16+

«Бу фестиваль студент тормышына кереп китүгә баскыч булып тора»

Татарстанда юбилейлы «Беренче курс студенты көне» фестивале узачак.

«Бу фестиваль студент тормышына кереп китүгә баскыч булып тора»

Татарстанда юбилейлы «Беренче курс студенты көне» фестивале узачак.

Талантлы яшьләргә иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм иткән бу чара быел 30нчы тапкыр оештырыла. 1994 елда ул нибары 200 студентны берләштергән булса, быел катнашуга гаризаны 3 меңнән артык кеше тапшырган. Югары уку йортларында узган этапларны да исәпкә алсаң, чара 20 меңнән артык студентта кызыксыну уяткан. 

Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Алия Заһидуллина сүзләренчә, шәһәребездә яшьләргә үсеш алу һәм үзен табу өчен бар мөмкинлекләр дә бар. 

—  Казанда яшәүчеләрнең 45 проценты 35 яшькәчә кешеләр тәшкил итә. Башкалада өч дистәдән артык югары уку йорты һәм 35кә якын урта һөнәри йорты бар, аларда 160 меңнән артык студент укый.  Яшьләр өчен бар шартлар тудырылган. Шул исәптән иҗатта үсеш алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Иң мөһим проектларның берсе булып “Беренче курс студенты көне” тора. Бу фестиваль студент тормышына кереп китү, иҗатка, яңа дуслар табуга баскыч булып тора, - дип искәртеп узды Алия Заһидуллина.

Фестиваль 3 этапта уза. Вуз эчендә сайлап алулар октябрьдә үткәрелгән, үз уку йортының үз җиңүчеләре билгеләнгән. 9-14 ноябрь көннәрендә фестиваль юнәлешләре буенча конкурс программасы узачак. Соңгы этап – Гала-концерт - студентлар 25 ноябрь көнне “Уникс” мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading