16+

БДИ буенча үзгәрешләр бармы? Мәгариф министры бу сорауга ачыклык кертә

БДИны киләсе елларда тапшырабызмы-юкмы, әлегә билгесез. Әмма бу юлы имтиханнарны барыбызга да ныклы әзерлек белән эшләп чыгарга туры киләчәк. Быел 16 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. БДИны үткәрү буенча үзгәрешләр дә көтелә. 

БДИ буенча үзгәрешләр бармы? Мәгариф министры бу сорауга ачыклык кертә

БДИны киләсе елларда тапшырабызмы-юкмы, әлегә билгесез. Әмма бу юлы имтиханнарны барыбызга да ныклы әзерлек белән эшләп чыгарга туры киләчәк. Быел 16 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. БДИны үткәрү буенча үзгәрешләр дә көтелә. 

Имтиханнар вакыты кыскара

БДИ еллар дәвамында һәрвакыт камилләшергә омтылды. Быел да кайбер имтиханнарны үтәү вакыты үзгәрә, кайбер оештыру эшләре яңача башкарылачак. Мәсәлән, кайбер фәннәрне тапшыру вакыты кыскартылачак. Бу контроль үлчәү берәмлекләрендәге (КИМ) үзгәрешләргә бәйле. Мәсәлән, җәмгыять белеме буенча – 25, тарих буенча 55 минут кыскартылган. Укучылар элеккегә караганда беркадәр азрак вакытка сыешырга тиеш була. Чит телнең телдән тапшырыла торган өлешендә сөйләү вакыты киресенчә 2 минутка озайтылган. Хәзер  аны 17 минутта тапшырырга туры киләчәк.

Төп үзгәрешләрнең берсе – имтихан биремнәрендәге үзгәрешләр. Укучылар БДИда алган белемнәрен тормышта куллана белүләрен дә күрсәтергә тиеш. Шулай ук быел беренче тапкыр яңа технологияләр кулланып дәүләт имтиханын тапшыру булачак. 

– Яңа технологияләр Россиядә узган ел ук кертелде. Башта аларның эшчәнлеген өйрәндек. Элегрәк имтихан башланганчы дискларны тарата идек. Аны компьютерга куеп кәгазьгә күчерә идек. Ул әйберләрдән китү өчен эшләнә бу (кайбер дисклар ачылмый, кайберсендә ялгышлар да була торган иде). Яңа технологияләр безнең оештыру эшен дә җиңеләйтә, объективлыкны да арттыра. Хәзер шунда ук интернеттан информация алабыз, кәгазьгә күчерәбез, укытучылар шунда ук тараталар.  Эш тәмамланганчы беркем беркая чыкмый, аннан соң кәгазьләрне җыеп алабыз һәм аларны сканер аша шунда ук бердәм дәүләт имтиханын үткәрү үзәгенә җибәрәләр. Монда интернетның тизлеге дә яхшы булырга тиеш. Хәзерге вакытта аның турында уйлыйбыз.  Вакытлар билгеле, 5 минутка соңга калсак та, без кызыл зонага керәбез. Күпме  укыту, имтиханга әзерлек буенча көч куела, шуңа да оештыру эшен дә тәртипкә салынуы мөһим,  – диде  Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. 

Кытай телен сайламаганнар

Укучыларның имтихан расписаниесе күптән билгеле. Якын көннәрдә алар география, рус әдәбияты, химия фәннәреннән 26 майда имтихан тапшыра. 30-31 май көнендә рус теленнән БДИ узачак. Быел рус теленнән имтиханны  төп вакытта 15879 укучы тапшыруы көтелә. Математикадан профиль өлешен 8057, база өлешен 7744 кеше бирәчәк. Җәмгыять белемен сайлаучылар елдагыча күп. Аны быел 6204 кеше тапшырырга җыена. Иң аз сайланган фән булып француз теле тора, аннан 15 кеше имтихан бирә. Информатиканы узган елга караганда 500 артык укучы күбрәк сайланган. Тарихны яратучылар да быел арткан. Бу фәнне 1799 укучы тапшыра. Алдагы  еллар белән чагыштырганда кытай һәм испан теленнән БДИ бирүче юк. 9 сыйныфтан соң быел дәүләт имтиханнарын 37 мең 260 укучы тапшырачак.

– БДИны без быел начар бирербез дип уйламыйм. Шул ук вакытта беркадәр курку да бар. Быелгы 11 сыйныф укучылары 9 сыйныфтан соң мондый форматта дәүләт имтиханнары тапшырмады. 2020 елда алар имтиханнардан азат ителделәр. Психологик әзерлек, җаваплылык дигән төшенчәләр бар. Имтиханнар вакытындагы контроль, арттан һәм алдан камералар аша күзәтү, махсус күзәтүчеләр алдында эшләү өчен алар әзер булырга тиеш. Бик зур оештыру эше алып барыла. БДИны үткәрү буенча укытулар  да алып бардык, – дип сөйли министр.

Луганск һәм Донецк өлкәләреннән килүче укучылар арасында 19 укучы имтихан бирәчәк. Шуларның 12се 11 сыйныфта укый. 7 укучы 9 сыйныфтан соң имтихан тапшыра. Министр Илсур Һадиуллин белдерүенчә, аларга имтиханнар бирергә тиешле шартлар тудырыла. Билгеле булганча, кайбер имтиханнарга әзерлек чорында алар әле безнең мәктәпләрдә укымыйлар иде.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X