16+

“Балам мәктәпкә барырга курка...”

Кеше нервасында “уйнарга” яратучыларның айга берничә тапкыр өянәге уянып ала. Олы кешеләр булса бер хәл. Балаларның ни гаебе бар икән инде? Сүзем мәктәпләргә җибәрелә торган “мәктәбегездә бомба куелды” дигән аноним хатлар хакында.

“Балам мәктәпкә барырга курка...”

Кеше нервасында “уйнарга” яратучыларның айга берничә тапкыр өянәге уянып ала. Олы кешеләр булса бер хәл. Балаларның ни гаебе бар икән инде? Сүзем мәктәпләргә җибәрелә торган “мәктәбегездә бомба куелды” дигән аноним хатлар хакында.

Мондый хатлар Казан мәктәпләренә инде билгеле бер даимилек белән килә башлады. Интернет, мәгълүмати технологияләр заманы булгач, мәктәптәге хәлләр әти-әниләргә дә тиз барып җитә. Баласы өчен алар да көне буе ут йотып тора.

Соңгы бер атна эчендә генә дә башкала мәктәпләренә “сезнең мәктәпкә мина куелган” дигән тамгалы хатлар ике тапкыр килде: 16 март һәм 21 март. (Февраль, гыйнвар айларында да мәктәпләрдә көн саен диярлек эвакуацияләр булды). Әлбәттә инде укытучылар мондый хәбәрләргә реакция бирмичә калдыра алмый һәм тиеш тә түгел. Мәктәптәге меңәрләгән баланы барлап, киендереп, дәрес уртасында эвакуацияләү, бигрәк тә мондый хәлләр еш кабатланса, психикага да бәрә.
Балаларга да әйтеп бетергесез стресс. Инде күп сыйныфларда чыгарылыш имтиханнары алдыннан “пробный” эшләр эшли башладылар, контроль эшләр тапшыралар. Андый тикшерүләр вакытында укучының организмына болай да өстәмә авырлык килә.

Казан мэриясенең “Телеграм” каналында да халык бу темага кагылышлы төрле фикерләр калдыра.
“Без бу хәбәрне ишеткәч барыбыз да кычкырыша башладык. Бу бик куркыныч, нәрсә дияргә дә белмим... Май аеннан соң мин мәктәпкә барырга куркам”, – дип язган Алинә исемле берәү.
“Балаларның нервалары бик какшый. Соңгы эвакуациядән соң кызымның тавышы бетте. Инде бер ай дәвалыйбыз, әмма тавышын кире кайтара алмыйбыз. Дәвалауга киткән чыгымнарны, психологка тотылган акчаны кем кайтарыр икән миңа?” – дип язган Лариса исемле казанлы.
“Балам икенче көнне мәктәпкә укырга барырга курыкты. Дөресен генә әйткәндә, аны үзем дә җибәрергә шикләнәм. Әмма аңлыйм, өйдә бикләп тә тотып булмый. Ул хатларны яза торган адәмнәрне тотарлык белгечләребез дә юкмы икән инде безнең?!” – дип зарланган идем бер танышым әле февраль аенда гына.
“Ничек ул террорчыларны табып булмый инде? Кешеләрне күпме куркытырга була?” – дип ризасызлык белдергәннәр дә аз түгел.

Әти-әниләрнең кайберләре балаларны бәлки дистанцион укуга күчерергәдер, дигән тәкъдимнәр дә җиткергән. Бу тәкъдимне хуплаучылар да, кире кагучылар да бар. “9-11 сыйныфлар өчен мәктәптә уздырылган һәр сәгать кадерле һәм мөһим. Чөнки алда имтиханнар көтә”, – дип язган икенче берәү.

Болай да авыр, киеренке заманда шомлы хәбәрләр җәмгыятьне дә, кеше сәламәтлеген дә какшата гына. Уяулыкны югалтмыйча, бердәм булу гына мондый хәлләрдән чыгарга ярдәм итәр, мөгаен.

Сүз уңаеннан, аноним хатларның да авторлары табыла тора. Җинаять эшләре ачылып, хулиганнарга канун каршында җавап тотасыларын да онытмаска кирәк.
Мисалга, Омск өлкәсендә берәү 2021 елда Россиянең 34 төбәгендәге 800 мәктәпкә шундый эчтәлектәге хат юллаган булган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Террорчылык турында ялган мәгълүмат таратучылар Россия Җинаять кодексының 207нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартыла. Бу маддә буенча суд каршына басканнарга минималь җәза – 10 елга иректән мәхрүм итү. Моннан тыш, Россия Тикшеренү комитеты билгеләп үткәнчә, эвакуация, махсус хезмәтләр эше, саперларның биналарны тикшерүе буенча чыгымнарны да гаепләнүчеләр түләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading