16+

Иң гүзәле сез икән - 4 октябрь укытучылар көне белән

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез...” – бу укытучыларга багышланган гафу итмәслек дәрәҗәдә аз булган, бармак белән генә санарлык җырларның иң матуры, иң мәгънәлеседер, мөгаен.

Иң гүзәле сез икән - 4 октябрь укытучылар көне белән

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез...” – бу укытучыларга багышланган гафу итмәслек дәрәҗәдә аз булган, бармак белән генә санарлык җырларның иң матуры, иң мәгънәлеседер, мөгаен.

Аны тыңлаганда һәркем: “Кара әле, бу җыр нәкъ минем укытучыма багышланган, аның бөтен яхшы сыйфатлары турында. “Андый үзе галим, үзе сабыр, үзе гүзәл кеше минем апа (абый) бит инде ул!” – дип үзенчә нәтиҗә чыгарып, шундый мөгаллимнән белем алганына ихластан сөенеп тә куя. Әйе, әлеге җыр бик күпләргә балачакларын, кыңгыраулы мәктәп елларын искә төшерә. Әти-әнисе әйбәт булган бала бәхетле була. Ә инде укытучысы әйбәт булган бала бәхетле дә, гыйлемле дә була, тормышта үз урынын да ансат таба.

Мөгаллим. Укытучы. Остаз. Нинди сүз белән аталса да, аның вазифасы бер. Ул киләчәк кешесенә белем бирә һәм аны тәрбияли. Укытучы һөнәре иң беренче һөнәрдер, ә калганары аңардан, аның ярдәме белән барлыкка килгәннәрдер кебек. Дөньяның иң зур премияләренә ия, глобаль зур ачышлар ясаган галимнәрнең дә кулларыннан тотып язарга, иҗекләп укырга беренче укытучысы өйрәткән. Шуңа күрә дә укытучының дәрәҗәсе башка һөнәрләр белән чагыштырганда бик күпкә өстенрәк йөргән. Самими күзләрен тутырып карап утырган ак кәгазь күңелле сабыйга көн саен тормыш дәресләре бирү җиңел эш түгел. Авырлыклар алдында куркып калмасын, аларны җайлы гына үтеп чыга алсын, дигән якты теләк белән киләчәккә карап яши ул мөгаллим. Бүген парта артында утырган бу малай-кызларда киләчәк кешесен күрә. Аңа хәер-фатихасын бирә.

Кызганыч, соңгы елларда һәммәбезне ялгыш адымнардан саклап торган бу фәрештәдәй затларның дәрәҗәсе шактый түбән тәгәрде. Моның өчен укырга теләмәгән балалар да, артык таләпчән әти-әниләр, хәтта әдәбият-сәнгать тә шактый “тырышты”.
 Укытучылар көненең быелгысы тормышка карашыбыз тамырдан үзгәргән чорга туры килде. Коронавирус белән бәйле вазгыять бик күп фикерләребезне кабаттан карап чыгып, яңа нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр итте. Юк, кешелеккә яшәр өчен иң кирәкле һөнәр артист та спортчы да түгел, табиб белән укытучы икән! Укытучы кирәгрәк тә әле. Чөнки аның булачак табибны да укытасы бар.

“Бәйрәмегез белән, дөньяның иң сабыр, иң гүзәл, Кешеләре! Сезгә укырга өйрәнергә теләге зур булган тәртипле балалар, сезне аңлаучы-санлаучы ата-налар насыйп булсын иде!” – диеп телибез.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading