16+

Имтиханнар дөньясына ишекләр бүген ачыла.

1 декабрь чыгарылыш сыйныфлар йомгаклау иншасын язалар. Бүген укучылар имтиханнар дөньясына ишекне ачып җибәрә, беренче зур сынауны үтә. Һәр елны укучыларга иншада 5 тема тәкъдим ителә. Бу елны да чыгарылыш сыйныфларга 250 сүздән арткан иншаны 3 сәгать 55 минут эчендә язу таләбе куела.

Имтиханнар дөньясына ишекләр бүген ачыла.

1 декабрь чыгарылыш сыйныфлар йомгаклау иншасын язалар. Бүген укучылар имтиханнар дөньясына ишекне ачып җибәрә, беренче зур сынауны үтә. Һәр елны укучыларга иншада 5 тема тәкъдим ителә. Бу елны да чыгарылыш сыйныфларга 250 сүздән арткан иншаны 3 сәгать 55 минут эчендә язу таләбе куела.

Казан шәһәре Вахитов районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 18 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучы чыгарылыш сыйныфлар белән Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин очрашты. Ул имтихан барасы аудиторияләрнең әзерлеген тикшерде. 11 нче сыйныф укучыларына уңышлар теләде:
- Бүген йомгаклау иншасының беренче этабы уза. Барлык аудиторияләр дә Федераль педагогик үлчәнешләр институты куйган таләпләргә туры килә. Республикабызның мәктәпләрендә белем бирү системасы камил эшли. Шуңа күрә 11 нче сыйныфта укучылар йомгаклау иншасын уңышлы тапшырырга сәләтле. Мин бүген йомгаклау иншасын язган булсам, “Кемгә Рәсәйдә яшәргә яхшы?” темасын сайлар идем. Чөнки үз илен яраткан, ил язмышы турында фикер йөрткән шәхес өчен, бу тема авыр булмас, дип уйлыйм. Укучылар әлеге теманы сайлап алуларына ышанып калам. Чөнки сораштыру вакытында чыгарылыш сыйныфлар “Кемгә Рәсәйдә яшәргә яхшы?” темасын да телгә алалар. Йомгаклау иншасы Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен беренче баскыч. Укучылар сынауны уңышлы тапшырырлар, дип уйлыйм, - диде Илсур Гәрәй улы.

Кереш инша өчен билге куелмый. Бары “зачет” һәм “незачет” бәясе бирелә. Ләкин һәр 11 сыйныф укучысы өчен, бу көн дулкынландыргыч. Чөнки инша темалары имтихан башланырга 15 минут калганда гына билгеле була.Укучыларның иншасын 5 таләп буенча тикшерәләр. “Зачет” алыр өчен, укучының эше сайлап алынган темага туры килергә, әдәбияттән иң азы 1 мисал белән дәлилләнергә тиеш. Йомгаклау иншаны уңышлы тапшыру 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханына керүгә рөхсәт булып тора. Шулай итеп, укучыларга имтиханнар дөньясына ишекләр бүген ачыла.

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading