16+

БДИга бер-ике айда гына әзерләнү мөмкин түгел

Былтыр, пандемия сәбәпле, югары уку йортына керергә ниятләмәгән чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ бирү мәҗбүри түгел иде, быел да шулай. Алар дәүләт чыгарылыш имтиханы нәтиҗәләре белән генә чикләнә. Ә менә 2022 елдан барысы да элеккечә булыр, мөгаен. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев әйтүенчә, киләсе елга, аттестат алу өчен, рус теле, база яки профиль дәрәҗәсендәге математикадан БДИ тапшырырга кирәк булачак. 

БДИга бер-ике айда гына әзерләнү мөмкин түгел

Былтыр, пандемия сәбәпле, югары уку йортына керергә ниятләмәгән чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ бирү мәҗбүри түгел иде, быел да шулай. Алар дәүләт чыгарылыш имтиханы нәтиҗәләре белән генә чикләнә. Ә менә 2022 елдан барысы да элеккечә булыр, мөгаен. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев әйтүенчә, киләсе елга, аттестат алу өчен, рус теле, база яки профиль дәрәҗәсендәге математикадан БДИ тапшырырга кирәк булачак. 

Быел Татарстанда 16 509 чыгарылыш укучысы БДИ, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 36 532 бала Төп дәүләт имтиханын тапшырачак, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы. 

Быел дәүләт имтиханнарын тапшыруда әллә ни үзгәрешләр күзәтелми. Бары коронавирус таралуны кисәтү максатыннан барлык куркынычсызлык чаралары күреләчәк. Укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре битлекләрдән булачак. Мәктәпкә укучыларны металл үткәргеч аша тикшереп кертәчәкләр, тән температураларын үлчиячәкләр. Балаларга үзләре белән гаджет, телефоннар алып керү тыела. Информатика фәненнән имтихан сайлаучылар өчен яңалыклар бар. Аны быел имтиханны бары компьютерда гына бирәчәк. Әмма, бу укучылар җавапларны интернеттан күчерә ала дигән сүз түгел. Компьютерда эш өчен кирәкле программалар гына калдырыла, интернетны өзәчәкләр.

Имтиханнар июнь ае буе дәвам итә. Билгеле бер сәбәпләр аркасында (авыру, карантинда булу һәм башкалар) имтиханнарны тапшыра алмаучылар өчен 28 июньнән 2 июльгә кадәр резерв көннәр каралган. Әгәр инде укучы ул көнне дә килә алмаган икән, 12-17 июльдә өстәмә көн бирелә. Сүз уңаеннан, бар илне тетрәткән фаҗига булган 175нче гимназия укучылары өчен быел имтихан вакытын 1,5 сәгатькә сузарга булганнар. Шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов әйтүенчә, бу фаҗигадән соң стресстан тернәкләндерү чаралары кысасында эшләнәчәк. «Аларның стрессны җиңеп, әлеге уку елын тыныч кына төгәлләве безнең өчен бик тә мөһим. Моның өчен без дәрес планына үзгәрешләр керттек. IX сыйныф укучылары бары тик рус теленнән генә Төп дәүләт имтиханын тапшырачак, алар өчен сынау вакыты сәгать ярымга озайтылды», – дигән Ирек Ризванов. 

БДИны начар билгегә тапшырган балалар белемнәрен киләсе елга сынап карый ала. Бары рус теленнән генә 13 июльдә кабат имтихан биреп карау мөмкинлеге булдырылган. 

БДИ – укучылар өчен сынау. Күпләр имтиханны бирә алмам дип курка башлый. Стресс кичерә. Өстәвенә, әти-әни, укытучылар көн саен бу хакта тукып торсалар, хәл тагын да катлаулана. Кайбер укучылар, нәкъ менә артык борчылу аркасында хәтта белгәнен дә оныта, каушау сәбәпле юк гына хаталар җибәрә икән. Шуңа да психологлар баланы имтихан алдыннан психологик яктан әзерләргә кирәк дип саный. 

Беренчедән, БДИга бер-ике айда гына әзерләнү мөмкин түгел. Бу синең башлангыч сыйныфтан ук алган белемнәреңне тикшерү формасы. Иң яхшысы - имтиханда булачак темаларны ел дәвамында укытучы белән ныгыту, кабатлап тору. Имтиханнарга өстәмә әзерләнү дә файдалы. Моны кемдер мөстәкыйль башкара, икенче берәүләр репетитор яллый, курсларга йөри. Имтиханга кергәндә әти-әнинең дә баласы өчен теркә булуы мөһим. Һич кенә дә баланы куркытырга, начар билге алсаң, фәлән эшлим дип янарга ярамый. 

Ничек кенә булмасын, БДИ ул хөкем карары түгел. Мәсьәләнең чишү юллары һәрчак табылачак. Имтиханны киләсе елга кабат тапшыру мөмкинлеге бар. Югары уку йортына бара алмыйсың икән, техникум, училищеда укый аласың. Егетләр хәрби хезмәткә барып кайта ала. 

Әти-әнигә киңәшләр: 
Психолог Анастасия Пономаренкодан чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләү буенча 7 киңәш: 
1. Куркытмаска. Көчле психологик басым булганда, укучыда күңел төшенкелеге туарга мөмкин. 
2. Баланың мөмкинлекләрен бәяләргә. «Син иң акыллы, имтиханны әйбәт тапшырачаксың, борчылырлык урын юк»,- дип күпертергә киңәш ителми. Баланың белеп бетермәгән темаларын, аларны тулыландыру өчен нишләргә кирәген укытучысыннан сорашырга кирәк. Бала белән имтиханда булачак аеруча мөһим темаларны кабатларга тырышыгыз. 
3. Хисләр урынына гамәлләр. Зарланмагыз. Бу балага мәшәкать кенә тудыра. Баланы тынычландырып, ниләр эшләргә кирәклеген бергә хәл итү файдалы. Сүз уңаеннан, ярышлар алдыннан спортчыларны нәкъ менә шулай әзерлиләр.
4. Белемне ныгытыгыз. Кемдер блок-схемалар, таблицаларны истә калдыра, ә кемгәдер барысын да үз сүзләре белән сөйләп бирергә кирәк.иҗ мөһиме белем баланың аңында булсын. 
5. Даимилек. Нейрофизиологлар хәтердә калдыру өчен кабатлаудан да яхшырак алымны уйлап тапмаган әле. 
6. Чыгарылыш сыйныф укучысы белән сөйләшегез: әгәр дә ул БДИны югары баллга тапшырмаса, нәрсә булыр? Моның белән тормыш бетми, дигән фикерне сеңдерегез. 
7. Укучының тормышында моңа кадәр әллә нинди стресслы вакыйгалар булгандыр. Аларны искә төшерегез. Җиңеп чыккан бит. Димәк, хәзер дә булдыра алачак. Бу балага үз көченә ышаныч бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading