16+

Чемпионат - чит илгә күрсәтер өчен, ә өйрәнүебез - үзебез өчен

Республикада 15 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia-Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионаты бара.

Чемпионат - чит илгә күрсәтер өчен, ә өйрәнүебез - үзебез өчен

Республикада 15 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр “Яшь һөнәр ияләре” (WorldSkills Russia-Ворлдскиллс Россия) төбәк чемпионаты бара.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин: ”Татарстан Хөкүмәте республиканың халыкара Ворлдскиллс хәрәкәтендә катнашуына зур әһәмият бирә. Чемпионатлар кадрлар әзерләү һәм олы тәҗрибә мәктәбе булып тора”,-диде.
Төбәк чемпионатында 1803 конкурсант 257 һөнәр төрендә үз осталыкларын күрсәтәчәк. Бәйге республиканың 19 шәһәрендә һәм авылында уза. Болар: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Арча, Мамадыш, Аксубай, Зәй, Сарман, Кукмара, Саба. Коронавирус сәбәпле, санитар таләпләр көчәйтелгән, шунлыктан, бәйге залларына тамашачылар кертелми.
— ”Абилимпикс” чемпионатлары да бик популяр. Сентябрьдә узган бәйгедә физик мөмкинлекләре чикле 780 укучы һәм студент катнашты,-диде Илсур Хадиуллин.

Коронавирус белән хәл катлауланганлыктан, физик мөмкинлекләре чикле яшьләрнең “Абилимпикс” чемпионатының финал бәйгесе быелның ноябрь аеннан 2022 елның маена күчерелгән.

“Татарстан Республикасының һөнәри осталыкларны үстерү үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин әйткәнчә, чемпионатларда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара.

— Студентларның робот техникасындагы уйлап табулары чемпионат кысаларында гына каламы? Пилотсыз оча торган аппаратлар буенча бәйгеләр бармы?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.

— Эре предприятиеләр робот техникасы өлкәсенә караган белгечләрне үзләре өчен махсус укыта. Мәсәлән, “КАМАЗ” җәмгыяте җитештерү агымын роботлаштыруны максатчан үткәрә. Укып чыккан яшь белгечләр эшкә урнашкан урыннарында гыйлемнәрен гамәлгә ашыра. Быелгы чемпионатка 21 яңа һөнәр биреме өстәлде, алар арасында “Оча торган робот техникасы” биреме дә бар,-дип җавап кайтарды Эмиль Гобәйдуллин.

“Кондитер эше” биреме буенча сертификатлы эксперт Елена Коч үзенең Ворлдскиллс хәрәкәтендәге тәүге елларын хәтергә төшерде.

— Мин кондитер һөнәрендә ярыштым. Элек мин шоколад конфетны фабрикада гына ясыйлар, дип белә идем. Бактың исә, шоколад конфетны кулдан да ясыйлар икән. Һөнәрем нечкәлекләре турында күп укыдым, башкаларның тәҗрибәсен өйрәндем, җиңүләр яуладым. Хәзер инде яшьләрне кондитер эшенә өйрәтәм, 11 шәкертем җиңү яулады, бу-минем дә уңышым,-диде Елена Коч.

Студент Игорь Гладкий әле һөнәр чемпионатларында беренче җиңүләрен генә яулый. Йорт җиһазлары ясау остасы булырга хыяллана егет.

— Бәйгедә чит хәрәкәтләргә игътибар бирмәскә, ә бөтен игътибарны биремгә тупларга һәм җиңүгә омтылырга кирәк,-дип киңәш бирде Игорь Гладкий.

Чемпионатның ябылу өлешен интернетта онлайн режимда карап булачак. Нәтиҗәләр нигезендә Татарстанның җыелма командасы туплана, алар республика исеменнән Ворлдскиллс Россия илкүләм ярымфинал һәм финал бәйгеләрендә чыгыш ясаячак.

— Ворлдскиллс шигарендәге бәйгеләр һөнәри осталыкны үстерү, иң яхшы халыкара тәҗрибәләрне өйрәнү, көндәшлектән курыкмау, үзеңне таныту мөмкинлеге бирә. Республика икътисадына югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә өстәмә шартлар тудыра. Шуның өчен, республикадагы мәгариф учреждениеләренә Ворлдскиллс стандартларын кертү актив дәвам итәчәк,-дип йомгаклап әйтте Илсур Хадиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading