16+

«Бу баланы алырга кирәк, 25нче булыр»

Укытучылар укучыларына белем биреп кенә калмыйлар, аларның сәламәтлекләрен ныгытып, гомерләрен дә озынайталар дияр идем мин.

«Бу баланы алырга кирәк, 25нче булыр»

Укытучылар укучыларына белем биреп кенә калмыйлар, аларның сәламәтлекләрен ныгытып, гомерләрен дә озынайталар дияр идем мин.

Үзләре исән вакытта һәйкәл куярдай, олы хөрмәткә лаеклы укытучылар бар алар! Бу юлларны язганда, язмыш мине 50 ел элек – 1973 елда очраштырган укытучыларыма карата, күңелемдә иң изге хисләрем уяна.

Без бала вакытта беләккә “перки” сызып, хәзер аны “манту” диләр, үпкәдәге үзгәрешләрне тикшерәләр иде. 6нчы сыйныфта укыганда миндә шул “перки” кызара башлады. 7нчедә дә бетмәгәч, район балалар шифаханәсе табибы Арысланова миңа Бөгелмәгә врачлар комиссиясенә юллама тоттырды. 

-    Әти-әниең белән барып кара, Актүбәдә санаторный мәктәп бар, ул сигезьеллык кына, бер ел укысаң, шунда сәламәтләнәсең. Ләкин быел Азнакай районына 8нче сыйныфка урын юк диделәр. Шулай да барыгыз әле, Татарстанда берәү генә шул ул мәктәп, - диде ул, кызганыч катыш өметләр баглап.

 Азнакай районы Урсай мәктәбеннән билгеләр куелган шәхси эш документымны алып әти белән киттек.
 6-7 кешедән торган комиссиягә, башта мине керттеләр. Ап- ак халатлы апалар һәм бер ир-ат утыра. Шәхси эш документын карап утыручы ир-атка:

 - Азнакай районына урын юк, анда класс тулды, 24 укучы, – диделәр.
 - Бу баланы алырга кирәк, 25нче булыр, - диде ир кеше. – Син кем белән килдең? – дип сорады ул миннән. Әти белән икәнен әйткәч, чакырырга кушты.
 Мине, шулай итеп, санаторный мәктәпкә алдылар.

 Комиссиядәге ир-ат – шул мәктәпнең директоры Эрнест Ситдиков булып чыкты. Ул физкультура укыта иде. Көн саен иртәнге сәгать 7дә килеп, 1нчедән 8 нче класска кадәр барлык укучыларны нарат урманы буйлап йөгертеп алып кайта, физик күнегүләр ясата, шуннан соң юынып, иртәнге ашка барабыз. Сәгать 9да дәресләр башлана иде. Шул рәвешле, һава торышының нинди булуына карамастан, ул безнең сәламәтлекне физик күнегүләр, саф һавада йөгерүләр аша чыныктырган.

Олы җанлы укытучым, саклаучы фәрештәм бүген дә Азнакай районы Актүбә бистәсендә, тормыш иптәше – безнең тарих укытучыбыз Клара апа белән гомер итәләр. Аларга быел икесенә дә 84 яшь тулды. Әле икесе дә тигезлектә, балалары, оныклары хөрмәтендә яшиләр. Кызлары Наилә дә аларның һөнәри дәвамчысы, Зәй районында балаларга тарих фәненнән белем бирә.

Туган ягыма кайтканда ел саен хөрмәтле укытучыларымның хәлен белеп, күрешеп чыгарга тырышам. Алар мине генә түгел, гаиләмне дә бик якын итеп, үз балаларыдай каршы ала. Кыйммәтле киңәшләрен бирәләр.

Исән-имин 65 яшемә җитүемә, сизгер күңелле, олы җанлы, олпат укытучымның өлеше үлчәп бетергесез дияр идем. Минем укытучы һөнәрен сайлавымда да аларның матур үрнәге һичшиксез зур өлеш алып тора. 

Быелгы 2023 ел педагог – остаз елы. 5нче октябрь укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, “Шәһри Казан” газетасы аша, минем гомеремне саклап калган укытучыларым –Эрнест Әхмәт улын һәм Клара Әхмәтхан кызын чын күңелемнән тәбриклисем килә. Аларның ныклы сәламәтлекттә, тигезлектә балаларының, дусларының, туганнарының, укыткан укучыларының олы хөрмәтен тоеп озын озак яшәүләрен телим. Алар моңа бик лаеклы!

Гөлзаһирә Галимуллина,
Казан шәһәре 57нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фото: aktanysh-rt.ru

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading