– Кызганычка, хәзерге вакытта үсмерләргә элеккеге кебек андый эш урыннары юк. Аларның барысы да колхоз белән бәйле иде бит. Ул да булса ындырда эшләү, печән җыю, комбайнда урып-җыю эшләре, территория чистарту һәм башкалар. Хәзер авылда ындыр табагы да, фермада хайван да юк, ә территорияләрен чүп үләне баскан, – дип уфтана ул.
Ә менә Арча, Саба, Кукмара, Балтач якларында колхозлар сакланып калган. Шуңа күрә теләгән кешегә эш һәрчак табыла, ди Балтач районы Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин.
Бөрбашта 230дан артык хуҗалык исәпләнә, 700дән артык кеше гомер итә икән. Балалар да, шөкер, туып тора, ди Равил. Үсә төшкәч, теләге булганнарга акча эшләү мөмкинлеге дә бар икән. Үсмерләр амбарларда да хезмәт куя, кырда да эшли.
– Бездә авыл баласына үз йорт хуҗалыгы кысаларында да эш җитәрлек. Хуҗалыкларда мөгезле терлекне күпләп асраучылар бар. Балалар әти-әнисенә ярдәм итеп үсә, мал караша. Үзләрендә унлап эре терлек булганда, улларын-кызларын каядыр читкә эшкә җибәрүнең кирәге дә юк инде. Ярдәм күрсәткән балага әти-әнисе өлеш чыгара, – ди Равил Галимуллин.
Саба районы Тимершык авылы кызы Айлия Хаҗиева 15 яшеннән үзе эшләп алган акчаның тәмен татыган. Җәй көне бер айга үз мәктәбенә җыештыручы булып урнашып, 16 мең сум акча эшләгәнен хәтерли ул. Хезмәт хакын мәктәпкә кирәк-яраклар алырга тоткан. Узган елда ул бер ай тирәсе Саба Лесхозындагы кунакханәдә бүлмәләр җыештырган, шунда ук ашханәдә дә ярдәм иткән. Бер ай янә мәктәп чисталыгын кайгырткан. Быел да чыгарылыш имтиханнарын тапшырып, теләгән уку йортына документларын биргәч, буш вакыты барлыкка килгән. Лесхоздагы кунакханәдә эшче куллар исә һәрвакыт кирәк, ди.
Комментарийлар