16+

Безнең укытасыбыз килә!

Югары уку йортларының нәтиҗәлелеген ачыклау буенча үткәрелгән мониторингның быелгысы Россиянең 382 вузына кара тамга сукты. Алар арасында дәүләт уку йортларының филиаллары да, шәхси белем бирү учреждениеләре дә бар. «Нәтиҗәсез» вузларның беришен ябылу яки башка вуз белән кушылу көтә. Ике әйткәнне көтеп тормыйча, студентларын башка вузларга күчереп, ишекләренә йозак элгән югары...

Безнең укытасыбыз килә!

Югары уку йортларының нәтиҗәлелеген ачыклау буенча үткәрелгән мониторингның быелгысы Россиянең 382 вузына кара тамга сукты. Алар арасында дәүләт уку йортларының филиаллары да, шәхси белем бирү учреждениеләре дә бар. «Нәтиҗәсез» вузларның беришен ябылу яки башка вуз белән кушылу көтә. Ике әйткәнне көтеп тормыйча, студентларын башка вузларга күчереп, ишекләренә йозак элгән югары...

Быел Татарстанда 13 филиал һәм ике дәүләт уку йорты «икеле» алды. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтү институты урта махсус белем бирү учреждениесе булып үзгәртеләчәк. Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтын саклап калырга, ягъни тиз арада нәтиҗәлелеген арттырырга ниятлиләр.
Узган елгы мониторинг билгеләре буенча нәтиҗәсез дип табылган Казан дәүләт аграр университетының күрсәткечләре бу юлы яхшы булган. Әлеге уку йортын Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенә кушу турында сүз булган иде. Тик әлегә ике вуз да мөстәкыйль белем бирүен дәвам итә. «Кушу турында сүз булды, тик бүгенгә ул турыда кабат әйткәннәре юк. Андый хәбәр булса, студентларга җиткерми калмас идек», - ди КДАУның белем бирү һәм тышкы элемтәләр буенча проректоры Лариса Тинчурина.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортлары белән генә чикләнергә уйламый. 2014 елда урта гомумбелем бирү учреждениеләрен һәм балалар бакчаларын да нәтиҗәлелек билгеләренә тикшерә башларга җыеналар. Әлегә мәктәпләрдә дә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә бу мониторинг турында бернәрсә дә әйтә алмыйлар. Дөрес, шундый тикшерү булу ихтималлыгы турында ишеткәннәре бар, тик, рәсми карар булмау сәбәпле, артык борчылмыйлар. Казанның 105 нче балалар бакчасы мөдире Әминә Хәсәнова мониторингта нинди критерийларны күрергә теләве белән уртаклашты. «Балалар бакчасының нәтиҗәлелеген тикшергәндә матди-техник базаны, педагогик составны, штат тулылыгын, бакча территориясенең төзеклеген исәпкә алырга кирәк дип саныйм. Бакчадагы төркемнәр һәм аерым белгечләр өчен махсус бүлмәләр булуына да игътибар итәргә кирәк. Белгеч, китабын тотып, бүлмәдән бүлмәгә йөрергә мәҗбүр булса, эшен тиешле дәрәҗәдә башкара алмый. Безнең территория белән генә проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бакча тирәсен чистартып-карап тотуны үзебез дә булдырабыз. Менә уен һәм спорт мәйданчыгындагы җиһазлар бик таушалган, шунысы өчен генә борчылабыз», - ди Әминә Хәлилрахман кызы.
27 нче гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Наталья Люлинская: «Көнаралаш булып торган тикшерүләрдән туйдык инде. Безнең укытасыбыз килә!» - ди. Белем бирүгә караганда кәгазь эше белән күбрәк шөгыльләнүче укытучыларның җан авазы инде бу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading