16+

Булачак журналистлар өчен эш урыннары бар

Имтиханнар тәмам, әмма кемнәрдер сынаулар әле башлана гына. Бүген югары уку йортларына кабул итү кампаниясе старт алды. Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 465 бюджет урыны каралган. Узган ел белән чагыштырганда бу сан, күп булмаса да, 5 урынга арткан. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 35 укыту программасына гаризалар кабул ителә.

Булачак журналистлар өчен эш урыннары бар

Имтиханнар тәмам, әмма кемнәрдер сынаулар әле башлана гына. Бүген югары уку йортларына кабул итү кампаниясе старт алды. Быел КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 465 бюджет урыны каралган. Узган ел белән чагыштырганда бу сан, күп булмаса да, 5 урынга арткан. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 35 укыту программасына гаризалар кабул ителә.

2022 ел кампаниясенең яңалыгы – бер дулкында гаризалар кабул итү. Бюджет урыннарына, беренче чиратта, максатчан укучылар, мөмкинлекләре чикле балаларны алачаклар. Шунысы мөһим, абитуриентлар документларның төп нөсхәсен (оригинал) тәкъдим иткәч кенә, уку йортына аяк басачак. Кайбер юнәлешләргә эчке имтиханнар да каралган. Мисал өчен: татар теле, әдәбияты һәм рус теле; гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика укыту программаларына керү өчен, абитуриентларга ике БДИ нәтиҗәсеннән кала, татар теленнән өстәмә имтихан тапшырасы да була. 
- Татар телен камил белгән яшь журналистларга ихтыяҗ зур. Соңгы ике елда Казан Федераль Университеты базасында укыту эше алып барыла. Төрле төбәкләрдән килгән балалар татар телен камил беләләр, журналист булырга хыялланалар. Быел 3 нче тапкыр группа җыелачак. Эш урыннары “Татмедиа”да, Казан һәм район редакцияләрендә дә бар. Татар телен яраткан балаларны бюджет урыннарында белем алырга чакырабыз, - диде “Татмедиа” АҖ  генераль директоры Шамил Садыйков.

Хәзерге вакытта республикада 1081 мәктәптә татар теле туган тел буларак укытыла. Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе һәр елны татар телле белгечләр әзерли. Быел 260 бюджет урын бүлеп бирелгән. Төп ике программага гаризалар кабул ителә: татар теле, әдәбияты һәм рус теле; гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика. Һәр юнәлешкә 25 бюджет урыны каралган. Аңа өстәп яңа укыту программалары белән кызыксынучылар да шактый.
- Реклама буенча татар телле белгечләр бик аз. Шул сәбәпле, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә, копирайтинг һәм бренд-коммуникация юнәлешен дә ачарга булдык. Анда студентлар татарча реклама текстлары язарга өйрәнәчәкләр. Ел дәвамында ачык ишекләр көне уздырдык, керергә теләүчеләр күп, - диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Шунысы мөһим, әлеге юнәлешкә Татарстан Республикасы максатчан уку өчен 15 урын бүлеп биргән. Әлбәттә, максатчан уку программасында катнашкан студентлар, ким дигәндә 3 ел билгеләнгән оешмада хезмәт итәргә тиеш.

Гаризаларны Казан, Кремль урамы 18 йорт адресы буенча, КФУ сайты һәм Госуслуги порталы аша биреп була. Эчке имтиханнар каралган юнәлешләр өчен документларны 15 июльгә, калган юнәлешләргә 25 июльгә кадәр кабул итәләр.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading