16+

Бәхәсне судка кадәр хәл итәбез

«Конфликтолог белгечлеге турында ишетеп кенә беләм. Исеменә караганда, бик кызыклы һөнәр булырга охшаган. Шушы белгечлек турында тулырак мәгълүмат бирә алмассызмы икән? Укуымны Казан (Идел буе) федераль университетында дәвам итәргә телим, анда шушы юнәлеш буенча белем алу мөмкинлеге бармы? Укып бетереп, кулга диплом алгач, эшкә урнашу мәсьәләсе дә кызыксындыра. Ландыш Нуриева,...

Бәхәсне судка кадәр хәл итәбез

«Конфликтолог белгечлеге турында ишетеп кенә беләм. Исеменә караганда, бик кызыклы һөнәр булырга охшаган. Шушы белгечлек турында тулырак мәгълүмат бирә алмассызмы икән? Укуымны Казан (Идел буе) федераль университетында дәвам итәргә телим, анда шушы юнәлеш буенча белем алу мөмкинлеге бармы? Укып бетереп, кулга диплом алгач, эшкә урнашу мәсьәләсе дә кызыксындыра. Ландыш Нуриева,...

Укучыбызның соравын КФУның фәлсәфә факультетының конфликтология кафедрасы мөдире, сәясәт фәннәре докторы Андрей Георгиевич Большаковка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:
- Безнең кафедра бик яшь әле - барлыкка килү вакыты буенча да, биредә эшләүче укытучылар составы ягыннан да. «Конфликтология» юнәлеше 2009 елда ук булдырылса да, кафедра буларак 2011 елда гына оештык. Мөгаллимнәрнең күбесе 20-30 яшьлекләр, шулай булуга карамастан, барысының да фәнни дәрәҗәләре бар.
Быел беренче тапкыр магистр программасы буенча да студентлар кабул итә башларга уйлыйбыз. Магистратураны оештырып бетергәч, бездә югары белем ике дәрәҗәдә булачак: бакалавр-конфликтолог һәм магистр-конфликтолог. Беренчесе «Конфликтология» юнәлеше буенча гомуми белем алса, икенчесе берничә программа буенча укый. Быел менә яңа программа ачтык - «Корпоратив конфликт-менеджмент». Кафедрадан тыш, «Медиация, конфликтларны көйләү һәм экстремистик эшчәнлекне профилактикалау үзәге»без бар. Колакка ятышлырак сүз белән әйткәндә, медиация «бәхәсләрне судка кадәр хәл итү» дигәнне аңлата. Анда инде югары белем алган кешеләр белән төрле программаларны тормышка ашырабыз. Шунда ук студентлар практика үтә. Суд еш кына болай гына да хәл итеп була торган «Эш»ләр белән тулган бит. Менә шундый очракта арадашчылар кирәк тә инде. Алар мәсьәләне мәхкәмәгә барып җитми генә җайлау ысулларын тәкъдим итә.
Хәзерге вакытта тагын ике юнәлештә эш алып барабыз. Беренчесе - фәнни-укыту лабораториясе булдыру. Әле документларны әзерләү белән мәшгульбез, быел лаборатория оешып бетәргә тиеш. Киләчәктә анда фәнни мәсьәләләрне дә хәл итеп булыр дип ышанабыз. Икенчесен студентлар үзләре тәкъдим итте - конфликтларны хәл итү буенча консультацияләр уздыру. Мондый оешма безнең илдә әлегә Санкт-Петербургта гына бар. Бу үзәк студентлардан торачак. Беренчедән, тәҗрибә туплыйлар, икенчедән кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтәләр.
Вузны тәмамлап, кулына диплом алган конфликтолог иминиятләштерү фирмаларына, пенсия фондларына, суд системасына, дәүләт учреждениеләренә, социаль һәм сәламәтлек саклау органнарына эшкә урнаша ала. Чагыштырмача яңа белгечлек булса да, бүген әлеге һөнәрнең кирәклегендә шик юк.
Безгә керү өчен тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән БДИ нәтиҗәләре сорала. Узган ел бюджет урынына кабул итү баллы 235тән башланган иде. Кызганыч, быел бюджет урыннары бирелмәде. Бакалавриатның бәясе - 63320, магистратураныкы 74330 сум. Беренчесенә 20 кешедән торган төркем җыю, икенчесенә ким дигәндә биш кеше туплау бурычы куелды. Конфликтология белән кызыксынучылар барында, студентларга кытлык булмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading