәлки Кырым?!

Татарстан балаларының җәйге ялын оештыруга тел-теш тидереп булмый. Татарстанның мәктәп яны һәм җәйге ял лагерьларында иртә гимн башкарудан һәм дәүләт әләмнәрен күтәрүдән башланачак.

Бу ватанпәрвәрлек хисен, туган илеңә мәхәббәт үстерүгә ярдәм итәчәк, ди Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков. 
Аның сүзләренчә, быел җәй 182 меңнән артык бала шәһәр читендәге, чатырлы, мәктәп яны лагерьларында, моннан тыш Кырым, Краснодар төбәгендә ял итә алачак. Бу  –  барлык балаларның  46-47 проценты дигән сүз. 

– Берничә ел элек Россиянең кайбер төбәкләрендә ялган лагерьлар эшләп килгән. Ягьни әти-әниләрдән акча җыйганнар, әмма килешү  төзелмәгән, ял итү дөрес оештырылмаган. Әлеге хокук бозуларны булдырмас өчен Республикада балаларны кабул итәчәк ял итү үзәкләренең исемлеге төзелде, алар барысы да махсус реестрга кертелгән, – диде журналистларга Ринат Садыйков.

Шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларында беренче смена инде 1 июньдә старт алачак. Быел, гадәттәгечә, ялны оештыручылар балаларның куркынычсызлыгына, алар белән эшләүче кадрларның профессиональлегенә, санитария таләпләренә басым ясаячаклар, ди. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе тарафыннан күзәтчелек буенча тиешле чаралар оештырылган. Һәр лагерьга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре беркетелгән. 

«Җәй-балаларга» дигән республика программасы нигезендә яңа лагерьлар төзү, искеләрен яңарту, ремонтлау эшләре башкару да күздә тотыла. Узган елдан башлап 26ысын яңабаштан корганнар. Алар барысы да балаларны кабул итәргә әзер икән.  Мисал өчен, Яшел Үзән районындагы «Мирас» лагере 10 ел дәвамында ташландык хәлдә булган, эшләмәгән. Республика җитәкчелеге тарафыннан аны төзекләндерү мәсьәләсе кабул ителде. Лагерь яңартылып, сәламәтлеге чикләнгән балаларны кабул итәчәк. 1 июньдә биредә балаларны яклау көненә багышланган республикакүләм бәйрәм узачак. Хәзер «Мирас» 144 бала кабул итә алачак. 

Биектауда «Добрый» лагеры яңартыла, биредә хәзер төзекләндерү эшләре бара, киләчәктә монда волонтерлык эшенә җәлеп ителгән яшьләр ял итә алачак. «Добрый» үсмерләрнең иҗатын, сәләтен үстерү үзәгенә әйләнәчәк. Анда төрле юнәлештәге сменалар эшләр дип көтелә. 
– Ә менә Кырым республикасында Татарстан тарафыннан төзелгән «Сәләт «Ак Барс» балаларны сәламәтләндерү лагере быел июль аенда үз эшен башлап җибәрәчәк. Бер смена эчендә ул 220 бала кабул итә алачак. Балалар табигатьтә туризм белән шөгыльләнәчәк, – дип ачыклык кертте яшьләр эшлре министрының беренче урынбасары.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның комплекслы программасы ярдәмендә 4 муниципаль лагерьга капиталь ремонт ясалды иде. Болар: «Заречье», «Юнитур», «Восток» һәм «Молодежный». Узган ел «Пионерия Татарстана», «Нармонка», «Огонек» лагерьларын проектлау тәмамланды.
Сүз уңаеннан, бу җәйдә Казанда барлыгы 87 төрле профильле лагерь сменасы оештырылачак. Казанның 13,5 мең укучысы шәһәр читендәге лагерьларда ял итәчәк. Авыр тормыш хәлендә калган 969 укучы быел республика лагерьларында, шифаханәләрендә бушлай ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен ныгытачак. 

Фото: «Татар Информ»
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading