16+

Документларны кабул итү төгәлләнде

Бүген - югары уку йортларына абитуриентлардан документлар кабул итүнең соңгы көне. Укуларын вузда дәвам итәргә теләүчеләрнең айдан артык вакытлары булды (кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланган иде. - Авт.). Хәзер эш уку йортларыннан гына тора: алар 30 июльгә бөтен нәтиҗәләрне исәпләп, тәкъдим ителүчеләр исемлеген (список рекомендованных) төзеп бетерергә тиеш.

Документларны кабул итү төгәлләнде

Бүген - югары уку йортларына абитуриентлардан документлар кабул итүнең соңгы көне. Укуларын вузда дәвам итәргә теләүчеләрнең айдан артык вакытлары булды (кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланган иде. - Авт.). Хәзер эш уку йортларыннан гына тора: алар 30 июльгә бөтен нәтиҗәләрне исәпләп, тәкъдим ителүчеләр исемлеген (список рекомендованных) төзеп бетерергә тиеш.

Әлегә вузлар сайтындагы саннар «алдакчы» саннар гына. Документларын берьюлы берничә җиргә тапшыру хокукына ия абитуриентлар бер вариантны да кулдан ычкындырырга теләми. Берсенә керә алмасаң, икенчесенә эләгергә мөмкин бит. Тәкъдим ителгәннәр исемлеге эленгәч, 4 августка кадәр үзең сайлаган вузга документларның төп нөсхәсен илтеп бирергә кирәк булачак. Менә шул чакта коелып калачак та инде ул «алдакчы» саннар. Ә 5 августта уку йортлары беренче «дулкын» нәтиҗәләре буенча приказ чыгарачак.
Шуңа күрә, вузлар әлегә кабул итү кампаниясе нәтиҗәләрен уртаклашырга ашыкмый. Төгәлрәк мәгълүматлар соңрак билгеле булачак. Кайбер уку йортларында һаман да сынаулар дәвам итә. Мәсәлән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында иҗади имтиханнар 26 июльдә генә төгәлләнәчәк. Мәктәпне быел түгел, ә алдагы елларда тәмамлаган абитуриентлар рус теле белән математикадан БДИны да үзләре сайлаган уку йортында тапшырды.
Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Дмитрий Макаровның әйтүенчә, абитуриентлардан кергән гаризалар саны узган елгы белән бер тирәдә «тирбәлә». Әлегә ахыргы нәтиҗәләр чыгарылмаган, шулай да барлыгы дүрт меңләп гариза булыр дип уйлый Дмитрий Борисович. Әйтергә кирәк, әлеге вуз бакалавриат системасына тулысынча күчеп бетмәде, белгечлекләр дә сакланып калды. Быел дәүләт кайбер юнәлешләргә түләүне 5 процентка арттырган, университет үзе исә бер тиен дә өстәмәгән.
5 августтан соң кабул итү кампаниясенең икенче «дулкын»ы старт алачак. Ул вакытта беренче «дулкын»да кабул ителми калучыларга бәхетләрен сынап карарга тагын бер мөмкинлек туачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading