16+

БДИ нәтиҗәләре бер дигән түгел

Унберенче сыйныф укучылары, БДИ «йөгеннән» котылып, уку йортларына документларын тапшырырга өлгерде инде.

БДИ нәтиҗәләре бер дигән түгел

Унберенче сыйныф укучылары, БДИ «йөгеннән» котылып, уку йортларына документларын тапшырырга өлгерде инде.

Ә менә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында бу өлкәдә «урак өсте» әле башланды гына. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган имтихан нәтиҗәләрен анализлап, киләсе елга эш планын төзисе бар. Иртәгә бу уңайдан республика районнарының мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашында зур утырыш була.

31 укучы БДИ бирә алмаган
Быел 16 мең укучы - Бердәм дәүләт имтиханнары, ә 34 мең укучы төп дәүләт имтиханнарын тап­шырды, республика буенча 90 БДИ бирү үзәге эшләде. Тәртип сагында меңгә якын иҗтимагый күзәтүче торды. Шуңа өстәп, математика һәм рус теле буенча имтихан биргәндә, Казанга Самара өлкәсеннән 23 федераль күзәтүче килгән иде.

Рус теле һәм математикадан кала укучылар иң күп сайлаган фән - ул җәмгыять белеме: 7286 кеше. Абитуриентлар арасында шулай ук химия, биология, физика фәннәре дә популяр булган.
- Без Россиядә БДИ нәтиҗәләре буенча лидерлар арасында, әмма камиллеккә чикләр юк. Мин имтихан нәтиҗәләре белән канәгать дип авыз тутырып әйтә алмыйм. Гәрчә, алдагы еллар белән чагыштырганда ун предмет буенча уртача балл артса да. Быел укучылар рус теле буенча уртача - 73,05, профильле математика буенча 53 балл җыйды. Алга таба бу юнәлештә зур стратегик бурычлар куярга планлаштырабыз, - диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

31 чыгарылыш сыйныф укучысы, быел, гомумән, аттестатсыз калган. Аларның күп өлеше Югары Ослан районы, Мөслим авылы, Минзәлә, Алабуга шәһәрләренә туры килә. Быел немец теле һәм химия буенча уртача балл төшкән. Укучылар инглиз, француз, рус теле, химия, биология, физика фәннәрендә дә сынаткан. Аларга иң күп «икеле» «бүләк итүче» фәннәр шушылар инде.
800 бала тугызынчы сыйныфтан соң аттестан ала алмаган. Сентябрь башында алар кабат имтихан тапшырачак. Министр моны төп дәүләт имтиханының БДИ белән бер таләпләр куеп үткәрелүендә күрә. Шулай ук тугызынчы сыйныфлар тапшырган физика, химия, география, информатика, биология, тарих, немец, француз теле, җәмгыять белеме, рус әдәбияты буенча төп дәүләт имтиханнарының республика буенча уртача баллы Россиянең башка төбәкләре белән чагыштыр­ганда азрак.

Ел дәвамында укытучылар, имтихан комиссиясе әгъзаләры БДИга телефон, шпаргалка белән кермәгез, дип тукуларына карамастан, имтихан вакытында хәтта зур белешмәләр китабы белән керергә тырышучы укучылар булган. Хәрәмләшүдә тотылган дүрт укучының имтихан эшләре бөтенләй кабул ителмәгән, шуларның икесе имтихан бирү үзәгенә кесә телефоны белән кергән. БДИ буенча закон бозу очраклары аркасында 23 протокол тутырылган. Казанның Мәскәү районы, Чистай, Яшел Үзән, Буа районнары хәрәмләшеп «кара исемлек»кә кергән.

Быел имтихан нәтиҗә­ләре буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының 11 проценты Россиянең «Укудагы уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Ә 397 укучы республика медаленә лаек булган. Алар БДИны 75 баллдан да күбрәк туплаган. Иң күп медалистлар Бөгелмә районыннан. Ә менә Апас, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Ютазы районнарында республика медальләренә берәү дә ия булмаган.
Энгель Фәттахов тугызынчы сыйныфта бер яки аннан да күбрәк өчлесе булган укучыларны унынчы сыйныфка мәктәпкә алырга теләмәү проблемасын да күтәреп чыкты. Янәсе, мондый укучылар мәктәп рейтингына начар тәэсир итә.

- Бу - укучының хокукын бозу дигән сүз. Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, баланы укырга кабул итәргә тиешләр. Директор да, мәгариф идарәсе дә баланы унынчы сыйныфка кабул итүгә каршы була алмый. Без бөтен балаларга да мәктәптә урын булдырырга тиеш. Бу - министрлыкның принципиаль позициясе! - диде Энгель Фәттахов.

«Имтиханга башны бәрә‑бәрә әзерләнмәдем»
Быел имтихан буенча йөз балл җыючы укучылар саны да арткан. Узган ел 105 укучы БДИны иң югары баллга тапшырса, быел аларның саны 135кә җиткән. Чистайның беренче гимназиясендә белем алучы Никита Доброхотов - йөз балл алу бәхетенә ирешкән абитуриентларның берсе. Ул рус теле һәм математикадан йөзәр балл җыйган. Башка фәннәрдән дә сынатмаган: инглиз теленнән - 93, физикадан - 92, химиядән - 76 балл җыйган «акыллыбаш». Документларын исә Мәскәү вузына тапшырган.

- Россия химия-техно­логия университетына керергә исәп. Уку йортын сайладым, ә менә булачак һөнәремне сайламадым әле. Кайсы юнәлеш буенча үтә алам, шул һөнәргә тукталачакмын. Шунысын беләм - ул компьютерлар белән бәйле булачак, - диде егет.
Никита ике имтиханнан да иң югары балл алырмын дип хыялланмаган да, әмма БДИга ныклап әзерләнергә тырышкан. Ул сайлаган уку йортына керү өчен кимендә 299 балл җыярга кирәк бит. Мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлаган.

- Мин имтихан бирергә ияләшкән инде, кечкенәдән төрле олимпиадаларда катнаштым. Шуңа да БДИ минем өчен гадәттән тыш хәл булмады. Башны бәрә‑бәрә әзерләнмәдем. Хәтта бер тапкыр да репетиторга йөрмәдем. Мәктәптә белем биргән үз укытучыларымның консультацияләре ярдәм итте. Аларга рәхмәт, укытучыларым булмаса, йөз балл җыймас идем. Иң ныклап әзерләнгән фәнем инглиз теле булды, бер көн дә калдырмыйча шөгыльләндем. Ә имтиханга бер көн кала бер әйбер дә эшләмәдем, башны ял иттердем. Иң мөһиме - укытучыларыңны тыңларга һәм үзеңә дә ныклап әзерләнергә кирәк. Үзең тырышмасаң, укытучылар да, репетитор да белемне башыңа гына салып куя алмый, - ди Никита.

«Биш»легә укучы Мөслим кызы вузга керә алмый
Инде ике ел рәттән тугызынчы сыйныфтан татар теле буенча мәҗбүри имтихан бирә укучылар. Энгель Фәттахов, татар теле буенча имтиханда быел да үзгәрешләр һәм төзәтмәләр булачак, ди.
- Татар теле буенча имтихан тапшыруны камилләштерергә кирәк. Ки­ләсе елга ул язма гына түгел, ә телдән дә булачак. Имтихан биремнәре өч төрле тел белү дәрәҗәсендә әзерләнәчәк. Урта һө­нәри белем бирүче уку йортларында да татар телендә укытучы төркемнәр булдырырга кирәк, - диде мәгариф министры.


Сүз уңаеннан, быел унберенче сыйныфтан соң татар әдәбияты буенча БДИ биргән Мөслим кызы Флүзә Гиздуллина югары уку йортына укырга керә алмаган. Барлык фәннәр буенча да имтиханнарын «5»кә генә биргән кыз КФУга документларын тапшыра алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булган. Сәбәбе - ул керәсе татар теле укытучысы юнәлешенә җәмгыять белеме фәненнән имтихан куйганнар, ә Флүзә аны бирмәгән.

- Флүзәнең нинди уку йортына керәсен, нинди фәннәр буенча имтиханнар бирәсе хакында кызыксынып тордык. Февраль аенда ул әти‑әнисе белән уку йортына шалтыратып вузга керү өчен кирәкле имтихан исемлеген сораган. Исемлектә ул вакытта җәмгыять белеме булмаган. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияттан гына имтихан сайлады ул. Үзем дә бәлки җәмгыять белемен дә биреп карарсың дип кат‑кат сорадым. Ул исә, юк-юк, абый, безгә ул фән кирәкми, нигә мин үз-үземне интектереп тагын бер имтихан бирим, дип җавап кайтарды. Шулай итеп, әдәбиятны - 76, татар телен - 92, рус телен 81 баллга бирде, математиканың төп юнәлешен дә «биш»легә тапшырды. Ә Казанда аның документларын да кабул итмәгәннәр. Бу кызны ничек тә татар теле укытучысы итәргә иде. Моны безнең илдә татар теленә каршы сәясәт алып барыла дип кабул итәм. Бер елны татар теле укытучысы юнәлешенә укырга керү өчен профиль юнәлешендә математика сорап яталар иде. Мәгариф министры безгә килгәндә, без бу мәсьәләне күтәреп чыктык. Аны бетерделәр. Хәзер җәмгыять белеме сорыйлар. Булачак татар теле укытучысына җәмгыять белеме нәрсәгә кирәк?! Аңламыйм мин университетларны... - диде Мөслим урта белем бирү мәктәбе директоры Илнар Миргалимов.

Флүзәнең укытучылары, мәктәп директоры белән берлектә, бу проблеманы Энгель Фәттаховка да җиткергән. Министр кызның хәле белән хәбәрдар булуы, аңа бу проблеманы чишәргә булышуы хакында белдерде.

Флүзә исә бүгенге көндә документларын Минзәлә педагогия көллиятенә тапшырган.

Никита Доброхотов
Флүзә Гиздуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading