16+

“Иделем акчарлагы”нда ел саен кызлар күбрәк катнаша

Күп кенә әдәбият сөючеләрне берләштергән, шигырь-хикәя язучы яшь талантларны туплаган “Иделем акчарлагы” 20 ел дәвамында дәрәҗәле бәйге буларак үсеп җитте. Әдәби бәйгенең гран-при ияләре үзләре үк бүген жюри әгъзаларына әйләнгән.

“Иделем акчарлагы”нда ел саен кызлар күбрәк катнаша

Күп кенә әдәбият сөючеләрне берләштергән, шигырь-хикәя язучы яшь талантларны туплаган “Иделем акчарлагы” 20 ел дәвамында дәрәҗәле бәйге буларак үсеп җитте. Әдәби бәйгенең гран-при ияләре үзләре үк бүген жюри әгъзаларына әйләнгән.

Бәйгедә ел саен поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш) буенча әсәрләрне кабул итә. Әлеге конкурста  Татарстан  Республикасы  һәм  Россия  Федерациясенең  башка төбәкләрендә,  чит  илләрдә яшәүче,  татар  телендә  иҗат  итүче 14тән алып 30га кадәрге яшь  каләм ияләре катнаша ала.

–20 ел элек яшь төрки язучылар берлеге рәисеннән хат килеп төште. Ел саен чыга торган җыентыкларына яшь татар язучылары әсәрләрен җибәрергә сораганнар. Идел яшьләр үзәгендә эшләүчеләр андый авторларны да, әсәрләрне дә  таба алмадык.  Шуннан үзебез бәйгене башлап җибәрдек. Ул вакытларда куелган максатлар, өметләр акланды, – дип сөйли Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрипова.

Шул еллардан башлап башлап язучылар белән Әлфәт Закирҗанов, Мәгъсүм Хуҗин, Газинур Морат, Марат Закир, Илсөяр Ихсановалар эшли. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, “Иделем акчарлагы” бу эшне беренчеләрдән булып башлап җибәргән, яшь язучыларга үз иҗатлары белән уртаклашырга мөмкинлек биргән. “Бәйгенең башлангыч чорында миллилек төсмере күбрәк иде. Әсәрләрдә мәктәп тормышы, укытучылар һәм укучылар мөнәсәбәте, гомумән, яшьләрнең үзләрен борчыган мәсьәләләр еш күтәрелә. Экология темасы да читтә калмый. Мәхәббәт темасына да 13-16 яшьлекләр еш яза. Нәрсә борчый, нәрсә турында уйлыйлар – барысы да хикәя, шигырьләрдә чагыла”, – дип сөйли Әлфәт Закирҗанов.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина исә бәйгенең  бер көнлек эш булмавын, ел дәвамында алып барылуын белдерде. Аның әйтүенчә, быел 94 катнашучыдан 438 әсәр кабул ителгән. Бүген бу эшләр жюри тарафыннан бәяләнгән.  Бәйгенең һәрбер этабында зур эш алып барыла. Йомгаклау турына чакырылучылар әдәби мәктәптә укыячак. Быел финалга узган 43 яшь язучы дүрт көн дәвамында дәресләр алачак, язучылар белән очрашачак. Шунысы да кызыклы: ел саен бәйгедә катнашучыларның әсәрләре аерым җыентык булып басылып чыга һәм алар тупланып барыла.

“Иделем Акчарлагы”ның гран-при иясе Ләйлә Хәбибуллина бу җиңүгә  берничә ел дәвамында катнашып ирешүен әйтә. Ул мәктәп елларыннан ук бәйгедә катнаша башлый. “Биредә үзең кебек иҗат итүчеләр белән танышасың, берничә көн дәвамында иҗат белән яшәү, олпат әдипләрнең фикерләрен ишетү зур әһәмияткә ия”, – ди ул.

“Иделем акчарлагы”нда ел саен кызлар күбрәк катнаша. Әмма егетләр аз булса да, көчлерәк икән. Быел  да 43 яшь иҗатчының 3се егетләр. Гран-при дигән мактаулы исем бәйгедәге иң югары балл өчен генә бирелми. Яшь иҗатчы билгеле бер үсеше өчен билгеләнә, бу, мәсәлән, шигъриятнең тәмен белеп яза башлаган дигәнне дә аңлатырга мөмкин, гомумән, булачак яшь әдип һәм язучылар күренеп торырга тиеш, ди оештыручылар.
–Проза әсәрләрен укыдым. Драма әсәрләре йомшаграк. Прозада ун мөмкинлектән 9 балл куйган әсәрләрем бар. Язучылык осталыгы, сәнгати осталык билгеләнә, иҗади ачышлар – барысын уртага салып сөйләшәбез, объективлык булырга тиеш”, – ди Әлфәт Закирҗанов жюри эшчәнлеген аңлатып.
“Иделем акчарлагы” Ленар Шәех, Эльвира Хадиева, Рөстәм Галиуллин исемнәре белән горурлана ала. Мондый табышлар “Иделем акчарлагы”нда 20 ел дәвамында шактый күп.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading