16+

БДИ тапшыручыларга 10 лайфхак

2019 елгы чыгарылыш укучысы Регина Габдрахмановадан БДИ тапшыручыларга 10 лайфхак. Чыгарылыш сыйныф укучыларына файдалы киңәшләр.

БДИ тапшыручыларга 10 лайфхак

2019 елгы чыгарылыш укучысы Регина Габдрахмановадан БДИ тапшыручыларга 10 лайфхак. Чыгарылыш сыйныф укучыларына файдалы киңәшләр.

1. Имтиханга бер-ике генә тәүлек калып килгәндә бердәнбер әзерлек – үз-үзеңне җиңүгә, яхшы нәтиҗәгә әзерләү булсын. Булдырам, белемем җитәрлек, нәтиҗәләрем уңай булачак. Берөзлексез кабатлый торгач, үзеннән үзе ышанып куясың.

2. Куркып торма! БДИ сине 4 сәгатькә якын сынаячак-сынаячак та, көчле икәнеңне белеп алып, нәтиҗәдә, бирелергә карар кылачак. Әзерлегең “аксый” икән, шул әзерлегең таянган таяк белән төртеп ек.

3. Җавапны белмисеңме – уйлап тап, икеләнәсеңме – ярдәмгә санамышларны чакыр, иншада тиешле сүз күләме җитеп бетми икән – әйләндер дә тулгандыр бер сүзне. 

4. Орлыкны мулдан чәч, берсе булса да тишелер. Рус әдәбияты, җәмгыять белеме, тарих, химия, биология кебек фәннәрдән БДИтапшырасың икән, бу киңәш синең өчен бик әһәмиятле булыр. Имтиханның икенче өлешендәге биремнәр, белгәнеңчә, тулы язмача җавап таләп итә. Монда никадәр күбрәк яза аласың, шулкадәр күбрәк яз. Нинди җавап вариантлары бар, барысын да матур гына бер җавапка сыйдыр. Җавапларыңның берсе булса да туры килер, уңыш елмаеп куяр да, кадерле балл синеке булыр.

5. Формула искә төшми… Визуаль хәтерле икәнсең, формулалар, терминнарны фотога төшереп, смартфоныңның төп битенә урнаштыр, телефон экранына күзең төшкән саен, баш миеңдә инде кайчандыр күргән сурәтләр яңарып торачак. Хәтерең тавышларны тиз эләктереп аламы – телефон диктофонына терминнарны укып яздыр, колакчыннар киеп куй да, әлеге аудиоязманы әйләндер дә әйләндер.

6. Уң аягың белән кер! Әбекәй өйрәткән әйбер дөрес булмый калмас. Бисмиллаңны да әйтергә онытма.

7. Имтихан вакыты ялт итеп үтеп китә. Караламаңны “бизәп” вакыт әрәм иткәнче, туры чистага төшер җавабыңны. Тик пөхтә һәм бозу-сызуларсыз яза алырлык булсаң гына! Әле вакытың бар, чиста итеп язарга өйрәнә торырга киңәш итәм. 

8. Акылны үстерә торган тылсымлы чәйнең рецепты юк. Син күңелеңә хуш килгән теләсә кайсы чәйне эчә-эчә имтиханга әзерлән, шуннан акыл арта. Бу хуш исле бөтнек салынган кайнар сөтле чәй булырга мөмкин, яки каты кара карлыган чәе, яисә алма туралган, лимон салынган кара чәйдер бәлки... Китап укыйсыңмы, тестлар чишәсеңме – чәй эч. Шаяруны читкә куеп торсак, чәйнең организмны “юата” торган сәләте бар. 11нче сыйныф укучысы 90 процент стресстан гына тора. Стрессны чәйдән дә яхшы дәвалаучы юк. 

9. Укымасаң укыма, тик йокла һәм туклан! Син, ким дигәндә, 6-7 сәгать йокларга һәм вакытында тукланырга тиешсең!

10. Үзеңә һәм бары тик үзеңә генә таян, имтиханда син беркем һәм бернәрсәдән ярдәм өмет итә алмаячаксың.

ТАГЫН УКЫРГА:

Ирекле БДИ: быелгы имтиханнарның мәгънәсе калдымы?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading